Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 февраль 2018, 11:46

Гомерне өзгән сәбәп

Хакыйкатькә нигезләнгән яклау кешене эшен югалтудан һәм төрмәдән йолып калды

Хакыйкатькә нигезләнгән яклау кешене эшен югалтудан һәм төрмәдән йолып калды


Берничә секунд эчендә кеше гомерен өзгән фаҗига була ул. Тайгак юлда салулаган автомобиль берничә тапкыр әйләнә... Аның эчендә утырган Н. шушы юл-транспорт казасы нәтиҗәсендә һәлак була. Тикшерү вакытында фаразланганча, салон эчендә утырган ир-ат тәрәзәдән чыгып оча һәм машина тәгәрмәче астына барып керә. Һәм... шундук җан бирә.

Аның үлемендә шундук диярлек 44 яшьлек К. гаепләнә. Сәбәп җитәрлек була: бу автомобильнең хуҗасы да – ул, каза вакытында транспорт чарасына да ул идарә иткән.

Күпсанлы тикшерү һәм экспертиза нәтиҗәләре дә шуны раслый. Шуңа күрә, К-ның туганнары мөрәҗәгать иткәч, адвокатлар аны яклаудан кискен баш тарта. Алар яклаудан бер файда да булмаячагын раслый. Шаһит булып исәпләнгән К. тиз арада гаепләнүчегә әверелә. Башка дәлилләр белән бергә бу аның, гаепле дип табылса, мәрхүмнең гаиләсенә матди зыян өчен түләячәген, хокук иминлеге оешмасы хезмәткәре булып хезмәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм булачагын һәм биш елга иректән мәхрүм ителәчәген аңлата.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.
(Дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз.


Читайте нас: