Нәрсә әзерләргә, нәрсә пешерергә? Гайшәнең башлары катып китте.
Галия инәй тынычландырды:
– Балам, аштан зур булырга ярамый. Нинди ризык әзерләсәң дә уңа, рестораның бер читтә торсын.
Әбүзәр йорт, бакча тирә-ләрен тәртипкә салды. Әнәс туганын бик сагынды ул. Арада хатлар йөрде, әлбәттә. Әнисе үлемен Әнәс бик авыр кичерде. Әтисенә карата нәфрәте сүрелмәде. Аның вафатын ишеткәч исә башта елый да алмады.
Әбүзәр Әнәсләрнең кайтуы турындагы шатлыклы хәбәрне апаларына да җиткерде. Гөлчирә белән Гөлшаһидә икенче көнне үк гаиләләре белән кайттып җитте. Гайшәгә эш тә калмады. Әбүзәр әтисеннән калган ак “Волга”ны гараждан чыгарды. Тузаннарын сөртеп, тәртипкә китерде. Аның үзенең дә чит ил машинасы бар. Бүген әтисе белән әнисен искә алып, шушы машинада барырга булды.
Поезд килеп туктады. Әбүзәрнең йөрәге күкрәк читлегеннән менә чыгам-чыгам дип тибә. Дулкынланудан кулын кесәсенә бер тыкты, бер алды. 12 елдан артык аларның күрешмәвенә. Күзләрен яшь пәрдәсе кап-лап йөдәтә, җитмәсә. Җан, кан тарта, күрәсең.
Әнәсне танымый бер тын торды Әбүзәр. Озын, җыйнак гәүдәле, тәненә ит кунган, ир уртасы булып килгән әфәнде. Ә күзләре әнисенеке, оялчанлыгы бетмәгән, елмайса, иягендәге чокыры үзенә бер ямь өсти. Аңа бу сыйфатлары килешеп тора. Һич тә уйламассың шул авыл малае дип. Эргәсендә бик тә чибәр, уртача буйлы ханым. Бик яшь, карашлары сабый баланыкыдай. Чәчләрен кыска итеп кистергән. Сөттәй ак йөз, зур зәңгәр күзләр. Ике теремек малай. Икесе дә моряк киемендә. Олысына – 6, кечесенә 4 яшь чамасы.
Абыйсын күргәч, Әнәснең дулкынланудан башы әйләнеп китте. Егылмас өчен ул кулларын хатынының иңнәренә салды. Икесе дә баскан килеш бер тын торды. Күзләрендә – яшь, йөрәкләрендә сагыну катыш сагыш ята иде.
Әнәснең бәләкәй улы: «Пап, папа», – дигәнгә икесе дә сискәнеп китте. Дәшмичә генә кочаклаштылар. Аннары танышу китте. Әнәс: “Бу минем тормыш иптәшем Галина була”. Галина Әбүзәргә саф татарча: “Исәнмесез”, – дип кул биргән иде, абзый кеше бер Әнәскә, бер Галинага аптырашлы караш ташлады. Әнәс абыйсына күз кысты. Баксаң, рус кызы татарчаны үзлегеннән өйрәнгән икән. Җитмәсә, мөселман динен кабул иткән. Коръән-кәрим сүрәләрен яттан белә. “Мәчеткә йөри, Гает бәйрәмнәрендә өебезгә икешәр тапкыр Коръән укытабыз”, – диде Әнәс. Әбүзәр телсез калды. Аннары малайларны күккә чөеп, сикертеп сөйде.
Әкрен генә кайтыр юлга чыктылар. Әнәснең туган ягын сагынуының иге-чиге юк иде.
– Абый, әкренрәк бар әле. Эх, Галина, күр әле безнең якларны. Урман-тугайлар – әкият дөньясы ич.
...Әнәснең әнә теге акланда әнисе белән печән әйләндереп, җиләк җыеп йөргән чаклары. Әнәс әнисенә кочакка сыймаслык кыр чәчәкләре җыеп китереп бирә. Чөнки мескен әнисенә әтисенең чәчкә бирү түгел, җылы сүз дәшкәне дә юк. Әнисе шул чәчәкләрне өйгә алып кайтып, суга утырта. Аннары суын алыштырып торып, бик озак саклый. Әнәснең йөрәге тагын чеметеп куйды. Шуннан:
– Абый, әнә теге, әниемнең яраткан акланында туктыйк әле.
Иң беренче балалар төшеп йөгерде. Әнәс күкрәк тутырып туган як һавасын сулады да, акланга сузылып ятты. Балачактагыдай, бер тын болытларның төрле рәвешкә кереп агуын күзәтте. Галинасы бер кочак чәчәкләр җыеп өлгергән.
Әнәс тә кыр чәчәкләре җыярга тотынды. Иртәгә әни белән әти каберенә илтермен дигән нияттә иде. Алар тагын кузгалдылар. Абыйсы сорау артыннан сорау яудырды, җавап биреп кенә өлгер. Баштагы уйларны да чуалтып бетерде.
Менә кайтып та җиттеләр. Туй көтәләрмени, бөтен авыл җыелган.