Туймазы хәбәрләре
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Илһамият
28 гыйнвар 2021, 17:29

Колак догалары

Колак догаларыМиңсылу әбинең соңгы вакытта тагын колаклары сызлаштыра башлады.– Яшең сиксәннән узгач, колакларың сызлый дип кенә, фиршел Сәлимәне борчып йөрү дә килешмәс инде. Әллә менеп карыйммы икән? – дип тә уйлады.– Юк, тукта әле, колак сызлаганда тага торган бөтүләрем бар иде бит. Бәлки, шулар белән бетәр әле, – дип үз-үзен тынычландырды аннары.Эзли башлагач, догаларның берсе генә калган булып чыкты. Икенчесе югалган, балалары уйнап йөреп, каядыр ташлаганмы, әллә оныклары югалтканмы. Миңсылу әби шушы сыңар догасын сандык төбеннән табып алды да учына салган көенә уйга батты...Яшь чагында да шулай колаклары сызлаган иде аның. Әнкәсе Миңнекамал апа: «Күз тигәндер, я зәхмәтме, җилме кагылгандыр. Мулладан өшкертеп, догалар яздырып алырга кирәк булыр», – диде.

Күзме, җилме икәнен Миңсылу үзе белә инде белүен. Утауда бик каты тирләгәч, кызлар белән бергә елгада су коенганнар иде. Шуннан соң сызлый башлады аның колагы. Моны белсә дә, зурларга каршы килү, үзсүзләнү килешмәс, алар безгә караганда яхшырак белә, дип уйлады кыз һәм өлкәннәргә берни әйтмәде.
Мулла абзыйларга барырга атна буе әзерләнделәр: әнкәсе чормадан каклаган каз алып төшеп, аны чиста карындыкка төрде, аннары җәймәгә урады, йорт бодае онын җиз иләктән өч кат иләп, бер табак он хәстәрләде, май, йомырка сатып, илле тиен көмеш акча да юнәтте. Мулланың вакытын белешеп, күчтәнәчләрен күтәреп һәм Миңсылуны ияртеп, әнисе хәзрәт йортына юнәлде. Хәзрәт аларны, ниндидер кирәкле эшеннән бүленгән кеше кебек, өнәп бетермичә генә кабул итте. Шулай да, күчтәнәчләрне күргәч, учына илле тиен көмешне дә салгач, бераз йомшарды. Авыз эченнән ниндидер аңлаешсыз сүзләр мыгырдап, Миңсылуның колагына өргәләде. Аннан соң алгы як өйдән шәкерт улын чакыртып, колак догасы язып бирергә кушты. Үзе тагы бик эшлекле кеше кебек чыгарга җыенды. Ләкин туктап, бер алып килгән әйберләргә, бер Миңсылу белән әнисенә карап алды да:
– Кызың белән бергәләп ике көн сабак урагына чыгарсыз,– дип чыгып китте.
Мәхдүм, өстәл артына утырып, вакыт-вакыт Миңсылуга карап ала-ала, догалар язды. Аннан өчпочмаклап кат-кат бөкләп: монысы уң колакка, монысы сул колакка дип, берсен Миңсылуның уң кулына, икенчесен сул кулына тоттырды. Әнисе белән икәүләп, кайсын кайсы колакка икәнен бутамаска тырышып, өйгә кайттылар. Кайткач чүпрәккә төреп, чәч үрә торган тасмага тактылар һәм колак артына тыгып йөрү өчен җайладылар.
Миңсылу догаларны тагу белән үк колак сызлаулары бетәр дип көтсә дә, тиз генә бетмәде. Шулай да бик озак тагып йөри торгач, аннары әтисе кала духтырына алып барып, ниндидер дарулар тамызгач, сызлавы бетте тагын. Колак сызлавы беткәч, бөтүләрнең дә кирәге калмады, алар теләсә кайда йөрде. Менә хәзер кирәге чыкты да, аларның сыңары гына калган.
– Бусы кайсы колакка тага торган икән соң инде – уңынамы, сулынамы?
– Тукта, сүтеп, Таҗылбанудан укытып карыйм әле, бәлки, догасы да билгеледер. Хәзер авылда кадимне танучы кешесе дә калмады. Бер очтан яңа чүпрәккә дә төреп бирүләрен сорармын, монысы бигрәк каешланып беткән, – дип уйлады Миңсылу әби.
Күршесе Таҗылбану апа доганы сүтеп карады да көлеп куйды.
– Кайсы колакка тагасы язылмаганмы әллә, Таҗылбану? – диде.
Таҗылбану Миңсылу әбигә колак догасын кычкырып укып бирде:
Алтын гына йөзек,
Фирүзә каш,
Кашларына карап ки, җаный.
Илдә матурлар күп булыр,
Нәселләрен карап сөй, җаный.
Миңсылу әби, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер Таҗылбануга, бер аның кулындагы догага аптырап карап торды да, язуны алып, бер сүз дә әйтмичә, әкрен генә чыгып китте. Өенә кайткач, кулына догасын тоткан килеш, ачык сандыгы кырыена утырып уйга чумды. Аның башында каршылыклы ике уй чайкалды. Башта ул түземсезләнеп, үзенең ничә еллар буе дога дип мәхәббәт җыры тагып йөрүе турында уйлады. Аннары үзе дә сизмичә, аның башыннан нәкъ яшь вакыттагыча йөрәген чеметтереп: «Икенче догасы – теге колагында нәрсә дип язылган иде икән, шәкерт Мәхдүм миңа бик тутырып-тутырып караган иде бит», – дигән уй яшен кебек сызылып үтте һәм ул авыр итеп көрсенеп куйды. Аннары кискен бер карарга килгән кеше кебек, җитез генә урыныннан торып:
– Ярар, фиршел Сәлимәгә менәргә кирәк. Ул дәвасын тапмый калмас. Аның куллары ышанычлы да, бик шифалы да, – дигән нәтиҗә ясады.
Зөлфия Сафина,
Туймазы шәһәре.
Фото sun9-27.userapi.com
Читайте нас: