Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
27 Май 2019, 12:04

Җырлы-моңлы гомер

Күп җыр сүзләре авторы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәрис Мөхтәсипов олуг гомер бәйрәмен – 75 яшен билгеләде.

Мөдәрис Әхнәф улы Шаран районы Чалмалы авылында тату, үрнәкле ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Мөдәрис авылда җиде сыйныфны тәмамлый һәм, Чиләбе өлкәсенә китеп, укуын дәвам итә. 1963 елда армия хезмәтенә чакырыла. Хезмәт итеп кайтканнан соң Уфа моторлар төзү заводында эшли, читтән торып авиация институтын тәмамлый. Туймазы нефть кудыру идарәсендә профсоюз оешмасы рәисе була. Аннары ерак Себер якларында хезмәт сала. Хак-лы ялга киткәч тә кул кушырып утырмый ул. Инде халыкка иҗаты белән хезмәт итә, шигырьләр яза, моңлы итеп җырлый. Собханкулдан Булат Махиянов белән иҗади хезмәттәшлектә бик күп җырлар языла. Мөдәрис Әхнәф улы җырчыларның Газиз Әлмөхәмәтов ис. рес-публика бәйгесе лауреаты, Туймазыда үткән “Озын көй” бәйгесендә берничә ел рәттән лауреат һәм җиңүче була. Бүген дә ялкынланып иҗат итә Мөдәрис ага. Халык аның чыгышын көтеп ала. Тормыш иптәше Фәния ханым белән өч ул тәрбияләп үстерде алар.

Мөдәрис Әхнәф улына иҗат уңышлары телибез. Илһам чишмәләрегез саекмасын. Халыкка рухи азык өләшеп, озак еллар яшәгез.

Фәнүзә ЯКУПОВА.

Эзләр
(җыр)
Кеше туып, җирдән атлап китә,
Үз артыннан калдырып эзләр.
Әкияттәге кебек йомгак сүтә,
Үтә таулар, кичә диңгезләр.
Атлаганда егылган чак була,
Тормыш юлларында абынып.
Эзләр булып матур эшләр кала,
Искә алыр өчен сагынып.
Без мәңгегә килмәгәнбез җиргә,
Борылып артка карыйк эзләрне.
Вакыт барда тырышыйк яшәргә,
Кызартмаслык итеп йөзләрне.
Кушымта:
Эзләр, эзләр!
Бездән кала эзләр,
Онытса да бүтән һәммәсен.
Килер буын шул эзләрдән эзләр
Безнең җирдә яшәү мәгънәсен.
Читайте нас: