Туймазы хәбәрләре
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Илһамият
22 гыйнвар 2021, 12:05

Даим Яушев. ӨЗЕЛГӘН БАУ

— Болай итеп карасак, Мәсгуть дус... Сез бер ел буе, иренмичә безнең коедан, без — сезнең коедан су алып эчик, булмаса. Мин дә бер кыз тансыклап торам әле, — дигән булды. Табындагылар төрттерүне урынлы санап, гөрләп кул чаптылар. Мәсгуть белән Мәхмүзә дә иренеп кенә елмайдылар... hәм кул чапкандай иттеләр

Бер-берсенә матур караш ташлаштылар. Шаян-җор сүзләр дә, дәртле-канатлы очынгычлык та, канәгать-канатлы күңелнең талымсызланып, ниндидер яңа, ымсындыргыч “ачыш” эзләргә маташып талпынулары да шул соңгы табында калды. Авылны шыксыз бушлык биләде. Июнь кояшының көйдергеч эссесеннән качып лапас асларында чыркылдашкан чыпчыклар гына авылдашлары кичергәнгә битараф булмаганлыкларын белдергәндәй, гуя: “Бөтенләй үк бөрешеп калмагыз, җәмәгать. өмет дигән нәрсәнең барлыгын да онытмагыз”, — диләр иде.
Табигать эсседән куырылып бетәлмәде — күңелләргә өмет тамчылары сибеп, ләйсән яңгырлар үтте, аларны томанлы-болытлы атналар алыштырды. Мәсгутьне Алкино лагерына озаттылар. Касыйм хәзерлек үтәргә Туймазыда калды. Юллар башка беркайчан да очрашмаска аерылды. Шулай ук тарих үзе дә шул көннәрдә ике бүлем белән “хәтле’”, “сугыш чорында” төшенчәләренә бүленде.
...Касыймның тездән аста аягының сөяген сындырып, итен мул умырып киткән снәрәт ярчыгын каргап, дүрт айдан соң аягын җиргә терәтә башлагач, уеның бер уелдыгы белән генә, бик тирән яшертен аңа “рәхмәт” тә әйткән көннәре үтеп киттеләр. “Вакыт дәвалый” дигәннәре шулдыр инде. Озакламый кайтып җитү ихтималы хәбәрен ишеткәч, Сәгыйдәгә дә өченче канат куелды. Төшләрдә генә була ала торган рәхәт-ымсындыргыч сурәтле хыяллары күз алдында торды. Шуларның тизрәк чынбарлыкка әйләнүен көтте. Касыймын (Ходай эшкәрткән) станцадан ук үзе утырып алып кайтырга насыйп булды.
Кырык дүртнең язында Сәгыйдәне колхозның утызлап сыерыннан hәм халыкның салым сөтен җыеп, әминдәге сөт аерту пунктына ташу эшенә тәгаенлиләр. Ул бу эшне юлына бәхет тавы ишелгән кебек итеп тойды. үшәнлеге белән даны чыккан Кыек бия аның өчен ир дә, ат та булды. Ун чакрым араның яртысыннан күбрәге урман-куаклыклар аша үтә. Ћәрхәлдә, урман — байлык. Кайтышлай өч-дүрт буш фләкле тирән арбага утыны да, печәне дә дигәндәй, яфрагы, юкәсе дә, кайчак салам-кибәге дә, чабаталык юкә агачы да эләгеп кайта иде. Димәк, дуга кергән җиргә дога керә... Авыл тормышының бөтен асылы да шунда. Сентябрь башларында Сәгыйдә станцага поставка ташучы атлар, үгезләр кәрәванына ияреп карады, әмма Кыек биянең үз тизлеге тизлек иде. Аны үзгәртермен димә. Авылдашлары белән юлдаш булу сирәк эләкте аңа. Бүген Сәгыйдә аларга иярергә уйламады да. Кәрәванның эше ашыгыч: тагын бер юллыйсылары бар. Сәгыйдә атын станца артына бәйләп куеп, бик ерак түгел пуфлап торган паровоз янына, машинистлардан йомыркага тоз алыштырып алырга китте. Бер дистә йомыркага алмашып алган эшкәртелмәгән чимал тозны култыгына кыстырып станцага кире килгәндә хәрбиләр вагоны таккан поезд килеп туктады. Буш кәтәлүкләрен болгап, кайнаган су эзләп чабышкан хәрбиләр арасында култык таяклы Касыймын әллә каян танып, аңа каршы йөгерде. Кулыннан ычкындырмаган ярты поттай тоз кисәгенә тозлы яшьләр дә агып кушылды...
Читайте нас: