Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 гыйнвар 2018, 11:51

Бәке-ләгәннәр бишәү булачак

Районда дини бәйрәмдә су коену урыннары җиһазланачак

Районда дини бәйрәмдә су коену урыннары җиһазланачак
19 гыйнварда православие дине тарафдарлары Иисус Христосның Иордан елгасында коенуына бәйле төп христиан бәйрәмнәренең берсен билгеләячәк.
Коткаручылар һәм “ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре карамагында 18 гыйнвардан 19ына каршы төндә Түбән Троицкий һәм Югары Троицкий авыллары буасында, Кандракүлдә (тау-чаңгы комплексы төбәгендә) – бәкеләрдә, шулай ук Туймазыда Изге Андрей һәм Воздвиженкада Крестовоздвиженка гыйбадәтханәләре биләмәсендәге ләгәннәрдә су коенырга мөмкин булачак.
Коенырга-чумарга карар итсәгез, иң элек сәламәтлек турында кайгыртыгыз. Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Ирина Беляева сүзләренә караганда, салкын тидергән, дәвамлы һәм неврология, йөрәк-кан тамырлары системасы, буын авыруларына дучар булсагыз, тромбоз, кан әйләнеше бозылса, бозлы суга чумарга киңәш ителми.
Читайте нас: