Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
11 декабрь 2018, 18:14

«Алтын башак»ка — 85 ел!

Туймазы татар драма театрында юбилей тантанасы үтте

Туймазы татар драма театрында юбилей тантанасы үтте

Язучы һәм шагыйрьләр – үзенчәлекле халык. Алар тормышка башка күзлектән бага, тормышны тагын да чагурак төсләрдә күрә, шуларны кәгазьдә чагылдыра.

“Алтын башак” әдәби берләшмәсенең 85 еллыгына багышланган иҗат кичәсендә сүз нәкъ шул кешеләр турында барды.

Туймазы татар драма театрында үткән җомгада каләм тибрәтүчеләр бихисап күп иде – Альфира Бикмәтова, Фатыйх Сайфран, Халидә Хөснетдинова, Туймазы гимны авторлары Зөлфия Гарипова һәм Зиннур Хәлиуллин, Радмир Кулуев һәм башкалар.

Төрле язмышлы һәм төрле һөнәргә ия бу кешеләрне “Алтын башак” берләштерде. Республиканың олуг әдәби берләшмәсен котларга Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзалары Мөнир Вафин, Халисә Мөхәмәдиева, Фәния Габидуллина, Алексей Янакий, “Кызыл таң” гәзите, “Бельские просторы” журналы вәкилләре килде.

Җәмгыятебездә шигърият һәм чәчмә әсәрләрнең әһәмияте турында район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова, район башкортлары Корылтае рәисе Гәүхәр Фазуллина бәян итте.

Ләлә Мусина.

Читайте нас: