Туймазы хәбәрләре
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Илһамият
29 июнь 2020, 15:00

Яшен уты

Зәбирә балачактан ук китап-ларга мөкиббән.

Зәбирә балачактан ук китап-ларга мөкиббән. Төн буе укыр иде. Мәрхүмә әбисе: “Кызым, күзсез кала күрмә! Күп укыйсың бит”, – дип әйтә иде. Шул елларда Зәйнәб Биишева, Габдрахман Әпсәламовның китапларын укып туялмады. Кызына да “Ак чәчәкләр” повестеннән алып кушты Гөлшаһидә исемен. Камил каршы килмәде.
Зәбирә тәрәзәдән кызының төз-сылу буй сынын күреп калды. Өлгергән алма кебек инде балакае. Ул тиз генә чәен яңартты. Бераз дулкынланса, бер бетмәгән ютәле бимазалый башлый. Менә кояштай балкып ишектән Гөлшаһидә килеп керде. Ул кызына карап, үзенең яшь чагын исенә төшерде. Бу кадәр дә үзенә охшагач та охшар инде. Суйган да каплаган. Бәхете генә була күрсен.
Әтисе урманда, корыган агачларны кистерә икән. Алар икәүләп бик тәмләп чәй эчте, күчтәнәчләр белән сыйланды. Әбүзәр энесе дә көзгә армия хезмәтен тутырып кайта, Алла бирса. Әнәс диңгез флотына эләкте. Ул хәтта киткәнче абыйсын да күреп өлгерәлмәде. Өч ел хезмәт итәсе.
Әнисе зарланмаса да, Гөлшаһидә аңа авыр икәнлеген тойды. Гомер буе иренә хезмәтче булды ул.
Гөлшаһидә апасының озак-ламый бәби алып кайтачагын кат-кат сөйләде. Кияүнең әти-әнисе киленнәрен өрмәгән җиргә утырт-мый. Базардагы бөтен җимеш фатирларына күчкән. Гөлчирәдән кер дә юдыртмыйлар икән. Үзләре үтүкли. Гөлшаһидә туктамый, сөйли дә сөйли. Зәбирәнең исә күзләреннән бертуктамый яшь ага. Гөлшаһидә бу йортка бер кочак шатлык алып кайткан. Ходайга мең рәхмәт. Зәбирәнең ялварып сораган бәхет-тәүфыйкларын бирде бит.
Әнисенең кулында кызының кызыл дипломы. Гөлшаһидә аны кысып кочаклаган. Ул да булмый шушы татлы ләззәттән икесе дә куркып айнып китте. Әтисенең әшәке сүгенүе, акыруы дөньяны караңгылатып җибәрде. Болыт капладымени. Хәтта өй алдындагы казлар да бәбкәләренә таба йөгерде.
Әнисе әтисе кайтуга көн саен капканы ачып, ябып торырга тиеш икән ләбаса. Уллары булмагач, Зәбирәгә каныга. Үзенең корсагы зур, эшләргә комачаулый. Зәбирә кинәт агарып китте. Җитмәсә, ютәле кузгалды, тын алырга да ирек бирми. Ул йөгерә-йөгерә барып, авыр тимер капканы ачты. Камил исә һаман сүгенә. Кызы кайтканын белми әле ул. Кинәт Гөлшаһидә уктай атылып килеп чыкты да, атасы каршына басып аның үзеннән яман акырырга тотынды. Камил бу хәлне көтмәгән иде. “Җитте сиңа, ул бит исерек хатын түгел. Нигә аны рәнҗетәсең? Нигә санга сукмыйсың? Яратмагач, торма, аер. Әнине үтерәсең бит, чак тын ала. Әллә теге дөньяга байлыгыңны алып китәрсеңме?” Гөлшаһидә кызганнан кызды. Әтисе хәтта бөкрәеп, бәләкәйләнеп калды. Гөлшаһидә әнисе өчен дә, туганнары өчен дә гомер буе җыелып килгән төенне ачып селекте. Хәтта эте дә Камилгә карап усал итеп өрде. «Әнигә бит этеңә караган кебек тә карамыйсың. Вөҗдан, намыс, миһербанлык юк. Син мөртәткә әйләнгәнсең».
Гөлшаһидә, калтыранып елаган әнисен куенына алып, өйгә атлады. Камил баганадай катып, телсез калды. Бернәрсә дә аңламады. Кызы шушы сүзләре белән Камилне айныткандай итте.
Күтәрмә дә бик озак утырды ул уйланып. Әллә кызының ачыргаланып әйткән сүзләре, балаларының гомерлек үпкәсе, әллә байлык артыннан куып, заяга узган гомере уйланырга мәҗбүр итте. Өйгә керергә ашыкмады. Гөлшаһидәсе тагын ташланыр. Бала дөрес әйтә. Бу байлыкның бер яме юк ич. Ул бит Зәбирәсе белән утырып чәй дә эчми. Кунакка да ялгызы йөри. Зәбирә табында озак утыралмый, ютәле борчый.
Аның тамагына аш бармады. Гөлшаһидә исә кунак бүлмәсенә табын корып, әнисен бала кебек карады. Йомшак кәнәфигә утыртып, әнисенә дә шелтә белдерде. “Теш күрсәт. Ник гел аның җаена гына яшисең? Кара үзеңә, 70 яшьлек карчыклар да ару күренә. Әтигә кара. Чиртсәң, каны чәчрәп чыгачак. Ул бит этенә дә күбрәк хөрмәт күрсәтә”, – дип тезде кызы.
(Дәвамы бар) .
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас