– Сишәмбе, 16 гыйнварда, Әгертамак авылы янында, «Лифан» автомобиленә идарә иткән Шаран районы кешесе юл читендә туктаган «КамАЗ»га килеп бәрелә. Җиңел машина иясе яралана һәм хастаханәгә озатыла, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәүче инспекторы Алсу Хәлиуллина.