Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
26 гыйнвар 2021, 14:21

Даим Яушев. "ӨЗЕЛГӘН БАУ". Ахыры.

Элеваторда бодайны бушатып кайтып киткән авылдашлары алар артыннан Касыйм белән Сәгыйдә арба тутырып парлап кайтырлар дип, Чаршау имәнлек, аларны хәтсез генә бәхет чөмертеп, үз итеп, ышыклап-назлап торадыр дип уйларына да кертә алмыйлар иде

Кырык дүртенче ел сугышның соңы түгел. Кемнәрнеңдер өметләре черек бау сыман шартлап өзелгән, кемнәрнекедер, кырык төенле сүсәргән бау сыман, чак ялганып торган өметләрен озайтып яшәгән дәћшәтле дәвер иде ул. Касыймга урып-җыюның иң кызган мәлендә бригадир камытын кидерделәр. Чөнки ул камыт сугыш башыннан ук тол калган Миңнисаның җилкәсен кырып-чиләндергән иде.
җиңү язына кергәндә Касыйм сыңар таяк белән йөри ала башлады. Сәгыйдәсе, “Мәхмүзәләр коесына суга йөрмәгәнлектән”, әрчегән шалкандай башлы тагын бер малай кайтарып тоттырды. Печәнгә төшкәнче Мәсгутьнең әнисе Мәхмүзә килененең күңелен табу өчен улының “ике елын” да искә алырга ният кылды. Тәкә суйдырып, мулла чакыртып уртача табынга Коръән укытты. Бер ихатага ике ат күпкә китә дип, Сәгыйдә урынына Мәхмүзәне сөт җыярга куйганнар иде.
...Касыйм улы Хәмзәне Әмин больницасына илтеп салды: сукыр эчәге шешкән, диделәр. Чаршау имәнлекнен сирәк куаклыкка әйләнгән урынында, сугыштан кайтышлый Сәгыйдә белән хәтсез “хәл җыеп уйнап” алган төштә, Касыйм тарантаска печән чабып салу нияте белән урман эченә үтте. Ни күрсен: күз күреме җирдә куак төпләре ялап алган кебек булган — эскәккә электерерлек тә үлән калмаган. Бот чабып торды. Эчтәрәк ат пошкырган тавышка сискәнеп китте. Мәхмүзә тирән арбасын кипкән печән белән шыплап өйгән.
Йөк бавын печән өстенә ыргыта — кире төшө, ыргыта — кире төшә... Касыйм тамак кырды — Мәхмүзә әйләнеп тә карамады. Кыек бия генә күзенең агын бер әйләндереп, печән чемченүен дәвам итте. Ике арада авыз ачып әйтелгән бер сүз дә булмады. Йөрәк белән акыл гына билгесез бер халәтне күзаллап, кискен көрәштә иде. Гүя мангайга язылган, күптән шулай кирәк табигый бер гамәлнең чишелеш мизгеле килеп җиткән. Бау йөк буйлап ятты, арба артына бәйләнгән агач ыргакка элмәкне икәүләп тарттылар... Ныклап тагын бар көчкә тарттылар... Бау — әллә ничә урыннан төйнәлгән, сүсәргән бау — шартлап өзелде...
Мәхмүзә Касыйм кочагында калды. Икесенең берсе дә никтер беренче булып торырга кузгалмады... Авыз ачып бер сүз дә дәшелмәде... Бар да табигый узды, әйтерсең алдын әзерләп куелган тамаша. үкенү, гаепләү түгел, хәтта көрсенеп тын алганнары да ишетелмәде...
Печән өстенә Касыйм ярдәме белән менеп утыргач кына, Мәхмүзә:
— Беләсеңме, Касыйм. Мин бит сезнең коедан, Сәгыйдә күрмәгәндә, хәтсез су алып чыгып эчтем, — диде.
Мәхмүзә гәүдәгә калыная башлагач та бу “сер” тиз ачылды. Мәхмүзә аны яшерергә да маташмады. Сугыш алдыннан күршеләренең малаеның тәпиен “юганда” уйнап әйтелгән сүз, тирәк мамыкларына уралып очкан ак күбәләкләр сыман авыздан чыкканда, ул, фәрештәмнең “амин” дигән сүзе белән бәрелешкандер дип юрады.
Чыннан да, бу хәл-вакыйга авылда гайбәт-чәйнәшкә урын калдырмады. Тормыш ачысы, ћәркемнең үз кайгысы үзеннән арткан заман булгангамы, бар да бик табигый үтте. Булып торган аш-суда да элеккечә урыннар янәшә, эшләр уртак булды. Сәгыйдә белән Мәхмүзә арасында “кара пе-си “гә юл ябык иде. Сизгер дә, түзем дә, кичерүгә дә сәләтле хатын-кыз күңелен “соры песи” генә тырнаштырып алган чаклары булгандыр, булса да. Мәхмүзәнең үлмәсе Сәгыйдә-Касыйм малайлары белән бергә түтәлдәге өлгергән кыярлардай тәгәрәп үстеләр. Балалар арасында да кимсетү-үчекләшүнең эзе дә булмады. Бар да табигый сыман иде...
...Йөк кысылды, бау яңадан өзелмәде...
— Нык ялгадыңмы, карт?! Яңадан өзелерлек булмасын инде... — дигән булды Сәгыйдә Касыймы артыннан этеп йөк өстенә мендергәндә.
— өзелгәнне ялгарлык кына рәт бар анысы, карчык... — дигән булды Касыйм абзый, кырыкка ярылган кылдай нечкә төртмә сүзгә шундый ук җавап белән. Печән төялгән арба өстендә ике гәүдә терәлешеп, дынгырдык юлда тирбәлеп, атның салмак адымнарын санап баргандай, авылга алып кайтучы үр өстенә менеп җитеп баралар иде. Икесенең дә башында бер уй: бау гына өзелеп китмәсә ярар иде. Кайсыбызныдыр алдан алып китәрдәй гомер бавы…
Читайте нас: