Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
25 гыйнвар 2018, 17:40

Балаларны уяу булырга өйрәтегез!

Балалар өчен хәвефле бәндә корбанына әверелә язган укучы кыз турындагы мәгълүматның дөреслеге расланмады

Балалар өчен хәвефле бәндә корбанына әверелә язган укучы кыз турындагы мәгълүматның дөреслеге расланмады
Җәмәгать челтәрләрендә таралган хәбәр буенча шәһәребездәге бер мәктәпнең 3нче сыйныфында укыган кыз баланың хәвефле бәндә корбанына әверелә язып калуы бәян ителә. Уяу укытучы телефон аша сәер сөйләшүне ишетеп калмаса, 10 яшьлек кызның урамда бер ир белән танышуы нәрсә белән тәмамланачагын хәтта күз алдына китерү дә куркыныч. Укучысы янәсе әти-әнисенең танышы белән очрашырга җыенуны аңлап, педагог чаң кага. Ата-ана полициягә хәбәр итә.
Русия тикшерү комитетының БРдагы Туймазы районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Александр Лобынцев бу мөрәҗәгать буенча тикшерү баруны раслады.
– Кыз балага карата бернинди законсыз гамәл кылынмаган. Бүген ул ирне кулга алу өчен сәбәп юк. Шуңа карамастан, мин укытучы белән ата-ана тарафыннан дөрес чара күрелгән дип исәплим. Аз гына шик туган очракта да хокук иминлеге оешмаларына хәбәр итәргә кирәк. Балаларыгыз белән мөмкин кадәр ешрак сөйләшегез, урамда танышуның ихтимал нәтиҗәләрен аңлатыгыз, үзенең ата-ана белән таныш булуын раслап, бүләк вәгъдә иткән кешегә кунакка бару гаять хәвефле булу турында сөйләгез, – диде Александр Владимирович.
Читайте нас: