Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 гыйнвар 2018, 14:09

«Ишегалды бозлавык...»

Кул-аягын имгәтеп, район хастаханәсенә көн саен 50ләп кеше мөрәҗәгать итә

Кул-аягын имгәтеп, район хастаханәсенә көн саен 50ләп кеше мөрәҗәгать итә
Туймазы үзәк район хастаханәсенең травматология бүлекчәсе мөдире Илнур Гарапов сүзләренә караганда, бозлавык башлану белән җәрәхәтләнү сәбәпле мөрәҗәгать итүчеләр саны да бермә-бер арткан. Быел кул-аяклары җитди имгәнгән 24 кеше эләккән хастаханәгә. Зыян күрүчеләр арасында – ялгыш егылып, кулбашын сындырган 7 яшьлек кыз бала.
– Кыш көне олы яшьтәге кешеләргә аеруча сак булу зарур: табаны тайган аяк киеме кимәгез, урамга ярдәмчеләрегез белән генә чыгыгыз, – дип киңәш итә Илнур Зиннур улы.
Читайте нас: