Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
5 март 2019, 12:42

Кер үтүкләү тактасыннан башланган иҗат

Зифа Кадыйрова 48 яшендә кулына каләм алган

Аның белән очрашуларга берничә ай алдан язылып куялар. Аны китапханәләр, мәктәпләргә чакыралар. Тыңлаучылары аңа хатлар яза. Берничә төргәккә җыелган бу хатларда кешеләр кайгы-хәсрәт, шатлык-сөенечләрен уртаклаша, киңәш сорый. Ул аларга кулыннан килгәнчә җавап бирергә, ярдәм итәргә тырыша. Хәер, җаваплары – аның китапханәләрдә бер минут та тоткарланмый, тузан җыеп ятарга өлгерми, чират көтеп укылучы, кибет киштәләреннән ә дигәнче таралып бетүче китапларында. Аның иҗатына мөкиббәннәр аңлагандыр инде, сүзебез “Сагынырсың, мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?”, “Көтеп узган гомер”, “Синсез килгән язлар” китаплары авторы, кыска гына вакытта халык ихтирамын яулап өлгергән язучы Зифа Кадыйрова турында.

Туймазы 4нче китапханәсендә үткән очрашуга да, ерак араларны якын итеп, бер минут та соңга калмыйча килеп җитте ул. Ике сәгатьтән артык барган очрашу бер тында үтеп китте. Китап укучысы белән ихлас әңгәмә вакытында аларны кызыксындырган байтак сорауга җавап бирергә өлгерде ул.

Зифа Әбделвәли кызы әдәбиятка урау юлдан булса да, ургылып килеп керә. Һәм, еллар буена тырышып-тырмашып, китапларын халыкка укыта алмыйча тинтерәп йөргән, кем әйтмешли, “мөтәязучыларның” борынына чиртә. Юк, үзен язучы дип исәпләми ул. Гомере буе төзелештә эшләгән, ир-ат белән беррәттән авыр эшне җигелеп тарткан, 48 яшендә генә кулына каләм алган ханым шулкадәр танылу яулармын дип башына да китерми. Уй-кичерешләрен, хис-тойгыларын кәгазь битенә төшереп, эчен бушатырга тели. Беренче әсәрен, өйдәгеләрдән яшереп, кер үтүкләү тактасы өстенә куеп яза. Кулдан. Китапларны су кебек эчкән тормыш иптәше беренче тәнкыйтьчесе була. Аннары ул кулъязмасын танылган язучы Фәүзия Бәйрәмовага күрсәтә. Ул Зифага китапларын бик күп кеше укыячагын юрый. Һәм шулай булып чыга да. Аны кендек каны тамган Башкортстан һәм озак еллар гомер кичергән Татарстанда гына түгел, чит өлкәләрдә дә таныйлар һәм яраталар, көтеп алалар. Биш китабының икесе рус теленә тәрҗемә ителгән. Әсәрләрендә гаилә мөнәсәбәтләре, өлкәннәргә ихтирам, бала тәрбияләү һәм аларга карата мәхәббәт, гашыйк йөрәкләр арасындагы тугрылык чагылыш тапкан. Китап укучылар аның әсәрләрен төн йокламыйча укып чыгуларын, аларның яшәргә көч бирүен, авырулардан арынырга ярдәм итүен белдерде.

Зифа ханым үзе бу кадәр популярлыкны авыр йөк дип исәпли. Әйткәндәй, аны шулай дип исәпләргә мәҗбүр итүчеләре дә табылып тора. Фәлән китап язып та, укучы күңеленә керә алмаган, хәтта исемнәрен дә кешегә таныта алмаган кайбер язучылар аны хатын-кызлар язучысы, базар язучысы, үзешчән язучы дип кимсетү очраклары да була. Хәтта аны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алудан баш тарталар. Биредә тагын бер якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның сүзләрен китерү урынлы булыр: “Үзләрен бөек дип санаган язучылар аның әсәрләрен тәнкыйтьли, начар ди. Ә нәрсәсе начар? Зифа Кадыйрованы читкә тибәрү Язучылар берлеген дә, аның проза остаханәсен дә, кабул итү комиссиясен дә, идарәсен дә бизәми! Димәк, араларында Зифаның иҗатына гадел бәя бирерлек берәү дә табылмаган дигән сүз! – диде ул. – Кеше укый икән, ул бит юкка гына түгел...” Әйе, хак сүзләр. Әсәр кешенең күңеленә ятмый икән, аны мәҗбүр итеп укыта алмыйсың. Роберт Миңнуллин Зифа Әбделвәли кызы Язучылар берлегендә лаек урын били алырлык дигән фикердә.
Зифа ханым тәнкыйтькә үпкәләми. “Сөйләгәннәр, әйдә сөйләсеннәр...” Аның үз укучысы бар, ул кеше өлешенә керми. Үз юлыннан тайпылмыйча, авырлыкка баш имичә, алга баруын белә. Аның хәзер үз укучысы гына түгел, үз тамашачысы да бар. Чаллы һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрларында аның әсәрләре буенча куелган пьесалар тулы заллар җыя. Аны һәр җирдә көтеп алалар.

Туймазыда үткән кичәдән соң ул Кандрага, аннары Уфа районының Николаевка һәм Авдон авылларына әдәбият сөючеләр белән очрашуга юл тотты. Җәмәгать челтәрләрендәге язмаларга күз салсаң, анда да очрашулар җылы, ихлас мохиттә үткән.

Нәтиҗә бер: халык күңеленә юлны аның белән күзгә-күз карап аралашу аша гына салып була. Югары даирәләрдә кәнәфи биләп түгел... Монысы шәхсән минем фикер. Килешәсезме, юкмы – сезнең карамакта. Яшермим, моңа кадәр Зифа Кадыйрова китапларын укырга ничектер вакыт җитмәде. Очрашудан соң аның “Бәхеткә юл кайдан?” китабын берничә сәгатьтә укып чыктым. Димәк, Зифа ханымның тагын бер китап укучысы артты.

Рәфинә ХӨСӘЕНОВА.

Читайте нас: