Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 гыйнвар 2018, 12:19

Алдакчылар ялсыз эшли хәтта

Алар моның өчен кесә телефоннары, Интернет-чыганаклар, электрон түләү системаларыннан файдаланган

Җинаятьчеләр кеше психологиясен яхшы белә һәм якыннарын кайгырту, күп акча эшләү, бүләк оту теләге ише дәлилләрне еш кына үз мәнфәгатендә файдалана.
Мәсәлән, Яңа ел алдыннан 92 яшьлек апага телефоннан улының бер кешене тукмавын хәбәр итәләр. Үзен полиция хезмәткәре дип таныткан явыз ниятле кеше эшне көйләргә вәгъдә итә. Хезмәте өчен 50 мең сум акча таләп итә ул. Ана кеше ризалаша. Бераздан билгесез бер ир акча алырга килә. Бер катлы пенсионер хатын аңа акча тапшыра һәм шуннан соң гына полициягә хәбәр итә.
Декабрь ахырында билгесез кешеләрдән мондый хәбәрне тагын биш туймазылы ала – аларның барысына да кимендә 65 яшь. Дүртесе бу хәбәргә ышанмый, уяулык күрсәтеп, Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә хәбәр итә.
Гыйнварның беренче көннәрендә Туймазыдан 55 яшьлек ханым зур күләмдә акчасыннан колак кага. Элегрәк “Авито” сәхифәсендә йортын сату турында игълан урнаштыра ул. Йортын сатып алам дигән сылтау белән билгесез кеше аның банкоматка килүен үтенә, залог күчерәм дип аңлата. Шартлы сатып алучыга банк картасы реквизитларын хәбәр иткәннән соң аның исәбеннән кимендә 51 мең сум акча гаип була.
Гыйнвар бәйрәмнәрендә бер сәүдә предприятиесе сатучысын алдап, 5 мең сум акчасын алалар. Бер явыз хатын ассортимент белән кызыксына, товар сайлап, 5 мең сум акчасын тартып чыгара башлый. Шул вакытта аның телефоны шалтырый. Аңа шундый ук товарны икенче сәүдә үзәгеннән сатып алулары турында хәбәр итәләр, имеш. Хатын сатучыга сиздерми генә акчасын яшерә һәм аңардан товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итә. Сатучы кассадан
5 мең сум акча алып, бу хатынга тоттырырга мәҗбүр була. Мондый очракларда урлашуга юл куймаска һәм җинаятьченең эзенә төшәргә сыйфатлы видеокүзәтү системасы ярдәм итә алыр иде. Әмма ул һәркайда да урнаштырылмаган.
Бәйрәм көннәрендә машина урлау турында өч гариза керә. Ике очракта аларның урыны ачыклана. Өченчесендә исә машина хуҗасы тимер атын кайда калдырганын оныта һәм моны полиция хезмәткәрләре ярдәмендә ачыкларга карар итә. “Булдыклы” машина хуҗасына карата РФ Идарә җаваплылыгы кодексының 19.13нче маддәсе буенча идарә җаваплылыгы беркетмәсе төзелә. Аңа ярашлы рәвештә, янгын хәвефсезлеге, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм башка махсус хезмәт вәкилләрен алдап чакырткан өчен идарә җаваплылыгы штрафы каралган, дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге штабы.
Читайте нас: