Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
22 июнь 2020, 16:30

Яшен уты

Зәбирә әзерләнде. Баласына үзенә тәтемәгән ир бәхетләре сорап ялварды Ходайга, эчтән генә бөтен белгән догаларын укыды.

Кода-кодагый буласы кешеләр шәһәрдән. Бик тә ачыклар, гадиләр. Шаярып кына сөйләшәләр. Зәбирә аларны бер күрүдә ошатты. Күптәнге танышлары кебек иде. Алар да химия заводында эшләп, хаклы ялга чыккан. “Безнең дә бакча бар. Ераграк, әлбәттә. Әмма “Жигули” машинабызда барып йөрибез. Җәй буе мәш киләбез табигать кочагында. Көз көне эшкәртелгән җиләк-җимешне төяп кайтабыз”, – дип сөйләделәр.
Зәбирә аларны игътибар белән күзәтте. Әйтерсең, кичә генә кавышканнар. Бер-берсенең күзенә сөю-наз белән генә карыйлар. Зәбирә үзенең соклануын сизмичә, уйларына чумып утырганда ире, йоклап киттеңме әллә, дип кабыргасына төртте. Камилнең йөзе болытлы көн кебек иде. Кодалар туй көнен сөйләшәләр икән. Зәбирә: «Үзегезгә, балаларга кулай көнне сайлагыз, без ничек тә риза. Иртәгәдән туй ясарга әзербез», – диде. Бу юлы Камил Зәбирәнең сүзен екмады.
Туйны җәйнең иң матур көннәрендә үткәрделәр. Бәйрәмгә ямь өстәп, кошлар сайрады. Онытылмаслык туй булды бу. Гөлчирә беренче тапкыр әтисенең ак “Волга”сына утырды.
Яңа тормыш башланды. Гөлчирәләр бер тын иренең әти-әнисе белән яшәп алды. Алар шундый мәзәк. Бердәм, әдәпле, миһербанлы, олы җанлы. Әтисе киенеп, бала кебек, ишек төбенә килеп баса. Әнисе исемлек төзеп, акча, зур сумка тоттыра. Шуннан әнисе әтисеннән ике бит очын үптерә. Хас зур балалар инде менә!
Иртән икесе дә шым гына торып, иртәнге аш әзерлиләр. Аннары бүлмәләренә кереп шылалар. Әйтерсең, качышлы уйныйлар. Балалары чыгып киткәч кенә, торып чәйлиләр. Бер-берсенә җаным, матурым дип эндәшәләр. Гөлчирә өчен бу гаиләдә яшәү җәннәтләргә тиң. Алар орыша да белми кебек. Бианасы кызым-балам дип кенә тора. Кызлары Рима иркәрәк. Тәртипле Гөлчирәгә нәрсәләр генә сөйләми, аннары икәүләп шаркылдап көләләр. Алар бер-берсен шундук якын итте. Бианасы керләрен дә аермый, тигез күреп юып-үтүкли.
Озакламый Гөлчирәнең бәби көтүе мәгълүм булды. Бианасы бөтен кибетне иреннән өенә ташытты. Онык туа, витаминнар кирәк. Күп тә үтмәде Римгә бер бүлмәле фатир бирделәр. Әмма өйдәгеләр яшьләрнең аягын да атлатмады. Гөлчирә бәбидән котылсын, әзрәк исәйсен, аннары башка чыгарсыз диделәр.
Зәбирә кызының бәхетенә чиксез шат. Икенче кызы Гөлшаһидә дә инженер-технолог һөнәрендә тукталды, укырга керде. Ул укуын читтән торып тәмамлады. Диплом алгач, авылына шатлыгын уртаклашырга кайтты. Әнисе генә өйдә булсын иде. Өзелеп сагынды газизен. Ул аны чын йөрәктән кызгана. Башында бер уй бөтерелде. Әгәр энеләре башлы-күзле булса, әнисен янына алдырачак. Әнисе – чын эш аты. Берни күрми яши бу дөньяда. Тормышмени бу, зиндан.
Автобустан төшкәч, Гөлшаһидә туган авылы чирәме буйлап атлады. Босоножкасын салып, балачактагы кебек йөгерергә теләде. Үлән аяк табанын кытыклады. Гөлшаһидә бу матурлыкны, хозурлыкны әйтеп-аңлатып кына да бетерә алмый. Аны мотлак үзеңә күрергә кирәк. Туган-үскән җир сагындыра шул ул. Балачак хатирәләре яңара. Бу кичерешләр читтә яшәгән һәр кешегә хастыр, мөгаен.
Уйларына чуалып, туган йортына таба атлады ул. Гөлшаһидә алдан әнисенә шалтыратты. Зәбирә кызын көтә иде. Кече кызы бигрәк якын аңа. Ул бәләкәйдән үк әнисенә сарылды, иркәләнә белде. Өйдәгеләр аны “иркә песи” дип атады.
(Дәвамы бар).
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас: