Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
24 гыйнвар 2019, 16:54

Кизү

Бу хикәянең авторы – табиб Николай Николаевич Михеев.Бүген тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.

Бу хикәянең авторы – табиб Николай Николаевич Михеев.Бүген тагын бер хикәясен тәкъдим итәбез.


Инде күптән искә алганым бар: әгәр көндез язу-сызу эше белән озаклап утырырга туры килсә, киләсе төнге кизү дә кичтән үк тынгысыз була.

Йоклап алу рөхсәт ителгән кизү. Стационарда 120 урын, ә авырулар 124 кеше булуны исәпкә алсак, нинди йокы инде ул. Аларның 3-4е көн саен авыр хәлдә, 10-15енең температурасы югары.

– Николай Николаевич! – дип ординатор бүлмәсенә шәфкать туташы Флүрә килеп керә. – Янә улы белән теге Цветкова килгән. Бер дә ошамый ул бала миңа, бик начар.

Авыруларны кабул итү бүлмәсенә юнәләм. Өстенә басты, Цветкова, үзе килгән, юлламасыз. Ханым үзен горур тота, әмма күзләрен күтәреп карарга базнат итми, тиргәячәгемне белә. Ничек тиргәмисең инде шушы Цветкованы? Нәкъ бер ай элек ике үпкәсе дә шешкән бер яшьлек улы белән балалар хастаханәсенә эләкте ул.

Аның гыжылдап торган сулышын, ыңгырашуын әле дә хәтерлим. Баланың тәне ут кебек. Авызы кипшегән, ачык, еш-еш сулыш ала. Кечкенә борын тишекләре киеренкелектән агарган. Күзләре шар ачык, ник бер йомылса... Барыбыз да пенициллиннан көчлерәк антибиотик эзләп, әрле-бирле чаптык. Үзәк даруханә хәзинәләреннән берничә ампуланы тырнашып дигәндәй алып кайттык... Куәтле терапия файдага булды – Цветкованың улы тернәкләнә башлады. Без бу көннәрдә балага сирәк очрый торган нәфис һәм кабатланмас сәнгать әсәренә карагандай, канатланып очып йөрдек. Чыннан да, ул чагында кылган гамәлләребез чын табиблык сәнгате иде.

Бу көннәрдә барыбыз тарафыннан тетмәсе тетелгән санитар кыз Альбина да җитдиләнде. Цветкова берничә йокысыз төннән соң оеп киткәч, үз теләге белән малайның биләүләрен, күлмәкләрен һәм башка кирәк-ярагын юып, киптереп, үтүкләп куюы белән таң калдырды ул мине.

Әмма хастаханәгә эләгеп, ике атна үттеме-юкмы, Цветкова хастаханәдә тавыш (югыйсә, аерым палатада яттылар), балага ботка пешереп булмый (бу һич алай түгел), уколларыгыз белән баламны йончытып беттегез, өйдә тыныч, җылы, рәхәт дип сөйләнә башлады. Җитмәсә, Цветкова үпкә ялкынсынуы турында азмы-күпме хәбәрдар икән, кулай әдәбияттан укыган.

“Шулай булмый ни, – дип уйлап куйдым ул вакытта, – безнең мәгърифәтле заманда һәр әни һәм әби диярлек – профессор!”. Әмма эндәшмәдем.

Цветковага сабыр гына аңлатырга керештем: үпкә ялкынсынуын өйдә дә дәвалап була, әлбәттә, әмма аларныкы кебек катлаулы очракны түгел. Өйдә табиблар һәм шәфкать туташлары гел күз-колак булалмый ич. Ничек кенә инандырырга тырышсам да – ярдәме тимәде!

Цветкова хастаханәдән, карак кебек, качты. Хастаханә халатында килеш, палатада барча коллективка рәхмәт белдереп хат калдырган иде.

Шул ук көнне участок табибына шалтыратып, Цветкова турында сөйләдем. Участок табибы малайның хәле яхшы булуын хәбәр итте, борчылуыбыз әкренләп басылды.

Бу хәл бүгенгедәй күз алдымда. Баланы карый башлагач та хәлнең мөшкел булуы ачыкланды.

Тән тиресе күк төстә. Еш-еш тын ала, ыңгыраша. Стетоскопны күкрәгенә тидерәм... Я Хода! Нинди хәл бу? Бу гырылдык беткән иде бит диярлек! Ә хәзер ниндие генә юк!

– Хәле кайчан начарланды?

– Кичә начарланды, кичә...

– Нишләп шундук безгә килмәдең соң? – дип әкрен генә, һәр сүзем аңлашылырлык итеп дәшәм. – Без, хастаханә хезмәткәрләре, ни өчен кирәк? Табибларның тәүлек әйләнәсенә хастаханәдә булуын беләсең бит.

Цветкова елый, борынын тарта, керфек һәм кашындагы буявы бит очларына, иягенә буялган, горур кыяфәт тә юкка чыккан, бар карашы бездә – минем йөземдә, ишарәләремдә өмет чагылышын, бәлане, үлемне инкяр итүемне көтә.

– Оят иде, Николай Николаевич, курыктым... – хатынның елавы улауга күчә. Көтмәгәндә әкрен генә әйтеп куя: – Мин моны башкача кичерә, күтәрә алмаячакмын, ничек аңламыйсыз...

Сөйләмендәге “моны” нәрсә аңлатуын аңламыйм кебек тоела аңа. Ялгыз хатын өчен бу бала никадәр әһәмиятле булуын аңламый дип уйлый инде ул мине, аңлыйм, бик яхшы аңлыйм.

Ялгыз хатынга үз баласын табу өчен иң элек “законлы ир”сез бала табып булмый дигән рухи каршылыкны җиңәргә кирәк. Җан әрнеткеч әхлакый каршылыкларны ерып чыгарга... Хатын-кызга хас табигый оялудан арынырга. “Үз” иреңнең куәтле матди һәм аеруча рухи ярдәменә бернинди дә өмет багламыйча, тугыз ай буе баланы күтәреп йөрүгә; ихтимал кырын карашларга, читләрнең мыскыллавына әзер булырга...

Альбина керә.

– Малайны процедура бүлмә-сенә алып бар, анда Флүрә көтеп тора.

Йөрәк тибешен санарлык түгел – минутына 200 чамасы... Бу юлы бер ай элеккегегә караганда да күбрәк.

Ярый. Иң элек Цветкованы процедура бүлмәсеннән озатырга кирәк. Ә ул минем уйларымны белгән кебек тәкрарлый башлый: “Юк, юк, юк, мин монда калам, мин булдырам, кислород биреп торырмын...”

– Холлга чыгыгыз, утырып торыгыз, сезгә монда калырга ярамый, эшләргә комачаулыйсыз, – дип аны ишектән төртеп чыгарып җибәрәм.

Эргәмдә өч постның шәфкать туташы, икесе тәҗрибәле. Көрәшәбез димәк... Дарулар бар.

– Кордиамин кададым, пенициллин кададым, система аша глюкоза, коргликон, аскорбинка җибәрдем. Кокарбоксилаза, преднизолон әзер, – дип тезде Флүрә.

– Тизрәк! Берьюлы кислород, анальгин... Температурасын гел үлчәп торыгыз.

“Эх, кызганыч, кислород палатасы юк! Дөресрәге бар ул, әмма җимерек. Малайны шунда саласы иде дә бит. Әмма үлемсез Маяковский әйтмешли: “Могҗиза юк һәм бу хакта хыялланмагыз да...”

Коктейль тамыза башладык. Сәгатькә күз салдым. Кызлар эшне тиз тотты. Бала көчле терапия бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсенә килеп эләккән мәлдән төп-төгәл 18 минут үткән.

Икенче катка күтәреләм. Цветкова холлда утыра, еламый. Мине күреп, каршыма килә: “Николай Николаевич, бераз җиңеләйде...” – “Шулай булырга тиеш!” – дип тупасрак җавап кайтарам.

Бүлмәдә баланы карыйм. Йөрәк тибеше чыннан да сирәгәйгән, сулышы тигезләшкән, иреннәреннән дә шәмәхә төс кайткан... Малайның хәле чыннан да яхшырак. Ничек яхшырмаска тиеш инде? Әнә күпме яхшы дару кададык. Әйтергә генә ансат, җеп кебек кан тамырына энәне кертеп кара әле син.

– Кызлар, пенициллинны тәүлегенә дүрт түгел, алты тапкыр ясаячакбыз. Ә син, Флүрә, бар, кайт, болай да тоткарландың, Цветкова рәхмәт әйтер дип уйлыйсыңмы әллә? Шулай була күрмәсен тагын...

– Яра, Николай Николаевич, бераз торам әле, – әмма Флүрәнең тавышында өмет юк. Өенә кайтасы килә, әлбәттә. Ничек кенә килә әле.

Беренчедән, яшь. Эшен вакытында төгәлләү мөһим, ә ул инде дүрт сәгать артык эшли.

Икенчедән, арыган. Эш күп булды, әле дә дәвам итә, 120 урынлык стационарга процедура ясаучы бер шәфкать туташы. Ә эш...

Өченчедән, мондый тоткарлык-лар көн саен диярлек.

Кичке сәгать 10да “ашыгыч ярдәм” килде. Янә үпкә ялкынсыну, янә бәләкәй бала. Карыйм. Монысы Цветкованыкына караганда арурак. Авыруны теркәү өчен берәрсен чакырырга кушып, шәфкать туташын көтеп тормыйча, дәва тәгаенләү битен тутырам.


(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: