Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Илһамият
14 сентябрь 2020, 15:00

Яшен уты

Әнәс тә, Галина да бу хәлгә аптырап калды

Фәнүзә ЯКУПОВА
(Дәвамы).
Әнәс тә, Галина да бу хәлгә аптырап калды. Авылдашлары сырып алды. Галяның да аркасыннан сөеп куялар. Олырак апалар, күзләрен яулык очы белән сөртеп, елап та ала. Әнәс авылдашларының шулай зурлап каршы алуына сөенде, дулкынланды. Галинасы алдында ким-хур итмәделәр.
Әбүзәр: “Күршеләр! Гафу итегез, соңрак барыгызны да чакырам. Кунаклар юлдан арыган”, – дип халыкны таратты.
Әнәс, апаларын күргәч, аптырап калды. Танырлык та түгел үзләрен. Күрешеп-елашып, танышканнан соң, өйгә уздылар. Өйгә тәмле аш-бәлеш исләре таралган. Аш бүлмәсеннән әниләре кебек елмаеп, Гайшә килеп чыкты. Әнәс хәтта агарып китте. Гайшә кай ягы беләндер әнисенә тарткан. Шундый ук ягымлы йөз, самими караш. Әйтерсең, Әнәс Гайшәне гомере буе белгән.
Балалар да дуслашып китте. Июль башы бит, капкалап алдылар да, су буена йөгерделәр. Бәләкәй малайлары гына бер ни белми йоклый. Сабый арыган, күрәсең.
Галина киленне беренче күрүләре. Хат аша фотосурәтләрен җибәреп тордылар, югыйсә. Капма-каршы утырып, сөйләшергә форсат тимәде. Ул саф татар телендә үзе белән кыскача гына таныштырды. Мәскәү кызы, гаиләдә бер бала. Әти-әнисе зур табиблар. Үзе дә башта училище, соңрак тәҗрибә туплагач, читтән торып мединститут тәмамлый. Ул Әнәс белән хәрбиләр госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгәндә таныша. Алар бик озак йөрмиләр. Галинаның әти-әнисенә егет бер күрүдә ошый. Бәләкәй генә туй кебек мәҗлес тә ясарга туры килә. Анда да әтисен дәваханәгә чакыртып алалар. Табибларның эше шундый инде. Алар көн-төн эштә, кеше гомере өчен алыша. Әти-әнисе фатир алырга ярдәмләшкән. Әнәс тә инститтута читтән торып икътисад факультетын тәмамлаган. Диплом алгач, банкка урнашкан. Тормышлары түгәрәк, малайлары тәгәрәшеп үсә. Әтиләренең Мәскәү шәһәреннән 100 чак-рым чамасы ераклыкта бакчалары бар. Яллары шунда уза икән.
Гайшә белән Галина дуслашып китте. Бертуганнары булмагач, бик тиз уртак тел таптылар. Бер-берсен апа белән сеңелдәй тойдылар.
Икенче көнне зиратка килделәр. Кабер өсләре чис-
та, чүп үлән күрмәссең. Әниләренең кабере ап-ак ромашка чәчәкләренә күмелгән. Алар баш иеп, исәнләшә сыман. Чәчәкләр арасында ике күбәләк очып йөри. Күбәләкләр мәрхүмнәрнең җаны, диләр бит. Әллә дөрес, әллә юк, аны Ходай үзе генә белә. Әниләре бит ромашка чәчкәләрен ярата иде.
Әнәс әнисе кабере өстенә кыр чәчәкләре салды. Ә теге күбәләкләр, әйтерсең шуны гына көтеп торган, чәчәкләргә кунды. Галина эчтән генә дога укыды. Дәшми генә байтак басып тордылар. Бу мизгелдә Зәбирә балаларына күбәләк аша рәхмәтләрен җибәргәндәй тоелды.
Әтиләре әнисе белән бер рәттән. Икесенә бер тоташ чардуган урнаштырылган. Кабер ташлары да җыйнак кына. Матур сүзләр язылган. Алар зират эчендәге каберләрне байтак карап йөрде. Әнәснең исе китте. Бик күп авылдашлары, олысы-кечесе бакыйлыкка күчкән, ләбаса.
Икенче көнне әти-әниләренә атап, коръән укыттылар. Бик күп кеше чакырдылар, мулдан табын корылды, хәер-сәдака тараттылар.
Аш тәмамланды, хатын-кызлар аш-су бүлмәсендә кайнашты. Ә ир-атлар иртәгәсе көнгә план корды. Бер атна буе йорттан-йортка чакырып кына тордылар. Галинаның исе-акылы китте. Авыл халкы шул тиклем бердәм. Гайшә Галинаның эргәсенә килеп, аның уйларын җөпләгәндәй:
– Әйе, безнең халык шундый юмарт. Кайгы-хәсрәт килсә дә, шатлык килсә дә, барысы да уртак. Сиңа кайгы күлендә ялгыз йөзәргә ирек бирмиләр, – диде.
(Дәвамы бар).
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас: