Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
12 ноябрь 2020, 13:00

Яшен уты

Соңгы вакытта еш кына сәер төшләр күрә башлады Әбүзәр

(Дәвамы)
Соңгы вакытта еш кына сәер төшләр күрә башлады Әбүзәр. Гаиләсен ничек күзләр тидертмичә сакларга?! Ул бит Гайшәсен өзелеп ярата. Күктән ай-кояшын, йолдызларны алып бирер иде.
Ямьле, сандугачлы җәйләрдән соң көзе дә килеп җитте. Күп гөмбәзенә терәлгән мәһабәт агачларны табигать әкрен генә сары-алтын төскә мана. Баш очында өер-өер кошлар бөтерелә. Аларда да, җырдагы кебек, кеше язмышлары.
Быел игеннәр уңды. Келәтләрдә урын юк хәтта. Бакчаларда да яшелчә-җимеш мулдан. Галия карчык кызына кулыннан килгәнчә ярдәмләште. Яше 80нән өстә инде. Гайшәсенең бәхетенә куаныплар бетәлми. Киявен кайчак Тимерханына да охшатып куя.
Сәгать уклары алга чаба. Гомер йомгаклары да сүтелә. Суык кышлар да узды. Янә түбәләрдән тып-тып тамчылар тама. Тереклек уяна. Гайшә соңгы көннәрдә үзенең өченчегә авырга узуын тойды. Әбүзәрнең колагы авызына җиткән. Шатлыгы эченә сыймый. Кызы белән улы да үсеп җитте. Кызы икенче сыйныфта. Улы киләсе елга мәктәпкә бара. Апалары ай саен кайтмаса, Гайшә районга барган саен Әбүзәреннән шалтыраттыра. «Кайтсыннар, сагындым», – дип чакыра. Икенче көнне үк кайталар. Гайшәне килен итеп түгел, бертуган сеңлеләре кебек күрәләр.
Галия инәй генә соңгы вакытларда биреште. Ашавының рәте китте. Хәлем бетә дип, ятарга гына тора. Төнлә начар йоклый. Кат-кат сандыгындагы кәфенлекләрен, хәер-сәдакаларын барлый. Кайсын, кемгә бирергә дип язып, пөхтәләп куйган. Яшьләр бик белеп тә бетермәс. Андый көнне кайгыдан зиһен чуала. Бер көнне Гайшәсенә эндәште:
– Эргәмә утыр әле, балам.
Шул сандыгына әйтерсең лә тормышының барча газап-лары сыйган. Инде ничәнчегә күрсәтә, югыйсә. Сандыгының өске катында – үзе чиккән тас-тымалга төрелгән “Коръән” китабы. Әнисен моңсу гына тыңлады Гайшә. Аны югалтырга һич тә теләмәде.
(Дәвамы бар).

Фәнүзә ЯКУПОВА.

Фото: i.artfile.ru

Читайте нас: