Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
7 апрель 2020, 17:45

Бүкән

Мостафаның яшьтәшләрен-нән авылда мин генә калганлыктан кайту белән яныма ашыкмый чарасы юк.

Мостафаның яшьтәшләрен-нән авылда мин генә калганлыктан кайту белән яныма ашыкмый чарасы юк. Ел саен, гадәттә җәй айларында, ялгыз әнисен кайтып бага, йорт-каралтысын төзәткәләп, ындырдагы печәнен чабып, кәҗә-сарыкларына хәстәрләп китә. Гаиләле подполковник күп вакыт ялын ялгызы уздыра. Куе кашы астыннан күкшел күзләрен челт-челт йомып, эре ак тешләрен «мә, сана» дигәндәй, киң елмаеп, трикода килеш каршыма килеп баса да:
– Авылдашың, яшьтәшең «Бүкән» прибыл для проведения очередного отпуска, – дип, урысчалы-татарчалы доклад ясап шаяра. Әйтерсең, ул авылдан беркая да китмәгән.
Хафизаттәй улының чордашларыннан кем дә булса калуына, ягъни минем үз йортымның гына түгел, авылыбызның да нигез ташы булырдай бердәнбер нык-лы таянычы – ир булуыма, улының авыз ачып сүз катардай кеше тапмый ялгыз кайгырмаячагына сөенеп, кулларын алъяпкычына бер урап, бер сүтеп, эчке канәгатьлек белән озатып кала аны.
– Да-а, замандаш Нәҗип, бер дә картаймыйсың. Табигать сине мәңге яшь итеп яраткан, күрәсең, – ди аннары Мостафа, саф татарчага күчеп.
– Табигать белән блат булдырасы юк. Урман эчендәге җиде йортлы провинциядә үзем президент, үзем – премьер-министр. Эчке политикам да, тышкысы да – табигатьне һәм авылны шушы килеш саклап калу. Генераль линиям дөресме, замандаш Мостафа? – димен отчет биргән сыман.
Мин, нефтьче-оператор буларак, сменалы эшлим. Көндезләрен буш вакыт мул. Шуңа да Мостафага «Семипалат күчтәнәче» авыз итешергә дә, мунча керергә дә, бер утырып яшьлекне искә төшерергә дә менә дигән иш мин. Кайтып күрешкән көнне үзенең элекке ләкабен, «Бүкән»не, искә төшерүе генә бераз йөрәкне чеметеп, куңелне тырнап, ә кайчак бәгырьне телгәләп ала. Чөнки бу ләкаб белән алты яшьлек чагыбызда аңа мин дәштем бит.
...Апрель чирәмендә чәпәй туплы уйный идек. Сыер ябагасыннан ясалган, суга чыланып авырайган туп белән ялгыш бәреп, борынны канаткан иде ул. Шунда бераз бәргәләшеп тә алдык, бугай. Ә өйгә кереп киткәндә мин аңа бөтен ярсуымны чыгарып: “Бүкән, Бүкән!” – дип кереп киттем. Ә ул, чабып барган җиреннән атып аударылган куян сыман, катты да калды. Минем сүзне аңлапмы, ярсыпмы, белмәссең, чын бүкән сыман катып калды. Кем белсен (белсә дә үзе белә), мин бәлки шушы минутта аның йөрәгенә гомерлек әрнеш-яра салганмындыр. Ул үзен безнең беребездән дә ким тоймады. Бер урам чирәмендә аунап-уйнап үскән, яшәгән мәлдә кан тамырларының эченә тоз тутырып кую булмады микән бу сүз? Һәм бу ләкабны аңа беркем дә башкача әйтмәде. Минем аңа кычкырганны бөтен урам малайлары да ишеткән иде, югыйсә.
Исемнең аңа ябышмавы хәерле.
Ә мин аны биш яшьлек чагымда урамда хатын-кыздан ишеткән идем. Кунакка килгән бер апа: “Мирхәйдәр абзый ни хәлдә?” – дип сорагач, арадан берсе: “Ни хәлдә дип инде... бүкән дә бүкән, ул да бүкән инде”, – дигән иде. Менә шул сүз минем хәтеремдә калган.
...Аркавыл станцасына хәрби эшелон килеп туктый. Андагы теплушкадан берничә хәрби сикереп төшеп, дежурныйга керә. “Без Көнчыгышка китеп барышлый, күрәсез, сугыш бетмәде. Бер иптәшне калдырып китәбез. Шушы районның Аланым авылыныкы. Сезгә авылына хәбәр итү бурычы куела”, – дип приказмы, үтенечме белдерделәр. «Ул авыл моннан бик ерак. 42нче елны яңа разъезд салдылар. Аланымга җиде генә чакрым”, – дип, дежурный да каушап калмады. “Сез аны шунда калдырыгыз. Поездны анда туктату чарасын мин күрермен”, – дип өстәде.
Чыннан да, сугыш вакытында тирә-як авыллардан паровозларга ягарга утын җыеп төяр өчен һәм башка максатларда станцалар арасында разъездлар ачканнар иде шул. Бер минутка туктаган хәрби эшелоннан Мирхәйдәрне кечкенә юл капчыгы белән бергә разъезд каршындагы бердәнбер кәнәфигә куеп киттеләр.
Дежур торучы, якын-тирәдә Аланымга барып хәбәр җиткерердәй кеше тапмагач, үзе яшәгән будкага кайтып, унбер яшьлек кызын җиде чакрымга сөенчегә жибәрде.
Карт-коры, бала-чага аша Аланымда бу хәбәр тиз таралды: «Мирхәйдәр кайткан! Бот төбеннән ике аягы, бер кулы юк икән». Авылда ник бер ат, үгез калсын! Бар да болында печәндә.
Хафизаттәй аптырамады: бәләкәй арбага иске сырмасын салды, утау үләне ташый торган тасма бавын бәйләде. Ике телем арыш ипие белән бер шешә сөтен сырмага төреп куйды. Сөенче китергән кызга бер тере тавыкны тоттырды да разъездга очты. Ничә яз инде Аркавыл станциясеннән бәләкәй арба белән симәнә ташыган, күтәрткән ат-үгезләрне берүзе диярлек «таганга» аскан Хафизага ирен алып кайту сабыйга курчак тотып кайту белән бер булды. “Калса, ике пот чамасы калгандыр», – дип уйлады ул.
Килеп җитү белән сабый баладай күтәреп алды да, елый-елый, шашып үбә-үбә ирен зырлап әйләндерергә тотынды. Минем бәхетемә! Балаларның бәхетенә! Арбага утыртаммы соң! Күтәреп кочып кына алып кайтам», – дип шашынды ул.
Мирхәйдәр шактый кечерәеп калса да, ир гәүдәсе иде әле барыбер. Бераз исенә килеп, рәтләп сөйләшә башлагач, Хафизасы аны капшап-барлап карады: чынлап та сугышка хәтле сабантуйларда көрәшүче, өйлек бүрәнәне җилкәсендә ташучы ире Мирхәйдәрме сон бу?.. Күзләре ышанса да, күңеле шикләнә, янәсе. Бакса... сул кулының да өч кенә бармагы исән икән ләбаса!
Күпгән дегет күрмәгән агач тәгәрмәчле бәләкәй арба шыгырдавы әллә хәсрәт, әллә нәфрәт, әллә шатлык «көен» сузып ераклашты да, бөтенләй ишетелмәс булды. Каршы ал, Аланым: сугыш сиңа тагын бер Олы язмыш алып килә.
Чакрым ярым үткәч, өлгергән арыш басуы рәхәт дулкын бөркеп каршы алды. «Туктап ял ит булмаса, әнкәсе», – диде Мирхәйдәр. Хафиза иренә май яккан ипи белән сөт ашатты. Ирен зәңгәр, сары кыр чәчәкләре өстенә утыртты.
– Менә бәхетлеләр кайда ул! Өсләреннән танклар актарып үтми, пушкалар таптамый, бомба айкамый, күпереп үсәләр гамьсез генә, – дип сыңар кулы белән басуны иңләгәндәй селтәнеп куйды Мирхәйдәр. Әйтерсең, куе сөт түгел, аракы эчеп исергән ул. Тук башаклы арыш исеннән, мәтрүшкәле болын исе килгән яшәү, бәхет ләззәтеннән чыннан да исергән иде. Хафизаның җылы тыныннан, тулып ташкан йөгәнсез хисләреннән исерек иде. Ул мизгелдә үзен дөньяда иң бәхетле кеше итеп санады. Чөнки аның халәтендәгеләр кабул ителмичә ил буенча сибелгән госпитальләрдә күпме калдылар бит!
Хафиза Мирхәйдәренең чын ир икәненә ышангангамы, килгәндәгедән дә ашкыныб-рак кайтты өенә. Үз шатлыгын башкалар: авылдашлары, туган-тумачасы, балалары белән уртаклашырга җилкенә иде. Ире кайтты! Тормыш тигезләнде. Өч баласы әтиле булды. Иң башта ирен мунча ягып кертте. Тәненнән «сугыш пычрагы» чыгып беткәнче мәтрүшкәле себерке белән баладай күреп чапты.
Күршеләрен җыеп, бары белән сыйлады. Өенә иман кертте, бәрәкәт теләтте.
Үзе берөзлексез:
–Түремдә утырсын, бала-ларымның атасы булсын. Калганы – минем эш, – дип тәкърарлады.
...Мостафадан соң тагын икәү тугач, Мирхәйдәр:
– Житмәсме, әнкәсе. Бик авыр бит үзеңә, – дигән инде.
Хафиза:
–Авырлыгын каян беләсең? Табып караганың юк ла... Беткәнче табам, багам, үстерәм. Зарымны ишетмәссең, – дип кенә җибәрде. – Чөнки аталары бар аларның. Шулай итеп. Ходай биргәч, тагын егерме ел яшәлде...
Элегрәк авылдаш кемәйләре:
– Хафиза, башка балаларыңның күзләре чем-кара, ә Мостафаңныкы күкшел булган, – дип шаярталар. Хафиза тайчанмый да:
– Арыш арасында тургай төкереге тигәндер аңа, – дип чатната иде.
...Мостафа кайткан саен “бүкән”не үзе телгә алмаса, мин дә бу язмышны искә төшермәс идем, бәлки. Хәер, искә төшкән икән, күңелне тырнап тормасын, сезгә дә ишеттерим дидем.
Даим ЯУШЕВ.
Фото: mota.ru
Читайте нас: