Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 март 2018, 11:53

Кемероводагы фаҗига

Сәүдә-күңел ачу комплексындагы янгын нәтиҗәсендә, фаразланган мәгълүматлар буенча, кимендә 60 кеше һәлак булган

Сәүдә-күңел ачу комплексындагы янгын нәтиҗәсендә, фаразланган мәгълүматлар буенча, кимендә 60 кеше һәлак булган


Якшәмбе, 25 мартта, Кемеровода «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыга. Бу вакытта анда кимендә 200 кеше була. Бер фараз буенча, янгынга кинотеатр янындагы уен төбәгендә урнашкан карусель-атынгыч механизмындагы кыска ялганыш сәбәпче. Аннары ялкын балалар бассейнындагы шарчыкларга һәм поролон батутларга күчкән. Икенче фараз буенча, үсмерләр гаепле: аниматорлар әйтүенчә, алар уен бүлмәсендәге поролонга ут төрткән. Янгынның тагын бер фаразланган чыганагы: балалар бәйрәме вакытында кабызылган шәмнәр.

Корбаннар саны буенча Русиядә соңгы йөз елда теркәлгән иң зур янгыннарның берсе бу. Мәкаләне басмага әзерләгән вакытта 64 кеше һәлак булуы (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча) турында билгеле иде, алар арасында балалар күп.

вамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: