Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
11 декабрь 2018, 15:20

Тормыш сикәлтәле ул

Булган хәл

Булган хәл



Илсур ишекне шап итеп япкач, тәрәзәләр селкенеп-чыңлап куйды хәтта. Йоклап яткан мәче дә сискәнеп уянды. Ул әллә йокысын бүлгәнгә, әллә өйдәге низагтан куркуыннан, йөгереп, ишеккә килде. Ә урамда көз, кар катыш яңгыр ява. Кичке сәгать алты тирәсе. Көн кыска, караңгы тиз төшә. Хәерниса инәй бу нинди тискәре көн булды соң дип аптырады. Күзләрен яулык очына сөртеп, догаларын укып, хәерлегә юрады һәм өенә ашыкты. Төпчек киявенә ни булган? Нигә шулай котыра? Хәерниса инәй җавап табалмады. Ул бит балаларына кош-кортларны караштырып кына керәм дип чыкты. Йола буенча, балаларын каз өмәсенә чакырган иде шул. Елына бер тапкыр үтә торган бәйрәм бу. Авыл халкы көтеп ала аны. Һәрбер йортта шулай гармун тартып, җырлап күңел ачалар. Ныклап кар төшкәч, эре мал суялар. Авыл халкы бердәм, тату яши. Тимерҗаны исән чакта бигрәк күңелле иде.

...Тимерҗан абый белән Хәерниса инәй бик тату яшәде. Ни кызганыч, аларның ир балалары булмады. Малай булыр дип бәби көтәләр. Юк инде, тагын кыз туа. Шулай итеп, биш кыз таптылар. Хәерниса бигрәк тә ире өчен Алладан ир бала сорады. Ә Тимерҗан һәрбер туган кызына табынды. Ул бит укыган, тарих укытучысы. Холкы ипле, уңган, йорт-җире төз. Хәерниса инәй колхоз эшләрендә катнашты. Күрше-тирә аларга сокланып туя алмый иде.

Кызлары да берсеннән-берсе уңган, ир балалардан калышмый. Пычкы белән утынын да кисеп, өеп куя. Җәй көнендә хәтта печәнен дә чаба. Аларның йорты тирәли миләш, шомырт, алмагач утыртылган. Капканы ачып керсәң, чәчкәгә күмеләсең. Биш кыз атна саен урын-җир әйберләрен тышка чыгарып җилләтә. Әниләренең чигүле мендәр япмалары күз явын алып тора. Бала-чагасы да ишле, кай арада өлгергән диген Хәернисаны. Аш-суга да оста. Кызларын да аш-су серләренә өйрәтә. Тик төпчек кызының гына өйрәнәсе дә, эшлисе дә килми. Бик тә иркә.

Тимерҗан абыйның шәһәрдән гаиләсе белән кунакка кайткан олы агасы гел әйтер иде: “Эх, энекәш, шул биш кызыңның берсен миңа бирсәңче. Үземдә өч малай. Йорт эшләре гел әниләренә төшә. Җитмәсә, калада яшибез. Киемнәре чиста-пөхтә, үтүкләнгән булсын. Син бик бәхетле, сокланам сезгә!” Ә Тимерҗан абый эчтән генә сызлана. Улым булса, үземнең һөнәремне өйрәтеп калдырыр идем, дип уфтана. Тормыш алга бара. Кызлар көннән-көн үсә, буй җиткерә. Ә тормыш юллары төз һәм туры гына түгел. Әле сынаулар башланмаган. Олы кызлары Хәмдүнә, әтисе кебек, аз сүзле, хәстәрле, өй мәшәкатьләре аның өстендә, сеңлеләрен дә кайгырта. Акыл бирә, өйрәтә.

Менә тагын язлар килде. Табигать уяна, кошлар кайта, Кар сулары челтерәп ага. Ә карлар, челтәрләнеп, кояш нурында әкрен генә эри.

Хәмдүнәгә районга барырга кирәк булды. Юллар өзелгән, машиналар йөрми. Сөт ташучы машина белән барырга ниятләде. Ул мәктәптә комсомол секретаре да. Взнос акчасын да тапшырырга кирәк. Әнисе дә зур гына исемлек язды. Җимешен, табынга тәм-томын алырга. Авылларда шундый йола бар. Яз җиттеме, һәр йортта зурлап коръән укыла.

Хәмдүнә көн буе ары чапты, бире чапты. Әнисенең дә йомышларын үтәде. Җитмәсә, кибеттән байтак китап алды. Төпчек сеңлесенә зур курчак та онытмады. Лилиягә 6 яшь кенә әле. Менә Хәмдүнә, төянеп, сөт машинасын көтеп тора. Озак көттермәде Әбүзәр абый, килеп тә туктады.

Әбүзәр абый күрше генә яши. Аларның ике малае, ике кызы бар. Тимерҗан абый белән бик дус. Бер-берсенә аш-суга да йөрешәләр, кайчак балыкка да баргалыйлар. Хатыны да әдәпле.

Әкрен генә юлга чыктылар. Бу март азаклары иде. Авыл егерме чакрымда. Башта машиналары әйбәт кенә барды. Көн кичкә авышты. Салкын җил чыгып, буран себертте. Ялан җир, бер нәрсә күренми. Бервакыт машина гөр-гөр килде дә сүнде. Әбүзәр абый сүгенеп тә алды, тәмәке дә көйрәтеп карады. Машина “үлде”. Нишләргә? Җитмәсә, үчеккәндәй, буран улый. Абзый:

– Әйдә, кызым, җәяү атлыйк булмаса. Я туңып үләрбез, – диде.

Хәмдүнәнең йөге дә авыр гына. Аягында резина итек. Әбүзәр абый ярты йөген күтәрде. Машинаны бикләп, юлга кузгалдылар. Башта алар шәп-шәп атлады. Хәтта тирләп тә чыктылар. Әбүзәр абый кызның күңелен табу өчен төрле кызык-мәзәк сөйләде. Төнгә дә кереп баралар. Ә буран себертә. Җил үзәккә үтә. Үзе, мыскыллагандай, ачы итеп сызгыра. Юлда бер җан иясе дә очратырмын димә. Хәмдүнәнең аягына су керде. Әллә итеген боз тиште, әллә ялгыш берәр кадакка басты, белмәссең. Хәмдүнә сиздерми генә атлады. Хәле начарая төште. Аягы сизми, үзе калтырана. Әбүзәр абый калган йөген дә күтәрде. Ул бала арыды дип уйлады. Менә төн уртасы җитте. Буран бераз басылгандай итте. Тик Хәмдүнәнең хәле начарайганнан начарайды. Итеге балтырларын кысты, укшыды, күз аллары караңгыланды.

Менә авыл күренде. Тик ике йортта гына ут яна. Алар керфек тә какмый, юлдагыларны көтә. Юл газабы – гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әбүзәр абый Хәмдүнәне йортына кертеп куйды. Ә өйдә инде ут йотып барысы да көтә. Сеңлеләре, әти-әнисе ишектән күренү белән йөгереп каршы алды.

Хәернисә инәйнең баласын күрүгә йөрәге туктый язды. Хәмдүнә чак басып тора. Йөзе шешенгән, үзе калтырый. Ул сүз дә әйтәлмәслек дәрәҗәдә. Кызының сул аягындагы шешне күреп, хәтта башы әйләнеп китте Тимерҗан абыйның. Итеген кисеп, җай гына салдырдылар. Оек-ыштаннарын салган иде, ни күрсеннәр, аягы бот төбенә кадәр зәп-зәңгәр шеш. Барысы да ах итте. Кайнар чәен, балын эчерттеләр. Тик файдасы тимәде. Бала калтырый, саташа, дару төймәләре дә ярдәм итмәде. Иртәнге сәгатьләрне җиткерү бик озак тоелды. Төпчек сеңлесе Лилия генә Хәмдүнә апасы алып кайткан курчагын кочаклап йоклый иде.

Иртән таң белән авыл фельдшеры йөгереп килеп җитте. Күп тә үтмәде колхоз рәисе машинасын җибәрде. Район дәваханәсенә очыртып алып та киттеләр. Табиблар аягына карау белән: “Тиз генә, хирургия бүлегенә”, – дип әмер бирделәр. Хәмдүнәнең хәле начар. Ул саташа, калтырана. Шәфкать туташлары уколын ясап, дару төймәләре эчерткәч кенә, йокыга талды. Бу вакытта әти-әнисе хирург бүлмәсендә башларын түбән иеп, сүзсез генә елый иде.

Хәмдүнәнең аягын берничек тә саклап калып булмады. Тездән өстән кистеләр. Наркоздан айныгач, кулы белән сыйпаган иде, ачы итеп, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Шәфкать туташлары куркып китте. Ул үз-үзенә бикләнде. Бер кемне дә күрәсе килмәде. Әнисенең муенына асылынып елады да елады. Хәернисә инәй баласының бөтен чирен үзенә алыр иде дә бит, юк шул. Юатырга сүз табалмады. Янә тикшерделәр, кат-кат карадылар. Хәмдүнәнең ике як үпкәсендә дә шеш күрсәтте. Хәерниса апа 20 елга картайды. Дәваханәдән чыкмады, кызы янында булды. Уколлар да, дарулар да кайтардылар. Алга китеш сизелмәде. Бала ябыкты. Сөрмәле зур күзләрендә – ялвару катыш ачыну. Хәерниса апаны табиб үз бүлмәсенә чакырды. Ничек кенә сүз башларга белми торганнан соң, көч табып, әкрен генә сөйләп китте.

– Менә болай бит әле, апа. Үзегез күрәсез, кызыгызның хәле начар. Без кулдан килгәнне эшләдек. Гомере бик аз калган. Санаулы көннәре дисәм, дөрес булыр. Бәлки, өегезгә алып кайтырсыз? Безне гафу итегез.

Табиб үзен гаепле тойды, акланырга тырышты. Хәернисә апага күтәрелеп карагач, куркып китте. Хатын аның сүзләрен ишетмәде диярлек. Колагы шаулап китте. Күз аллары караңгыланды. Уштан язды.

...Хәерниса әнисе белән генә үсте, әтисен хәтерләми. Әнисе сөйләве буенча, әтисе белән ике ел гына яшәп кала. Ул механизатор булып эшли. Басуга агуланган орлык ташый. Шунда косып, нык чирли. Бөтен тәне агулана. Бер-ай чамасы гына ята да, мәңгелеккә күзен йома. Әнисе 26 яшьтә тол кала. Аны бик күп кеше сорап килә. Ризалашмый. «Кызым әзрәк үссен, барыбер балама әти булмаслар», – ди.

Бер вакыйга хәтеренә уелып калган. Ишектән биш баласын ияртеп, чибәр генә, 40 яшьләр чамасындагы ир килеп керде. Хәернисага алты яшь иде ул вакытта. Әнисе каушап калды. «Әйдәгез, узыгыз», – дип, балаларны түр бүлмәгә чакырды. Олысына – 16, кечесенә бер яшь чамасы. Шул бала ике кулы белән Хәернисаның әнкәсенә үрелде. Хатын түзмәде, күзләренә яшь тулды. Баланы кулына алды ул. Сабыйның бер гөнаһсыз карашы әнисен сындырды да куйды. Бала кулдан төшми. Хәерниса үзе дә сизмәстән, баланы күкрәгенә кысты, битләреннән бер туктаусыз үпте.

Артык сүз куертмадылар. Балаларга йомшак җанлы әни кирәк. Алар шул көннән үк бергә яши башлады. Үги әтисе Харис аз сүзле, кулыннан эш килә. Хәмер ишене авызына да алмый. Әмма саранлыгы чамасыз. Аның һәр тиене исәптә.

Уен-көлкене аңламаган, кырыс әтиләре базарга китсә, өйдә бәйрәм булыр иде. Заһидә инәй балаларга тәм-том пешерер. Балалары бик тәүфыйклы булды. Хәернисадан кала, ике кыз, өч малай. Әнисе аларга ятимлекне сиздермәде. Күршеләре: «Бу балалар, Заһидә, синекеләр кебек. Әтиләре үги диярсең», – ди иде. Алар укуга да бик зирәк булды. Һәркайсы югары уку йортын тәмамлап, үз юлларыннан китте. Ә бәләкәй улы Наил гел әнисе янында иде. Хәтта коръән ашына да ияреп барыр.

Заһидә инәй ирен яратмады. Яше барган саен Харисның холкы бигрәк тә кыркулана, тиктомалга кызып китә. Хәерниса шул үги әтисе белән үскәнгә йөрәк өянәкле булып калды да инде. Соңга калып кайтса, тешләрен ыржайтып акырыр иде. Заһидәсе басым ясап: «Җитте», – дисә, тукталыр булды.

Тимерҗан белән яшәп терелде ул. Ире аны сөйде, авыр сүз әйтмәде. Ә менә бүген күпме еллар онытылып торган йөрәк өянәге тагын кузгалды.

Икенче көнне Хәмдүнәне өйгә алып кайттылар. Ул ябык, как сөяк. Туганнары, күрше-тирә җыелды. Нишлисең инде, күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый. Хәмдүнә өйгә кайткач 15 көн генә яшәде. Бу балага нибары 17 яшь иде.

Май аеның 20ләре, табигать бүселеп елады – яңгыр яварга тотынды. Алмагачлар ап-ак чәчкәдә, җилнең әсәре дә юк. Авыл халкы өйгә, хәтта урамга сыймады. Күрше авыллардан да килгәннәр. Хәмдүнәне соңгы юлга шулай озаттылар. Җирләп кайткач, кояш чыгып, көн ачылып китте. Кошлар сайрарга тотынды. Алар сайрамый, елый, нидер аңлата кебек иде. Бу хәл авыл кешеләренә дә тәэсир итте. Гаиләгә ничек ярдәм итәргә аптырап, юатырлык сүзләр эзләделәр. Юк андый сүз, табып булмый. Тик вакыт кына кешене тынычландыра.

Фәнүзә ЯКУПОВА.
(Дәвамы бар).



Читайте нас: