Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
7 апрель 2020, 17:30

Яшен уты

Әбүзәрне хирургия бүлекчәсенә салуларына атна-ун көн инде.

Фәнүзә ЯКУПОВА
Әбүзәрне хирургия бүлекчәсенә салуларына атна-ун көн инде. Аның белән бергә ике яшь ир ята палатада. Диагнозлары бер. Егетләр Әбүзәргә яхшы мөгамәләдә. Сорашып-танышып алырга уйлаганнар иде дә: «Егетләр, соңрак. Хәл шәптән түгел, кәеф юк», – дип кырт кисте. Янына килүче дә юк. Хәтта телефоннан да шалтыратмыйлар. Балалары бар. Кызы Илгизә, улы Дамир. Тик беркайчан да аларның хәлен белешмәде, тормышлары белән кызыксынмады ул. Үз тормышына үзе аяк чалды.
Шәфкать туташы: “Әбүзәр абый, хәлегез ничек? Сезгә укол куям хәзер”, – дигәч, уйларыннан айнып китте.
Әллә фикер йомгагы өзелгәнгә, әллә аягы сызлауга, йөзен чытып, ыңгырашып куйды. Шәфкать туташы аны баладай юатты. Ягымлы карашы, сүзләре белән күңелен күрергә тырышты. Әбүзәргә исә барысы да бу дөньяда усал, мәкерле тоелды.
Тышта ноябрь. Бер карасаң, кояш чыга. Икенче караганда, кар катыш яңгыр ява. Көзне балачактан яратмады Әбүзәр. Яңа елны исә зарыгып көтте. Балачак хатирәләре күңелгә уелып кала шул ул. Әтисе урманнан купшы чыршы алып кайтыр иде. Апалары Гөлчирә, Гөлшаһидә, энесе Әнәс кәгазьдән кар бөртекләре кисә, сурәт ясый. Әбүзәр тактадан кисеп, зур йолдыз ясап куя. Аны кызылга буяп, чыршының очына урнаштыралар. Бөтен өйгә таралган ылыс исеннән башлар әйләнә.
Әтисе Камил саран, кырыс, үзсүзле кеше. Әнисе Зәбирә аның киресе, йомшак күңелле, эчкерсез, сабыр, юаш, җитмәсә, чибәр. Әтисе өйдә булмаганда, балаларын сөя, назлый. Әти кайтса, өйдә тынлык, шаяру бетә. Бер сүз дәшмичә барысы берьюлы утырып ашый. Беркөнне кичке аш вакытында Гөлшаһидә авызын чәпелдәтә башлады. Әтисе ачулы карашын төбәп: “Нәрсә, әллә сыердан үрнәк аласыңмы?”– дип бик каты әйтте. Апасының күзләренә яшь тулды. Тамагына аш бармады. Каушаудан кашыгын төшереп җибәрде. 15 яшь иде аңа бу вакытта. Торып китәргә урыныннан кузгалуы булды: “Утыр, кая барасың!” – дип кырт кисте Камил. Хатынына да өлеш чыкты: “Нәрсә тораташтай каттың, бир икенче кашык. Җыен булдыксыз!” – дип сүгенде.
Әтиләре эчми, тәмәке тартмый, хатын-кыз белән дә чуалмый. Ул урман каравылчысы. Ишле мал тоталар. Ике ат, мотоцикллары бар. Зәбирә иртәнге сәгать биштән кичке 12гә кадәр аяк өсте. Җитмәсә, җәй көне басуга чөгендер утарга чыга. Декабрь җиткәнче басуда. Туң чөгендерне кисеп, чистартып, машинага төяп, шикәр заводына озаталар. Өйгә өшеп-туңып кайтып керә дә, җылы ашын да тыныч кына ашый алмый, абзарга мал карарга чыгып йөгерә. Иренең сүгенүеннән курка. Буйсынып, сүз әйтергә куркып яши. Кызлары кул арасына керде, шөкер.
...Зәбирә әнисе яклап карт әбисе карамагында үскән ятим бала. Кызының төсе. Сугыш чыккач, башта әтисе фронтка китә. Әнисе шәфкать туташы булып эшли. Алты айдан соң аны да сугышка алалар. Балага исә ике яшь кенә була. Башта хатлары килеп тора. Әни сугыштан соң медальләребез белән бар дөньяны балкытып, ирем белән икәүләп кайтып керәчәкбез, дип яза. Тик хатлар килүдән туктый. Кара кәгазь бөтен өметләрне өзә. Зәбирә ятимлекне тоймыйча, әбисе назында иркәләнеп үсә. Мәктәп тәмамлагач, Уфага педучилищега укырга керә. Укып чыгып, диплом ала. Авылда башлангыч сыйныфта укыта.
Әбисенең яше бара. Ул үзе исән чакта Зәбирәсен башлы-күзле итәргә тели. Мәктәптә бер ел эшләгәннән соң, Зәбирәне димләп киләләр. Хәлле генә кешенең улы. Эчми, тартмый, урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Камил исемле, 10 яшькә олырак. Төскә-биткә дә ярамаслык түгел. Тик Зәбирәнең генә йөрәге кабул итми. Әбисен кызганып, хәерчелектән, мох-таҗлыктан котылырга теләп, чыгарга ризалык бирә. Туй кебек мәҗлес тә коралар.
Башта Камилнең әти-әнисе белән торалар. Тора-бара яратырмын, ияләшермен дигән уйда яши. Тик Камил артык кырыс. Хисләрен белдерми. Туйга кергән акчаны шундук җыеп куйды. Җитмәсә, кисәтеп куйды: «Син ялгыш кына да акчага кагыласы булма». Зәбирәнең өстенә салкын су койган кебек булды. Җәйге эссе көн иде бит. “Ярый, кагылмам”, – диде.
Камил зур алты почмаклы өй бетерде. Бер елдан кызлары туды. Исем туен артык зурлап тормадылар, якыннарын, туганнарын гына чакырдылар. Гөлчирә исемен Зәбирәнең әбисе куштырды. “Мин карт инде, карт кеше исем кушса, кеше озын гомерле була”, – дип өстәде. Ике елдан дөньяга Гөлшаһидә аваз салды. Зәбирәнең тын алырга да вакыты юк. Камиле мал-тураны ишәйтте. Үзе көн озыны урманда. «Мәктәпкә эшкә чыгасым килә», – диде ул бер көнне, иренә сүз катырга базнат итеп. Камил кызып китте. Аты-юлы белән сүкте. Өйдә генә утыр, бала кара, маллар синең өстә, диде. Ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Зәбирә башкача сүз куертмады.
(Дәвамы бар).
Фото: infourok.ru
Читайте нас: