Галина хәтта көнләшеп куйды. Гайшәгә Галя гына дип эндәште.
– Әллә, мин әйтәм, безгә дә сезнең янәшәгә кайтып төпләнергәме соң? Миңа бик ошадыгыз.
Алар көлешә-көлешә өйгә атлады. Балаларга хөррият, су буйлары иркен, урман-тугайлары үзе ни тора, көн озынына авыл балалары белән дуслашып, кичкә кадәр уйныйлар. Хәтта ашау да онытыла.
Иртәгә китәсе көнне, Әнәс күрше әбисенә сугылды. Грипптан соң өзлегеп, күзләре күрмәс булган. Ул табибларга күренмәде. Улы белән килене хозурында яши. Әнисенең ахирәте иде. Алар бик серләшәләр иде. Зөләйха әбинең ире тимерче булды. Бик тату яшәделәр. Ире үлгәнгә 10 еллап инде. 70 яшендә бакыйлыкка күчте. Әнәс Галинаны да алып керде. Әбинең килене аш-су тирәсендә кайнаша. Әби дисбесен тартып, Коръәнен укып утыра. Килене килеп, түргә уздырды. Бик тә ачык, кунакчыл хатын. «Сыем әзер, хәзер чәем кайнап чыга да, чәй янында сөйләшербез”, – дип бөтерелде.
Әнәс: «Кирәкмәс иде», – дип караган иде дә, килен ай-вайга карамады. Галина табын әзерләште. Зөләйха әби кат-кат сөякләре чыккан, кан тамырлары бүрткән кулы белән Әнәсне капшап, сыйпый да сыйпый. Үзенең күзләреннән яшь ага. Галина әбинең күзләренә игътибар итте. Күзен ачтырырга була ич. Операция җиңел, ул яңадан әбигә текәлде. Әби әкрен генә сөйләп китте. Зәбирә үлгәнче ике күзен ишектән алмады, ди. «Төш күрсә дә, улым кайтыр, төштә Әнәсем белән акланнан җиләк җыйдым», – дип сөйләр иде ди. Гел өмет белән яшәде. Әнәснең йөрәге урыныннан купкандай булды. Башы гөжләде. Галина иренең хәлен аңлады. Алар, хәер-сәдакаларын тапшырып, чыгарга кузгалды. Алай да Галина иреннән рөхсәт алгандай, күзе белән ишарә ясап, сүз башлады: «Әби, бәлки, күзегезгә операция ясатырбыз? Без моны үз өстебезгә алырбыз. Я, ничек?» – дип әбигә, килененә сораулы караш ташлады.
– Юк, – әби ризалашмады.
«Ходайның әмере. Яшем дә 80нән өстә. Бик рәхмәтлемен, күзләремне җылы сүзләрегез белән ачкандай булдыгыз. Балалар, күңел күзе күрсен ул. Йөрәгең тоймыйча, күзләрең күреп тә күрмәсә, менә шул вакытта син гарип. Сезнең йөрәгегез дә, күңел күзегез дә көчле».
Алар саубуллашып, чыгып китте. Әнәскә бу очрашу авыр тәэсир итте. Кайтып килергә булган шул. Әнисен янә күз алдына китерде. Зур хата ясаганын соң гына аңлады. Абыйсына сокланды. Нигезне ташламыйча, тирә-якка үрнәк булып яшиләр. Апалары да ирләреннән уңды. Әнисе мәрхүмә: «Ирдән уңсаң, мирдән дә уңарсың», – дип әйтә иде. Шул сүзләр бик тә дөрес икән.
Бүген китәсе көннәре. Йорт эчендә аерылышу мизгелләре. Тәнне ниндидер сагыш ялкыны чолгап алды. Күңелләр болай да сытык. Бер атна бер көн кебек тиз үтте. Гайшә күчтәнәчләрен төяде дә төяде. Әнәс инде җиңгәсенә әйтеп тә карады. Киленнәр кайнана туфрагыннан, диләр шул. Хас әнисе кебек. Яулыгын да шулай ук чөеп бәйләгән, үзенә килешеп торган алъяпкычы әнисен хәтерләтә. Әбүзәр дә ата-ана нигезендә туганнарын кунак итүне төп бурычы саный. Галия апа да догаларын укый-укый чыкты. Йортта олы кешенең яшәве тормышка ямь өсти. Балаларга да күз-колак. Алтын йозак дияргә була.
Авыл халкы тагын җыелды. Кулларына күчтәнәч тотканнар. Инде урын да юк. «Ничек күтәрербез соң», – дигәч, Әбүзәр: «Такси йөреп тора. Поезд ишегеннән үзегезне дә, әйберләрегезне дә күтәреп алып, өегезгә кертеп куярлар. Акча булса, бар мәсьәлә дә чишелер».
Әбүзәр бу юлы да әтисенең «Волга»сын кабызды. Поезд киткәч, үзендә бушлык сизде. Аерылу мизгелләре авыррак. Әбүзәр юл буена уйланып кайтты. Күңеле нидер сизенә.
(Дәвамы бар).