Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 март 2018, 13:03

Сак булыгыз: боз сөңгеләре!

Торак йорт түбәләре кыекларыннан асылынып торган карлы-бозлы «бизәкләр» зур хәвеф чыганагы ул

Торак йорт түбәләре кыекларыннан асылынып торган карлы-бозлы «бизәкләр» зур хәвеф чыганагы ул


Һава торышындагы язга хас үзгәрешләр нәти-җәсендә йорт түбәләренә кар сарды, боз сөңгеләре пәйда булды. Аларның кешеләр һәм йорт янында калдырылган машиналар өстенә төшү куркынычы зур.

Район һәм шәһәрдә 14 идарәче компания бар, күпкатлы торак йортларның барысы да алар карамагында. Идарәче компания аларны асрау өчен җаваплы, төзекләндерү эшләре алып бара, яз көне исә түбәләрне күздә тотарга һәм аларны вакытында кар, боз сөңгеләреннән арындырырга тиеш.

Күпкатлы 62 торак йортны хезмәтләндергән “Төньяк” идарәче компаниясе җәмгыяте йорт түбәләрендәге кар-боз белән февральдән бирле көрәшә. Бу максатта дүрт хезмәткәр альпинизм нигезләрен үзләштергән.

– Кар эрегәндә түбәнең кайбер өлешләрендә су җыела, ул төнлә туңа һәм бозга әверелә. Алар теләсә кайчан сынып төшәргә мөмкин, – ди “Төньяк” идарәче компаниясе җитәкчесе Илнур Гәрәев. – Түбәсенә чыгу мөмкинлеге булмаган йорт кыекларын тазарту өчен исә күтәрткеч җәлеп итәргә туры килә. Кышлы-язлы аны берничә тапкыр яллаган чаклар да була. Бу шактый кыйммәт. Әмма халык борчылмасын – үткәргечләр хезмәте өчен түләү күләменә тәэсир итми бу.

Тик торак биналарны һәркайда да тәртипкә китермиләр. Байтак хуҗалар һәм арендачылар йортка кисәтү элүдән һәм хәвефле биләмәне тасма белән әйләндереп алудан ары уза алмый. Шуңа күрә бәлагә тарымас өчен һәрвакыт уяу булу зарур. Чөнки артык зур булмаган ике килограммлы боз сөңге дә түбәдән сәгатенә 60 километргача тизлек белән очып төшә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: