Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Илһамият
8 июль 2020, 18:25

Яшен уты

Зәбирә бу кунак бүлмәсенә бик сирәк керә.

Анда да юып-җыештырырга, тузан сөртергә генә. Кара әле, ничек рәхәт икән бит ял итүләре. Баласы Зәбирәне, читлеген ачып, иркенгә чыгаргандай булды. Алларына тезләнеп, ризыкларны авызына каптыра. “Әни, мин сине үземә кайтып алам. Апа белән дә сөйләштек бу хакта. Табибларга күренергә кирәк”, – диде катгый карарга килеп Гөлшаһидә.
Бу төн аларныкы иде. Тышта ник бер җил әсәре булсын! Гөлшаһидә әнисенә карап: “Әни, ай безгә күз кыса түгелме ул?! Күрче, нинди якты яна йолдызлар! Атылып кына торалар», – диде.
– Әни, йолдыз атылса, җир йөзендә бер бала дөньяга аваз сала диләр, шул дөресме икән? – дип сөйләнде.
Зәбирә, кызына карап, аның үткерлегенә, кыюлыгына куанды. Тормышта үз урынын тапса ярар иде дип, эченнән теләк теләде.
Алар таң атар алдыннан гына татлы йокыга талды. Зәбирә уянып китсә, иртәнге сәгать 10. Сарайга торып йөгерде. Сыер савылган. Сөте генә сөзелмәгән. Маллар көтүгә куылган. Аптырады бу хәлгә. Сөтләрен урнаштырып, кош-кортын ашатыйм дисә, аларга да җим салынган. Могҗиза. 30 елга якын яшәп, мондый хәлнең булганы юк иде. Ул эченнән генә көлеп куйды. Җәй уртасында кар ява күрмәсен, дия-дия, өйгә атлады. Калын пәрдәләрне тартып куйды да, янә кызы янына кереп ятты.
Уянып китсә, кызы юк. Аш бүлмәсенә чыкса, Гөлшаһидә биленә алъяпкыч буып, мәш килә. Чәчен җыеп бәйләп куйган косынкасы да килешле. Ашы кайный. Көйли-көйли токмач кисә. Зәбирә бик озак кызына сокланып карап торды. Гөлшаһидә дә әнисен абайлап, елмаеп җибәрде.
– Менә шулай, әни җаным. Сиңа бу тормышта үзеңнең кадереңне белергә өйрәнергә вакыт. Гомер буе ир көйләп яшәдең. Синең кай җирең ким аңардан? Нигә үзеңне кимсеттерәсең? Эш атына әйләндерде бит сине әти, – дип янә кичәге сүзне башлады.
Шуннан эшен төгәлләп, янә әнисен килеп кочаклады. Зәбирә аңлый: кызы хаклы. Тик соңрак шул. Чире чорнап-биләп алды.
Гөлшаһидә өч көн кунак булды. Зәбирә өчен зур шатлык иде бу.
– Әнием, мине заводта көтәләр. Диплом белән. Бер бүлмәле фатир да бирмәкчеләр. Озакламый сине кайтып алам. Табибларга күренербез.
Камил Гөлшаһидәнең күзенә чалынмаска тырышты. Иртүк сыерын савып, көтүгә куа да, тамак ялгап, эшенә ашыга, төнлә генә кайта. Гөлшаһидә аңа Гөлчирәнең бәби көтүен дә, дип-лом алуын да сөйләп тормады. Чөнки ул шатлана белми. Бар эше акча санау. Кызы киткәч тә, Камил йорт эшләрен эшләште. Хәтта бакчадагы чүпкә кадәр утады. Печәнне күрше-күлән хәстәрләште.
Кибеттән тәм-том ташыды, җиләк-җимеш кайтарды. Элекке кебек сүгенмәде, акырмады.
– Зәбирә, иртәгә сине районга хастаханәгә алып барырга сөйләштем, – диде бер көн.
Зәбирә:
– Юк, кирәкмәс, – дигән иде дә ире сүзендә нык торды. Камил Зәбирәне иңнәреннән кысып кочаклады. Иренең күзләренә төелгән яшьне күреп, Зәбирә телсез калды. 30 ел бергә яшәп, беренче тапкыр кочаклады бит ул аны!
Икенче көнне хастаханәдә бик озак булдылар, байтак табибларга күренделәр. Чире азган. Йөрәк, астма, бөерләрендә дә бар. Олы гына яшьтәге табиб:
– Энекәш, хатыныгызда чир бер кочак. Өметләндерә алмыйм. Дәвалап карыйбыз, безнең бурыч бу. Бүген үк салабыз. Даруларның күбесен сатып алырга туры килер.
Камил бу кадәресен көтмәгән иде. Зәбирә хастаханәдә калды. Камилнең тамагына төер утырды. Ирексездән күзләреннән яшь акты. Үзе гаепле. Бичараны эт урынына күрде. Комсызланып, байлык җыйды. Нигә кирәк булды? Кызы мөртәт дип дөрес әйтте. Юл буе Зәбирәсен сакламаганга үзен тиргәде. Үкенде. Үткәннәрне кире кайтарып булса иде дә бит. Юк икән шул. Зәбирә айдан артык ятты хастаханәдә. Табиблар төрле фикердә, төрле уйда. Операцияне күтәрәлмәс диләр. Алар аны башкалага җибәрергә булды.
Анда кызлары, кодагыйлары уратып алды. Алар алмашлап килде, хастаханә юлын такырайтып бетерде. Тик Зәбирә көннән-көн сулды.
Октябрьдә Әбүзәр хезмәтен тутырып кайтты. Әтисе белән салкын гына исәнләште. Эче тулы нәфрәт иде аның. Әнисен кызганмады, эш өчен генә асрады ул. Йорт эчендә кот калмаган. Шыксыз-нурсыз. Кыйммәтле, зиннәтле йорт җиһазларының да яме юк.
Әбүзәр әнисенең халатын кочаклап, озак елады. Әтисе урманнан кайтмый диярлек. Каравылчы йортында куна. Сыер малын бетергән. Тавыклары, вак малы гына калган.
(Дәвамы бар).
Фото: st-gdefon.gallery.world
Читайте нас: