Туймазы хәбәрләре
-7 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Илһамият
20 апрель 2020, 17:00

Яшен уты

Тагын ике елдан уллары Әбүзәр туды.

Тагын ике елдан уллары Әбүзәр туды. Дөнья түгәрәкләнде. Улы тугач, Камил бераз йомшара төште. Арзанрак хакка булса да, Зәбирәнең өс-башын юнәтте.
Дүртенчегә Зәбирә тагын бер малай алып кайтты. Әнәс дип куштылар. Итәк тулы бала. Камилнең саранлыгы, кырыслыгы көннән-көн артты. Ул умарталарын урманга да, ихатасына да куйды. Район үзәгенә барса, затлы келәмнәр, өй җиһазы төяп кайтты. Йорт эче музейны хәтерләтә башлады. Кунакка бик сирәк йөрделәр. Барсалар да, озак юанмыйлар. Ашап-эчкәч, балалар өйдә дигән сылтау белән кайту ягын карыйлар.
Зәбирәнең әбисе оныгын кызганды. Үзен гаепле тойды. Күзе дә ачылмаган баласын эт авызына илтеп тыккан кебек иде. Бәхет байлыкта түгел шул. Зәбирәсен еллар буе күрә алмаган чаклар булды. Үзе барырга кыенсынды. Кияве бик кеше яратып бармый. Оныгына авырлык китерәсе килмәде.
Әбисе 80 яшен тутыралмыйча гүр иясе булды. Зәбирә бик елады. Әбисе аңа инәсен дә, атасын да алмаштырган кеше. Әбисен бар шартын китереп, зурлап җирләделәр. Камил каршы килмәде. Бәлки, әзрәк кешедән оялгандыр.
...Бүген ире тагын эш кушып китте. Төшке ашка районнан кунаклар киләчәк.
– Табын әзерлә. Бәлеш, тәбикмәк, ашың булсын. Һәммәсен дә өлгерт. Ишетсен колагың, өс-башыңны да кара. Карачкы кебек йөрмә. Юньлерәк күлмәк ки, – диде дә ишекне шартлатып ябып чыгып китте.
Зәбирә тәмам туйды бу тормыштан. Кимсетү, мыскыллау, катгый караш, җитмәсә, берөзлексез яуган боерыклары. Ул тамагындагы төерне йотып, янә йорт мәшәкатьләренә чумды.
Кая барсын соң? Әбисенең йорт-курасы җимерек. Дүрт баланы үстереп, кеше итәргә кирәк. Зәбирә үзен тиргәде. Имеш, йомшак, ире шуннан файдалана. Кешене үзгәртеп булмый, күрәсең. Камил балаларына карата да кырыс, таләпчән. Тиргәп-сүгеп кенә тора. Йортта мин – баш, миннән узып сүз сөйләмәгез, ди. Ярый әле әниләре йомшак, аларга ана назы да җитә. Хәзер кызлары буй җитеп килә. Чибәрләр. Кул арасына кереп баралар. Эш кушып, әйтеп торасы түгел, үзләре белеп эшли. Малайлары Камилгә ияреп урманга йөри. Эшкә өйрәтә. Ә малайларга нәрсә инде, аларның урамда уйныйсы килә. Яшьтәшләре белән су коенасы, болында чабасы... Юк инде, әтиләре сүзеннән чыгалмыйлар, балачак шуклыкларын онытып торырга туры килә.
Камил төшке ашка кунаклар ияртеп кайтып керде. Кунак бүлмәсендә табын әзер. Бар да тәртиптә, ризык мулдан. Ашап туярлык түгел. Кунакларда Камилнең тормышына карата аз-маз көнчелек тә чагылып китә. Тырыш, тәрбияле гаилә дигән фикердә калалар. Мунчасы да ягылган. Кымызын, казылыгын Зәбирә үзе ясый, бар якка да булдыра. Кунаклар исә шартлар чиккә җиткәнче ашап, ял итеп китә. Зәбирәне кайбер күрше-күлән кызгана. Рәнҗеткәне дә бар арада.
Ике-өч көн үтүгә, Камил янә боерык биреп, районга китте. Ул Зәбирәгә бернәрсә дә сөйләми. Барысын да үзе хәл итә. Зәбирә аның өчен хезмәтче кебек. Аларның икәүдән-икәү чөкердәшеп чәй дә эчкәне юк. Аерым йоклыйлар. Зәбирә төнлә начар йоклый, кул-аяклары сызлап җәфалый, ойый.
Ап-ак “Волга”да Камилне үзе яшендәге бер ир китерде. Озата килгән тагын ике ир аларның капка төбендә туктады. Көлешә-көлешә, Камил кунакларны өйгә дәште. Тагын сыйландылар. Камилне котлап, гаиләсенә бәхет теләп, хушлашып чыгып киттеләр. Зәбирә үзен кирәкмәгән бер йорт җиһазы итеп тойды. Урамда бала-чага машинаны уратып алган. Тотынып, сыпырып карый.
Камил ачы сүгенеп, балаларны куып җибәрде. Машинасын кадерләп, зур гаражына кертеп бикләде. Балаларына: “Сыдырыла күрмәсен, машина тирәсендә буталмагыз”, – диде. Тиз арада укып чыгып, машина йөртү таныклыгы да алды. Зәбирәгә барыбер. Ул машинаны үзе өчен алган. Ник шунда самолёт кайтарып куймый...
Олы кызы унынчыны тәмамлады. Институтка керү иде нияте. Әнисе юлын сайларга, укытучы булырга исәбе. Әнисе риза. Тик әтисе нәрсә дип әйтер. Гөлчирә батырлыгын җыеп, атасына укырга керергә җыенуын тиште. Әтәй кеше кызып китте.

Фәнүзә ЯКУПОВА

(Дәвамы бар).

Читайте нас: