Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
12 февраль 2021, 17:28

Фәрештәнең “Амин!” дигәне Даим ЯУШЕВ

― Кит, сантый, шушындый мәхәббәт була ди мени! Акылдан язалар... Өч ятим, ике мәет бәрабәренә. Баш катырып язалар шунда... ― дип озак мыгырданды Сәетгәрәй бабай, гәзитен бер якка томырып

Сиксән биш яшендә капка төбендә иркенләп күзлексез гәзит укып утыруын күреп, бабайга сокланып та, көнләшеп тә, күз тидерерлек итеп гаҗәпләнеп тә үтүчеләр күп булды.
― Кавышканнар, имеш... Берсенең ире, икенчесенең хатыны асылынып үлгән... өч сабыйны ятим калдырып, комда корылган гаиләдә мәхәббәт буламы? Һы-һы... Сөяләр, имеш. Юк ул мәхәббәт. Азгынлык бар. Капланышу, азалану бар... һы-hы.
Бабай бик озак тузынды. Көтү урамга кереп, капка саен тарала башлагач кына карчыгының: “Син, сиңа әйтәм. Ач капканы. Шул гәзитеңә каплангансыңдыр инде... Иман әсәре юк... Намазлык урынына ике-өч гәзит җәеп сала да...” ― кебек мыҗык сүзләре ишетелгәч, Сәетгәрәй бабай ихатага карап: “Тиле. Гомер тиле булды...” дип кенә сүз ыргыта һәм җәһәт торып капканы ачып җибәрә.
Каршы күрше булуларына өч ел узды. Ике елы шик-сак аша, сынашып дигәндәй, үтте. Кем инде күршесендә милициянең участок инспекторы яшәвен өнәсен. Ишшү, әллә каян кайткан, таҗикка ошаган татар кешесе дә булса... Күршеләре белән бик озак бер-берсенә якынайдылар. Күрше-авылдашларның Нәүфәлдән куркыр-шикләнер сәбәпләре юк югын. Арба-чана төбе карап, самагун дип пычранмыйлар бит хәзер. Машина, вагон белән озату-кайтару заманы. Анда да җавап бирүче сирәк... Аның эше-кисәтү, профилактика. Яшьләр клубта, сабантуйда пычак белән шаярмасын, бер-берсенә “зәңгәр фонарь” элешмәсен. Амбар-склад, ферма, парк тирәләренә күз салып үтү...
Көтү кайтыр алдыннан берәр сәгать кала койма буйлап сузылган имән бүрәнәгә тезелеп утырып, чишелеп сөйләшә башлауларына беренче җәйнең беренче ае гына. Нәүфәл бу “мәҗлесләрнең” уртасында була башлады. Эше буенча, халыкны якыннан белергә кирәк иде. Ә мондый җирдә гайбәт кенә түгел, “аяклы энциклопедияләр”дә була. Нәүфәлгә соңгысы мөһим. “Кәпитәнне” ачык белән ачык, алчак белән алчак булганы өчен дә үз иттеләр бугай. Бигрәк тә Сәетгәрәй картның карчыгы Мәрфуга әби нык тартылды Нәүфәлгә һәм аның гаиләсенә. Үзе юмарт, үзе изге теләгеннән, хәер-догасыннан ташламас. Нәүфәл “Урал”ын тибеп кабыза башлау белән: “Улыкаем, юлыңда бәла-казага тарый күрмә берүк. Исән-имен әйләнеп кайтырга язсын. Ике кызың, “килен” хакына Ходай юлыңны уң кылсын”, ― дип, катлы-катлы теләкләр өеп, озатып кала. Teгece матае пырылдаганын баса төшеп: “Мәйле, хуп. Шулай була күрсен, әби җон”, - дип җаваплый да кузгалып китә. Көн-төн дими юлга чыккан кешегә болар артык түгел, әлбәттә. Картына бик күрсәтеп бетерми генә, альяпкыч астына тыгып, Исмия белән җитеп килгән ике кызына күчтәнәч-хәер керткәли. Күршесендә генә башка чыгып яшәүче шофер улы ерак юлга чыгып китсә, шулай итә инде. “Исән-сау урап кайтуын теләгез”, янәсе.
Сәетгәрәй егет чагында көр күңелле, иркен, юмор остасы булган. “Бик кирәк мәлдә” кыюсызлык та күрсәтеп, авыл “тарихына” кереп калган. әмма ир уртасын үтen барганда кинәт кире якка үзгәрә ― йомылып, үз эченә бикләнеп, эчтән кимерүче ниндидер бер “корт” буйсынуына бирелә.
Нәүфәл белән менә дигән ачылып, үз итеп сөйләшә башлаган җиреннән бабай чыгымчыланып калды соңгы вакытта, аңламассың бу олы кешене. Ихатадан чыкмый, Нәүфәлне күрсә, юл яздыра торган булып калды. Мәрфуга әби аның нәкь киресе. “Чирләсен теге чакта үткәреп бетердек инде”, дип җаваплый әби.
Бабайны юк-бар сорау биреп, урынсыз-саксыз сүз белән рәнҗеткәне дә юк югын. Очраклы гына бер очрашканда читкә карый, каяндыр үзенә таяну ноктасы эзләгәндәй итә, тамак кыра...
Аның каравы, әби бөтерчек урынына тыз-быз килә. Гомергә дару, укол күрмәгән Мәрфуга әби медпунктка кереп, әллә авырта, әллә юк ,биленә Исмиядән банка да салдырып чыга башлады. Исмиягә үз киленедәй карый башлады: булгач та булыр итагать иясе.
...Кырык жидегә кергәч, кышкы челләдә Мәрфуга унынчы баласын кулына алды. “Һәp туган җан дөньяга үз ризыгы белән килер”, - диделәр. Күпләр җаннарын ничек саклап калырга белми изаланган мәрхәмәтсез елда яңа җан туу үзе бер саваплы гамәл итеп каралды. өмет ― алда бәрәкәтле еллар килүендә. Димәк, тормыш дәвам итә... Тәвәккәлләп ун жан үрчеткән Сәетгәрәй белән Мәрфуга күпләргә үрнәк итеп куелды. Бу турыда район гәзите дә язып чыкты: “... Фронтовик, стажлы чын коммунист кына шулай эшли ала, илгә киләчәктә кадрлар күп кирәклеген күз уңында тотканнар...” Олы уллары Нәгыймҗан сугышта ятып калу белән аны җаннан сызып ташлап булмый бит инде. Карты сугышта бер ел “йөреп” кайтканнан сон өчәү дөньяга килделәр бит инде, Ходайның рәхмәте!
...Егерме өченче елны унҗиде яшьлек Сәетгәрәй белән Мәрфуга волость үзәге Каратауга утыз чакрым җәяү барып язылыштылар. Кесәләрендә “мәчет биргән” язу белән ике телем алабута катыш ипи иде. Гарәп хәрефләре белән тутырылган никах язуын оек кунычына кыстырып җәяү кайттылар урап. Юк, җитәкләшеп тә, култыклашып та, ир-хатын булдык дип сөенешеп тә түгел, киресенчә, егерме-утыз сажень ара калдырып, аллы-артлы кайттылар. Олы урманны үткәндә Мәрфуга: “Берга кайтыйк, бүредән куркам”, ― дисә дә, Сәет борылып: “Ашый башласалар, кычкырырсың”, ― дип, озын нәзек ботлары белән теркелдәвен белә. Авылга кергәч тә икесе ике урамга ― һәркем үз өенә кайтып китә. Җәйге төн утырганда Мәрфуганы әнисе җитәкләп: “Никахыгыз укылган. Нәрсә көтәсез!” дип, орыша-орыша, келәт почмагында гамьсез йоклап яткан ятим егет Сәетгәрәй янына кертеп, келәт ишеген терәтеп китә...
(Дәвамы бар).
Читайте нас: