“Син нәрсә? Укытучы була, имеш. Акчалы эш карарга кирәк. Әнә заводта көрәп алалар. Эшләгән кешеләргә бушка фатирын бирәләр”.
Гөлчирәнең әтисе ихтыярына каршы торырлык көче юк иде. Әтисе өйдә барысына да баш. Балаларының да язмышын ул хәл итә.
Гөлчирә Уфага китеп, химия заводына эшкә урнашты. 17 яшьлек авыл баласы яңа тормышка аяк басты. Башта әтисенең икетуган абыйларында яшәде. Хатыны марҗа булса да, татар телен яхшы белә. Алар Гөлчирәне үз кызы кебек кабул итте. Балалары күптән башлы-күзле үзләренең. Икесе дә хаклы ялда. Авылдан ите, мае килеп торыр дип тә өметләнгәндер инде алар, бәлки. Кая инде! Гөлчирәгә бер чиләк бәрәңге, бер литр сөт эләгә. Башка нәрсә бирергә уенда да юк атасының. Кайвакыт әнисе яшереп кенә итен, маен биреп җибәргәли. Әтисенә күрсәтү юк, куркалар. Камил акчаны көн дә санап, кабат яшереп куя. Соңгы арада ашауны да кыса башлады. Зәбирәнең ачуы килә, тик күтәрелеп, сүз әйтергә базнат итми.
Беркөнне, елардай булып, ирле-хатынлы күршеләре килеп керде. Әҗәткә акча сорыйлар. Улларына операция кирәк. Уфада ясамыйлар, Мәскәүгә җибәргәннәр. Көз көне суясы мал бар, шуңардан кайтарырбыз диләр. Камил сабыр гына тыңлап торды. Аннары: “Күрше, мин машина алдым бит, үзебез дә хәзер каты-котыда”, – диде. Зәбирә иренең алдавына түзә алмыйча, үзе дә сизмәстән әйтеп салды: “Ничек инде?” Әмма аның авызын тиз япты ире: “Бар, эшеңдә бул. Эшең беттемени?” – дип акырды.
Зәбирә күршеләрен кызганды. Ире төн буе акча саный. Яңадан ике “Волга”лык акчасы бардыр, валлахи. Күршеләре чыгып киткәч, Камил Зәбирәгә ишетмәгәнен ишеттерде.
...Гөлчирә читтән торып институтка укырга керде. Тулай торактан урын да булды. Уку бик җиңел бирелде. Заводның үзендә эшләгәч, бар нәрсә аңлашыла. Әнисе, туганнарына була авылга ешрак кайта. Ул кайтса, өйгә кот керә.
Көзгә Әбүзәрне армиягә алдылар. Улы киткәч, Зә-бирәгә эш артты. Төпчеге Әнәсне жәлләп, ир-ат эшен дә үзе тартты. Илле яшь тә юк әле аңа. Йөзенә карасаң, 70не бирергә була. Юньле ир калтайта, юньсезе картайта, дигән мәкаль дә бар бит.
Тормышы җиңеләймәде. Авызында тешләре дә коелып бетеп килә. Иренә нык сызлыйлар, район дәваханәсенә алып бар әле дип әйтеп караган иде дә, ире күзенең агы белән генә карады. Уттай эш өстендә нинди теш ул тагын. Әнә үлән белән чайка, янәсе. Зәбирә башкача сүз катмады. Соңгы вакытта тик торган җирдән башы сызлый. Янә түзә. Ә Камил яшәрә, корсаклары үсеп, җилкә-яурыннары киңәеп китте. Элекке байлар кебек. Башыннан түбәтәен салмый.
Гөлчирә заводта эшләгән бер инженер егет белән танышты. Аларның уйлары бер иде. Егет шәһәрдән. Әти-әнисе тигез. 10нчыда укыган сеңлесе бар. Рим Гөлчирәне танышырга алып килгәч, кыз аптырап калды. Бу гаилә шулкадәр бердәм. Уен-көлке тынмый, бер-берсен ихтирам итәләр. Өч бүлмәле фатир. Әнисе Әнисә ханым Гөлчирәне кая утыртырга белмәде. Үзе чибәр, акыллы, уңган. Бүлдерми, һәр сүзен үлчәп сөйли. Римнең әти-әнисе кәләшне бер күрүдә ошатты. Бик озак йөреп юанмадылар, Рим кыз сорарга килде.
(Дәвамы бар).