Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 гыйнвар 2018, 12:27

Каргизәр – уенчык түгел, транспорт чарасы

22 гыйнвар-22 февральдә профилактика чарасы үткәрелә

22 гыйнвар-22 февральдә профилактика чарасы үткәрелә

Үзйөрешле машиналарда йөрү – кышкы ялга мөкиббәннәрнең күбесе өчен мавыгу. Өстәвенә, кайбер каргизәр, квадроцикл һәм башка төр техника хуҗалары аларга уенчык итеп карый, теркәү, исәпкә кую һәм тиешле таныклык алу турында уйламый да.
Техникадан хәвеф-сез файдалануны тәэмин итү, авариядә җәрәхәтләнү очракларын кисәтү-профилактикалау максатында “Каргизәр” чарасы үткәрелә.
Дәүләт техника хәвефсезлеге һәм ДЮХИИ бүлеге инспекторлары рейдлар оештырачак, анда үзйөрешле техникадан файдалануга әзерлек сыйфаты, аларның хуҗаларының тиешле документлары булу-булмау тикшереләчәк.
Белешү өчен телефон: 2-40-01.
Читайте нас: