Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
23 март 2018, 13:10

Мул суны каршы алырга әзерләнәбез

Төп бурычларның берсе – иминлек тәэмин итү

Төп бурычларның берсе – иминлек тәэмин итү


Район Хакимиятендә республикабыз гидротехника корылмаларында язгы ташуны хәвефсез үткәрүгә багышланган төбәк киңәшмәсе үтте. Барлык тармак һәм оешмаларның төп бурычы – язгы ташуның ихтимал хәвефен мөмкин кадәр киметү.

Район Хакимиятендә чәр-шәмбе көнне үткән киңәшмәдә Туймазы, Шаран, Ярмәкәй районнары һәм Октябрьский шәһәре оешмалары белгечләре һәм гидротехника корылмалары ияләре катнашты. Аны район Хакимияте башлыгы урынбасары–ташу чорында хәвефсезлек тәэмин итү комиссиясе рәисе Булат Хәлиуллин алып барды.

– Былтыр яз көне кар бик мул булды, ләкин, яз озакка сузылу сәбәпле, ташу җитди мәшәкать тудырмады, – диде БР «Гидротехника корылмаларыннан файдалану идарәсе» оешмасы җитәкчесе Рамил Закиров. – Быел кар шактый азрак, ләкин җир кайбер урыннарда бер метр ярымгача туңган. Без теләсә нинди көтелмәгән хәлгә әзер булырга тиеш.

Рамил Мәфруз улы киңәшмәдә катнашучыларга хәвефсезлек-гидротехника корылмаларының ышанычлылыгын бәяләүне, хәвефле урыннарын ачыклау һәм ныгытуны йөкләтте. Бу мул су «һөҗүменә» әзер булырга һәм язгы ташу чорында торак үзәкләренең иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Чыгышлар төгәлләнгәч, Нөгеш сусаклагычында күнегүләр оештырылды.
Читайте нас: