Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 март 2018, 11:53

Күләмле йөк машиналарына юл ябыла

Автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк
1-30 апрельдә районның автомобиль юлларында йөкләнеше рөхсәт ителгән күләмнән арткан йөк ташучы транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.

Күчәренә рөхсәт ителгән йөкләнеш 6, 5, 4 тонна туры килгән авыр йөк ташучы барлык төр транспорт чараларына һәм барлык төр тракторларга каты түшәмәле (асфальт-бетон, комташ, вакташ һ.б.) гомуми кулланылыштагы автомобиль юллары буйлап йөрү тыела. Бу чикләү юл түшәмәсе тулысынча кипкәнче гамәлдә кала.

Юлларның чокыраю-җимерелүгә дучар өлешләрендә транспорт чаралары хәрәкәте 45 көнгә кадәр туктатылырга мөмкин. Кар эрегән һәм температура алышынган чорда аеруча начарланган юл түшәмәсен саклап калу өчен кирәк бу.

Әлеге чикләү кагылмаган транспорт чараларына үткәрү-рөхсәт таныклыкларын район Хакимиятендә (Островский ур., 34-304), шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлегендә (Островский ур., 52) алырга мөмкин.
Читайте нас: