Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
21 август 2020, 13:41

Яшен уты

Февраль урталарында Камилне урманнан аты белән эте алып кайтты.

Фәнүзә ЯКУПОВА
(Дәвамы).
Февраль урталарында Камилне урманнан аты белән эте алып кайтты. Гайшә төшләргә, ырымнарга ышанмаса да, кайнатасының төше рас килде. Камилне Зәбирә эргәсенә җирләделәр.
...Гайшә икенчегә малай алып кайтты. Әбүзәрнең башы күккә тиде. Дамир дип куштылар. Галия кызы гаиләсенә күчеп килде. Олыгаеп та бара.
Әбүзәр гел әтисен исенә төшерде. Әтисе белән уртак тел табып кына яши башлаганнар иде, ләбаса. Гайшәгә дә бик авыр булды. Әтисе йорт эшләрендә гел булыша, баланы да караша иде. Ә хәзер ике кулсыз калды.
Алар ишле мал, кош-корт асрады. Әбүзәр Гайшәсенә төрле яклап булышты, эшен җиңеләйтергә тырышты. Сыер саву аппаратын, дөнья кирәк-яракларын да сатып алды. Ул Гайшәсен гел саклады. Гайшә дә аңа йөрәк җылысын кызганмады. Апалары кайтып йөрде. Кунак дип, кул кушырып утырмыйлар, сыйланып, әзрәк ял итәләр дә, бакчага чыгалар. Эштән чирканмыйлар. Гайшәгә дә, үзләренә дә кайнатма әзерлиләр. Бердәмлектә, татулыкта яшәүләре ни тора. Балалары да тәгәрәшеп үсеп килә.
Бер көнне шулай икәүдән-икәү генә урманга киттеләр. Әбүзәр: “Минем бер аклан бар, син җиләк җыярсың, ә мин печән чабармын”, – диде. Алар табигатькә сокланып барды. Нинди генә кошлар сайрамый. Әкият дөньясы!
Гайшә чиләген тутырды. Әзрәк тамак ялгап алырга кирәктер дип, атлары эргәсенә килде. Ашъяулык өстенә өйдән алып килгән ашамлыкларын тезде. Ул бер тын сокланып иренә карап торды. Әбүзәр шул тиклем эшкә мөкиббән киткән ки. Гайшә яшь чагында Ходайдан нәкъ шундый ир сораган иде. Аллаһы Тәгаләнең амин дигәненә туры килде, күрәсең. Әйе, ул бик тә бәхетле. Әбүзәрен эштән кайтканчы сагынып бетә.
Гайшә тәлгәшле җиләк тотып, Әбүзәре эргәсенә килде. Әбүзәр, кәләшен күргәч, чалгысын агачка элеп куйды да, нечкә билләреннән күтәреп, шашынып үбәргә тотынды. Гайшә тыпырчынды: “Җибәр дим, юләр”. Ә үзенә бик рәхәт. Аның тир исләре дә Гайшәнең башын әйләндерә. Гайшә аңа җиләкләрне берәм-берәм каптыра башлады. Әбүзәр Гайшәгә: “Җаным, сине тагын ничек бәхетле итим икән?! Шундый татлысың син. Мин сине югалтсам, яши алмам». Гайшәнең көмеш тавышы челтерәгән чишмә суларына тиңләрлек. Ул, башын артка ташлап, энҗедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп көлә дә көлә. Шундый татлы мизгелне бернинди байлыкка да тиңләрлек түгел.
Алар шулай бер-берсенә сыенып, мәхәббәт диңгезендә йөзә-йөзә, ял итте. Әбүзәр, ашыкмыйча гына атын җигеп, арбасына әзрәк печән түшәде. Тезмәзләрне кабартып, печәнне тигез итеп каккалап чыкты. Гайшәсе аның эшләгәненә сокланып карап торды. Ул кыр чәчәкләре җыйды. Әнисе бигрәк та шул кыр чәчәкләренә мөкиббән. Ул нәрсәнедер исенә төшереп, күкрәгенә куеп исни. Күзләренә яшь тула. Яшьлеген, ире Тимерханны хәтер сандыгыннан уздыра, күрәсең.
Көн кичкә авышты. Бернинди җил әсәре дә юк, хәтта яфрак та селкенми. Кайтырга чыктылар. Әбүзәр Гайшәсенең аркасына терәлеп утырды. Шуннан әкрен генә сүз башлады:
– Җаным! Әллә тагын берәр кыз яки малай алып кайтабызмы? Йортыбыз зур, муллык...
Гайшә бу турыда үзе дә уйлана иде. Тик Әбүзәренә генә әйтергә базнат итмәде. «Ходай Тәгаләнең әмере, уйлашырбыз», – дип иренең аркасына ныграк сыенды. Алар йортка кайтып җитү белән, кызы белән улы йөгереп чыкты: «Әти-әни, сөенче, телеграмма килде. Әнәс абыйдан, алар юлга чыккан, кайтып килә».
Әбүзәр өчен бу бик тә куанычлы хәбәр иде. Телеграмманы кат-кат укыдылар. Гайшә әзерләнә башлады. Күрше-тирәгә дә хәбәр тиз таралды. Гайшә дулкынланды. Килендәше рус милләтеннән ич.
(Дәвамы бар).
Фото: img2.goodfon.ru
Читайте нас: