Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
21 февраль 2019, 12:39

Туган телем - иркә гөлем

21 февраль - Халыкара туган телләр көне

«Хәерле көн, балалар, кунаклар. Бер-беребезгә уңышлы көннәр теләп, кичәбезне башлап җибәрик”. Менә шундый күңел түрләренә үтеп керерлек ягымлы сүзләрдән башланып китә татар иҗтимагый үзәгендә һәр бәйрәм.

Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем — иркә гөлем” кичәсе дә нәкъ шулай башланды. Туган телен сөюче, аның киләчәгенә битараф булмаган тамашачы татар телебез ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе булуына горурланып утырды, туган телебездәге шигырь, җырларны мөкиббән китеп тыңлады, кушылып җырлады.

Кичәне күренекле шагыйрьләребезнең туган телебезгә мәдхия җырлаган әсәрләрен яттан сөйләп, Түбән Сәрдек мәктәбе укучылары ачты. Башкалабыз Уфадан килгән махсус кунагыбыз - шагыйрә, композитор, үз җырларын башкаручы Резеда Мөхәмәтҗанова иҗади дуслары белән кичәне дәвам итте.

Резеда Ягафәр кызы чыгышы белән Кыйгы районы Арслан авылыннан. Башкортстанда, Рәсәйдә генә түгел, татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә концертлар белән чыгыш ясый ул.

“Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары да кичәгә буш кул белән килмәгән. Тамара Фарваева, Тәһлилә Гузина тамашачы игъибарына иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Әйе, туган тел һәркем өчен газиз. Иң кадерле “әни”, “әти”сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез, әдипләребезнең матур-матур әсәрләрен укып куанабыз, рухланабыз.
Саклыйк, яклыйк, яратыйк, оныкларыбызга өйрәтик туган телебезне.

Лилия Миңнеханова.
Читайте нас: