Тәһлилә Гузинаның редакциягә килеп, безнең татар бүлеге тупсасын атлап керүенә һәм үзенең шигырьләрен укып, җырларын көйләп әсир итүенә берничә ел үтте дә китте. Төньякта эшләп, чираттагы ялына кайткан чагы иде. Яшь кызларны көнләштерерлек җыйнак, зифа буй-сын. Иңендә – үсмерләрчә асылган биштәр-рюкзак. Я, бу кешегә кем 65 яшь бирә? Кулына гармунын алып, җырлап та җибәрсә...
Бәләкәйдән күрше әбиләренә концерт куеп, 12 яшеннән мандолинада уйный башлаган ул. 14 яшендә әтисе гармун алып кайтып биргән. Киләчәктә үзен сәнгатькә багышларга да уйлаган, тик әтисе бу ниятенә каршы төшкән.
Тәһлилә Әдиб кызы 1954 елның 17 апрелендә Чакмагыш районы Ленин авылында туган. Әтисе вафат булгач, әнисе алты баланы ялгызы аякка бастырган, 105 яшенә җитеп дөнья куйган бианасын тәрбияләгән.
Урта мәктәпне тәмам-лаганнан соң язмыш Тәһлиләне кайларга гына ташламый. Балалар бакчасында да эшли, бухгалтер һөнәрен дә үзләштерә, комсомол оешмасын җитәкли. Тормышка чыгып, 1979 елда Туймазыга килә. Тагын бер ара балалар бакчасында эшләп ала. 1983 елда фарфор заводына килә. Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында техник-планлаштыручы һөнәрен үзләштерә. 2000нче елларда завод ябылгач, үз эшен ача.
Тик кайда гына эшләмәсен, җыр-моңга, шигърияткә мәхәббәте сүрелми, киресенчә, дөрләп кабына. Үзешчән сәнгать ансамбльләренең чәмле әгъзасы була. Язмыш аны кайчандыр очраклы рәвештә үзе фатир төшкән йорт хуҗаларының алтын туенда Әкрам Даутов белән очраштыра. Композитор аңа “Онытылмас яшьлек” җырының сүзләрен үз кулы белән язып бирә. Бу очрашу аның тормышында шулай ук хәлиткеч урын били. Ул “Алтын башак” әдәби берләшмәсенең чәмле әгъзасы, гармунын бүген дә кулыннан төшерми. “Төмәнәк” татар-иҗтимагый үзәгендә үткән чараларда моңлы тавышы белән яшьләрне әсәрләндереп, өлкәннәрне яшьлегенә алып кайтып, күркәм чыгышларын бүләк итә. Район һәм шәһәр күләмендә үткән җыр-моң бәйгеләрендә, фестивальләрдә даими катнашып, тамашачыны үзенең таланты белән сөендерә. Шигырьләрендә – читтә яшәгәндә туган ягын, туганнарын сагынуы, Себер салкыннары, ап-ак карлар, ак төннәр, мәхәббәт... Аның байтак шигырьләренә көй язылган. Әйткәндәй, гәзит укучыларыбызга Тәһлилә Әдибовна Әдибә Нурова псевдонимы белән таныш. Җитмәсә, Тәһлилә апа кубызда да уйный икән әле. Хикәяләр дә яза. Менә шундый үзенчәлекле шәхес ул.
Иҗат чишмәләрегез саекмасын, Тәһлилә ханым. Моннан ары да тормыштан, эшегездән ямь-тәм табып, кешеләрне илаһи тавышыгыз, сәләтегез, яңадан-яңа шигъри әсәрләгез белән сөендереп яшәгез.
Тыныч кына соңгы карлар ява,
Күңелемдә тулы яз җылысы,
Хыялларым белән син янымда,
Бары хыялларым, бары хыялда
Синең белән йөрим урамда.
Иртә язда эреп, кышкы карлар
Ташкын булып юды җир өстен.
Күз яшьләре(м) катыш җылы
Яз җилләре ачты күк йөзен.
Җылы яңгыр явып, күпер салды
Күпер булмау гына сәбәпме соң?
Авыр күңел күперләре булмавы.
Хыялларым белән – киләчәгем,
Бары хыял, бары хыял гына
Булса да салкынча иртәләр,
Кар эри, тамалар тамчылар.
Тамчылар әйләнә күлләргә.
Сайраша тургайлар тугайда,
Син дә кил, җанашым, язларда.