Зәбирәне күргәч, улы башта танымый торды. Картайган, чак тын ала, коры сөяккә калган. Күзләрендә – сагыш. Әбүзәр әнисен күкрәгенә кысты. Икесенең дә күзләренә яшь тулды. Дәшми генә еладылар.
Зәбирәне авылга кайтардылар. Үз йомышына гына йөри ала. Әбүзәр әнисен ташлап, читкә китмәде. Авылда механизатор булып урнашты. Үз-үзенә, әти кебек комсыз булмаячакмын, дип сүз бирде. “Минем хатын ир иркәсе булып яшәячәк, бер авыр әйбер дә күтәртмәячәкмен”. Әни исән чагында башлы-күзле булып куярга, өйләнергә кирәк дигән карарга килде. Эштән әнисен сагынып кайта. Әтисе бөтенләй дәшмәскә әверелде. Шулай итеп, кышкы суыклар узып, ямьле язлар килде. Зәбирәне кабат хастаханәгә урнаштырдылар.
Гөлчирә ир бала тапты. Алар аерым яши. Гөлшаһидәсе Уфа егетенә кияүгә чыкты. Туйны Уфада ресторанда үткәрделәр. Зәбирәгә кода-кодагые бик ошады. Укыган, белемле кешеләр. Ике генә бөртек малайлары бар.
Шөкер, кызлары ирдән уңды. Менә улларын да башлы-күзле итәсе иде. Юньле хатын чыкса ярар иде, Ходаем, дип теләде эчтән генә.
Тормыш алга тәгәрәде. Сандугачлы җәйләр җитте. Әбүзәр көн буе эштә. Арып-талып кайтып егыла. Тик озак юанмый, өй эшләре җитәрлек. Әнисе чәй генә кайнатала. Зәбирә: “Улым, өйләнергә кирәк”, – ди сүз кузгаткалый башлады. Хәтта авыл кызларын да димләштерә. “Әни, үзем табармын. Миңа ошаган кыз – сиңа да ошар”, – диде. Әллә Ходайның “амин!” дигән чагына туры килде, әллә әнисенең ялвару-догалары барып иреште. Әбүзәр Гайшә исемле кызны очратты. Ул аның йөрәген биләп алды.
...Гайшә әтисен хәтерләми. Әнисе Галия белән әтисе Тимерхан бер-берсен бик ярата. Озакка сузмый кавышалар. Тимерханның әти-әнисе янында яшиләр. Тимерхан гаиләдә бер бала. Биатай белән бианай Галияне кызлары кебек якын күрә. Бераздан Гайшә туа. Матур гына яшәп ятканда сугыш чыга.
Гайшәгә әти назы тоеп үсәргә язмый. Дүрт елдан соң Галиягә иренең үлем хәбәре килә. Ул ышанмый, көтә. Кешене өмет яшәтә диләр ич. Картлар бер бөртек газиз баласының үлемен күтәрә алмый, бер-бер артлы китеп бара. Шулай итеп, Галия кызы белән ялгызы кала. Биатасыннан калган кул арбасы белән утынын, печәнен ташый. Галияне ярәшеп килүчеләр дә була. Ул барысын да кире кага. Миңа ир булсалар да, балама әти булмаячаклар, ди.
Гайшә сылу кыз булып үсеп җитә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфа кооператив техникумына керә. Диплом алып, авылларына кайта. Аны ике куллап колхоз идарәсенә хисапчы өйрәнчеге итеп алалар. Алты айдан соң үзаллы эшли башлый.
Гайшә эшли башлагач, күзләре ачылды бераз. Кәҗәләрен сыерга алыштырдылар. Галиягә кәҗәсеннән аерылу бик авыр булды. Күрше авылдагы бер танышына сатып җибәрде. Табиблар оныгына кәҗә сөте эчерергә кушкан икән. Баланың үпкәсендә чире бар, ди. Бик юксынды кәҗәкәен. Абзарга барып керсә, гел каршында басып тора кебек. И аның бәкәйләре. Гайшәсе күрмәгәндә елап та алды. Әллә соң барып алыйммы кире, дигән уйлар да килде башына. Чирле сабыйны исенә төшереп, уеннан кире кайтты.
...Камил урманыннан кайтып кермәде. Кайчак кунып та калгалый, кереп җылыну өчен кечкенә йорты бар. Кыш көне хайваннарга азык куя. Урманны каравыллый. Менә шулай комсызланып җыйган малыңның рәхәтен дә күрми яшә инде, дип үзалдына көрсенеп тә куя вакыт-вакыт. Зәбирәсе чирләгәч, дус-түрәләр дә гаип булды. Тормыш бер мизгелдә челпәрәмә килде.
Гөлшаһидәсе игезәк кызлар алып кайтты. Алар ире белән авылны урап киттеләр. Әбүзәр күрше хатыннарын чакыртып, апасы кайтуга йорт-кураны тәртипкә китертте. Әтисе дә кайтты урманыннан. Зәбирә иртәдән үк балаларын көтте. Көткән кешегә озак тоела бит ул. “Эх, чирләмәсәм, балалар кайтуга аш-суын да өлгертер идем. Йөгерә-йөгерә мунчасын да ягар идем, оныкларымны йомшак себерке белән чабар идем”, – дип уйларына чумды. Ярый әле Әбүзәре булдыклы. Бар эшкә дә җитешә.
Менә көткән сәгатьләр җитте. Капка төбенә җиңел машина килеп туктады.