Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Илһамият
9 Октября 2019, 11:16

Көз

Көз

Сулып барган чәчәкләр
Башкайларын игәннәр.
Сылу каен кызлары
Сары күлмәк кигәннәр.
Бал кортларын юксынып,
Аптырап тора юкә.
Җәй ташлап киткәненә
Әйтерсең тота үпкә.
Кызыл муенса тагып,
Миләш чыккан каршыга.
Матурлыгын дөньяга
Күрсәтергә ашыга.
Усаклар ыңгыраша
Кушылып искән җилгә.
Саргайган яфраклары
Алтын сибәләр җиргә.
Купшы чыршылар гына
Торалар бик тәкәббер.
Офыкка горур карап,
Беркемгә бирмичә сер.
Ел да шулай үзенчә
Һәркем каршылый көзне.
Шулай итеп табигать
Яраткан җиргә безне.
Хәкимҗан ХӘБИБУЛИН,
Дуслык авылы.

Читайте нас