Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 февраль 2018, 17:07

Керү һәм чыгу — рөхсәт кәгазе буенча

Собханкул мәктәбендә хәвефсезлек һәм идарә чарасы көйләнгән

Собханкул мәктәбендә хәвефсезлек һәм идарә чарасы көйләнгән


Пермь мәктәпләренең берсендә гыйнвар аенда булган хәлдән соң (пычаклы низаг нәтиҗәсендә анда 15 кеше зыян күргән иде) мәгариф оешмаларында балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү бурычы тагын кискенләште.

Собханкул мәктәбендә ул бурычны керү һәм чыгуны күз уңына алу һәм аңа идарә итү чарасы (СКУД) көйләү исәбенә үтәргә карар ителгән. Хәзер укучылар һәм бу оешмада эшләүчеләр мәктәпкә фәкать шәхси электрон карталар буенча керә һәм чыга. Ул карталарны алар ике ишек катына да көйләнгән теркәгечкә тидерә. Ул җиһаз кешене таный, керү, чыгу вакытын терки. Мәктәптә видеокүзәтү бара. СКУД гамәлдәге янгын хәвефсезлеге системасына тоташтырылган һәм, соңгысыннан хәбәр килсә, бу автомат рәвештә бикле өстәмә ишекләрне ачу мөмкинлеге бирә.

– Бу җиһаз безгә арендага тапшырылган, аны көйләү өчен түләү таләп ителми. Ата-аналарга ай саен аны хезмәтләндерү һәм электрон карта (рөхсәт) сатып алу өчен 150 сум акча җыярга туры киләчәк, – ди мәктәп директоры Ольга Гусакова. – Ләкин югалса (югалган карта шундук бикләнә), яңа карта сатып алу таләп ителәчәк. Укучылар аны еш югалтмас, мөгаен, чөнки мәктәпкә керү өчен ул картаны кесәдән алу таләп ителмәячәк – мәгълүматлар ерактан (портфельнең ян кесәсе, бишмәт җиңендәге кесә яки телефон тышлыгы аша) укыла.

Тиздән укучылар мәктәп ашханәсендә тукланган өчен дә шул электрон карта ярдәмендә исәпләшә алачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: