Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
21 гыйнвар 2021, 12:40

Даим Яушев. Өзелгән бау

Дәвамы. Башы гәзитнең "ВКонтакте"дагы һәм "Одноклассники"дагы "Туймазы хәбәрләре" төркемнәрендә

... Касыйм абзый сүзне дә шунда төйни. Чөнки инде оялу, үкенү яшенә кергән картын Сәйгыйдәсе тагын бер чеметеп алганын сизде ул, әмма сизгәнен сиздертмәскә булды.
Сыпылган, сүсәргән урыннарын кисеп ташлап, Касыйм абзый бауны әйбәтләп төйнәде. Итек башына урап басып тарткалап, аның ныклыгын сынап карады. Бау түзәрлек иде. Барыбер иске-иске инде: нинди көч салып кысасың бит...
Кырык бернең язында Сәгыйдә өченче улын тапты. Касыймга өченче канат куелды. Шапырынып кагынырга, малайларча иләсләнеп бер чашарга юл ачылды. Бигрәк тә күршесе Мәсгуть каршысында. Күршесенә Мәхмүзәсе шул кышта өченче кызын табып тоттырган иде. Мәсгутьнең борыны салынды. “Саны төгәл булсын. Кем улдан, кем кыздан...” дигән юату-җөпләү сүзләрен дә фаразан гына колагына элгән булды. Ир горурлыгы — ул сорый. үз ягыннан нәселе дәвам итүне тели.
Шәҗәрәләр бит ир-ат юнәлешендә языла. Аксөяк бабаларыбызның, шәригать кануннарын үзләренчә көйләп, “Мөселман кешесенә дүрткә кадәр фарыз...” диюләренең дә асылында: “дүртнең берсе барыбер ул табар, нәселем сакланыр” диюдәндер дә әле. Без aны, төшенеп җитмичә, нәфес, азгынлыкка гына сылтап калдырырга тырышабыз. Шулай итеп hәp ир-атта да кечкенә аксөяклек корты бар. Ә нишләп соң әле ул Мәсгутьтә булмаска тиеш? ә нишләп каршы күрше яшьтие Касыйм өчләтә “аксөяк” булып яшәргә тиеш? Кайда гаделлек?
Мәхмүзә иренең кәефе күңел күгәрмәслек кенә икәнен тоеп яшәде. Эчтән пыскыганын, ялкыны йөрәгендә калганын белә. әмма нишләсен. “Ни чәчсәң — шуны урырсың” да диләр бит әле.
Язгы чәчүләр тәмамлангач, утауга, печәнгә төшкәнче крәстиәннең бер атна - ун көн иркен вакыты булып ала. Сабантуйлар алдыннан кайткан бәбиләрнең тәпиләре “юыла”. Йола-гадәт буенча, көзен өлгәшмәгән парлар өйләнешеп туй ясый, башка чыгарга буралар күтәрелә.
Балларның мичкәләрне шартлатырдай итеп дәћшәтле гoбырдап әчегән мәле. Көтүдә түл җыярга өлгергән бүлтерек тәкәләрне тунап казанга төшергән чак. Чаты ачылмаган тавыкларның пычак сорап ихатада җырлап йөргән вакыты. Касыймнарның “төпчегенең тәпиен юарга” кергәндә Касыйм белән Сәгыйдә авызны ипләп ачарга сүз куешсалар да, ачык тәрәзә төбенә утырып тәмәке пыскыткан Касыйм мул гына “төяп” алганнандырмы — телен тыя алмады:
(Дәвамы булачак).
Читайте нас: