Гайшә бу йортка бәхет нуры белән керде. Колхозда икътисадчы итеп тәгаенләделәр. Авыл халкы үз итте. Әнисе атна саен килеп, кызына ярдәмләште. Кодагыен үзе юындыра башлады. Зәбирәгә бу гаилә белән гомер буе яшәгәндәй тоелды.
Тик чир үзенекен итте. Зәбирә бакыйлыкка күчте. Әйтерсең, улының өйләнүен генә көткән. Төпчек улы гына Тын океанда, су асты көймәләрендә калды. Әнәс әнисенең үлүен алты айдан соң гына белде. Ул бик әрнеде, елады. “Авылга аяк та атламыйм, өйләнәм дә, шушында калам”, – дип үзенә сүз бирде.
Тормыш дәвам итте. Бер ел үтүгә, Гайшә кыз алып кайтты. Илгизә дип куштылар. Камил киленне бик яратты. “Әти”, – дип өзелеп тора. Аякларына йон оекбашлар бәйләп кидерде. Өйгә Зәбирәсенең яшь чагы кайтып керде кебек.
Бар халык Яңа елга әзерләнде. Әбүзәр әтисеннән чыршы алып кайтуын үтенде. Камил яңа гына алпан-тилпән тәпи киткән оныгы өчен бөтен урман чыршыларын алып кайтырга әзер иде. Элеккечә, иң зур чыршыны сайлады, чак алып кайтып җиткерде. Шул бәләкәчне күрмәсә, сагына. Кай ягы беләндер Зәбирәсен хәтерләтә.
“Нишләп соң алма кебек балаларыма каты булдым, хатынымны санга сукмадым?” – дип гел үкенә-сыкрана Камил. Әбүзәр дә әтисенә җылы карашларын кызганмый.
Яңа еллар күңелле узды. Бала, чыршыга карап, исе китеп торды. Йомшак куллары белән ылысларына тотынган иде, чыр итеп елап җибәрде. Камилгә бу күренештән ничектер кыен булды. Тормышта аны да бит чәнчеп алган мизгелләр була. Камил тагын җәнлекләргә, кошларга җим салып кайтыйм дип, чыгып китте. Әбүзәр: “Әти, көн суык”, – дип карады, тик карт тыңламады.
Юк! Кеше сүзен тыңлый торган түгел. Аны урман көтә. Әнә нинди хозурлык, агачларга бәс сарган. Әкият дөньясы ич. Урмандагы йортына килеп җитеп, атына печән салды һәм аркасына үзенең толыбын япты. Этен өйгә алып керде. Мичен ягып җибәрде. Өй суык иде. Кар алып кереп, чәй куйды. Шуннан этенә боерык бирде:
– Син өйдә генә утыр. Мин хәзер ашатып кайтыйм әле барысын да. Алар бит мине көтә.
Эт күзләрен елтыратып, койрыгын болгап куйды. Камилнең караватына сикереп тә менде.
...Галия кызының мул тормышта яшәвенә, бәхетле булуына чиксез сөенде. Тик кодасының гына бәгыре каткан. Алар сөйләшеп тә утырды. Галия аның күңелен эретерлек сүзләр тапмады. Камилгә оныгы Илгизә генә юаныч бирде.
Әбүзәргә канат куйганнармени, йөгереп түгел, очып йөрде. Гайшәсен өзелеп яратты. Кызы белән уйнап туялмады. Әбүзәр әтисенең әнисенә бирмәгән назларын Гайшәсенә кызганмады. Җәй көне кыр чәчәкләре җыеп кайтты. Гайшә сөюдән исереп йөрде.
Камил өч көн инде Зәбирәсен төштә күрә. Бу төшләр шулай бер-берсенә охшаш. Ул урманда эшләрен бетереп, тамак ялгап алгач, әзрәк ятып торыйм, дип күзен йомды. Тагын шул төш. Өндәге кебек. Ничектер ишек ачылган сыман. Шуннан ерактан көлгән тавышы ишетелде. Ул арада Камилнең тыны кысылды. Ниндидер көч каядыр сөйри башлады. Камил ярдәм сорап кычкыра, тавышы чыкмый. Шул вакыт Зәбирәсенең яшь, матур чагы пәйда булды. Зәбирә кулын сузды Камилгә. Шуннан алар, кошлар кебек, икәүләшеп күккә ашты. Камил шыбыр тиргә батып уянды. Ул ишеккә күз ташлады. Көн кичкә авышып бара. Ә ишек чынлап та ачык иде. Ишек авыр, ачарга көч кирәк. Ә эте берни булмагандай йоклый. Камилнең йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Авыр таш бастырып куйганнармени, тын алырга бирми. Көч-хәл белән торып утырды. Ул ишеткәне бар иде. Имеш, үлгән кешеләр сине алырга килсә, озак яшәмисең икән.
Хатыны чирләгәч, ул биреште. Табиблар хастаханәдә ятып чыгарга киңәш итте. Ул өйдәгеләргә белгертмәде. Килененә генә төшен сөйләп алды. “Әниегез рухына атап, коръән укытып алыйк”, – диде Әбүзәргә. Тик Камил төнен йокларга курка башлады. Башы гел сызлады.
(Дәвамы бар).