Чәй эчәргә генә утырганнар иде, күршеләре кереп җитте. Аларның бу йортка кереп, бер чәй эчеп чыкмаса, күңелләре булмый. Үзләре дә буш йөрми. Барча хәбәрне сөйләп, берсен-берсе бүлдереп, байтак утыралар. Өй эчләре алар керсә, ду килеп тора. Шулай уен-көлке белән яшәсәң, гомер узганын сизмисең.
Яз көне бер дә өйдә утырасы килми. Урамга атылып чыгабыз. Кешеләр шул яз кояшына ышанып, җиңелчәрәк киенә. Тау битләре кардан арчылу белән, балалар көн озыны туп тибә. Төрле уеннар оештыра. Ә җирнең бит әле туңы эреп бетмәгән. Сиздерми генә суык тия.
Гайшә ишек ачылуга әйләнеп караса, кызы Илгизә агарынып кайтып керде.
“Әле ике дәрес кенә укыдылар. Ни булды балага?” – дип йөгереп каршысына килде. Маңгаена кулын куйган иде, ут кебек яна.
– Әнием, өшим, җылыт мине, – дип елап җибәрде кыз.
Балага бал белән үлән чәйләре генә ярдәм итәлмәде. Авыл фельдшерын алып килделәр. “Грипп, мәктәпне беразга ябарга туры килер. Дару калдырып китәм, кичкә тагын килермен”, – диде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Наилә апа яхшы белгеч. Ялгызы гына яши. Кешеләргә бик тә мәрхәмәтле. Тик нишләптер тормышка чыкмаган. Башта карт әнисе белән яшәде. Әнисен җирләгәннән бирле ялгыз. Сөйкемле сөяге бар, үзенә тартып тора. Элек чәчәк дигән авыру киң таралган. Шул чирдән аның бите шадраланып калган. Әллә инде үзенең шул төс-кыяфәтеннән кыенсынып кияүгә чыкмый калган. Ә куллары шундый йомшак, сихәтле. Бер сыпырса, авырту басыла. Колхоз җыйнак кына яңа йорт салып бирде. Наилә апага тирә-яклардан да киләләр.
Балалар бакчасыннан улы Дамир да чирләп кайтты. Гайшә әнисе белән балаларны курчаларга тотынды. Төнне керфек тә какмый чыктылар. Әбүзәр әйтеп тә, тиргәп тә карады. Гайшә елап бер булды, балалары эргәсеннән китмәде. Таңныкы белән Наилә ханым йөгереп килде. Балалар таң алдыннан гына йокыга талган иде. Наилә Гайшәнең дә, Галия инәйнең дә кан басымын үлчәде. Гайшәнеке югары, әнисенеке бөтенләй төшеп беткән. Дарулар биреп, ял итегез дип, чыгып та китте. Балалар өч көндә аякка басты. Тик Галия инәй генә биреште. Әллә балалардан йокты, әллә вакыты җитте, үзе әйтмешли. Ул урын өстенә калды. Наилә дәваханәгә ятарга тәкъдим иткәч:
– Юк инде, беркая да йөрмим, – диде. – Мине кайгыртуыгыз өчен бик зур рәхмәт барыгызга да, аерып тормыйм. Җитәр инде, балалар, күп яшәлде.
Әбүзәр дә:
– Әйдә, әби, машинаның кайсына утырырга телисең, хәзер илтәм, – дип үгетләп карады.
Галия инәй ризалашмады. Ашавының да юне бетте. Ә зиһене әйбәт. Шулай айдан артык урын өстендә ятты да, майның 15ендә бакыйлыкка күчте. Гайшә бик елады. Ул әнисен бик яратты шул. Әнисе дә баласы өчен генә яшәде. Мондый әниләргә һәйкәл куярлык.
Нишлисең инде, үлгән артыннан үлеп булмый. Хатирәләр генә калды. Тормыш – үзе бер тарих. Гомернең һәрбер мизгеленә куанып-шатланып яшәргә кирәктер.
Быел җәй бик кызу килде. Башта бер тамчы да яңгыр төшмәде. Кешеләр хафага калды. Дым җитми. Елгаларда сулар кибә-корый. Эссе. Терекөмеш баганасы 40 градус күрсәтә. Җил әсәре дә юк. Бу нинди могҗиза. Көтүдәге маллар эссегә чыдый алмый, чирли башлады. Бер көнне бөтен олы яшьтәге абый-апалар зират янына җыелышып киңәшләште.