Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
6 декабрь 2018, 12:01

«Алтын башак» берләшмәсенә — 85 ел!

Быел «Алтын башак» әдәби берләшмәсе юбилеен – 85 еллыгын билгели. Заманында Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, Муса Сираҗи, Тимер Арслан, Әсгать Мирзаһитовлар эз салып, Әкрам Даутов, Әмир Дивәев, Халисә Шәмсетдинова-Мөхәмәдиевалар дәвам иткән бу берләшмә бүген дә үз буразнасыннан тайпылмый.

Быел «Алтын башак» әдәби берләшмәсе юбилеен – 85 еллыгын билгели. Заманында Рәшит Нигъмәти, Баязит Бикбай, Муса Сираҗи, Тимер Арслан, Әсгать Мирзаһитовлар эз салып, Әкрам Даутов, Әмир Дивәев, Халисә Шәмсетдинова-Мөхәмәдиевалар дәвам иткән бу берләшмә бүген дә үз буразнасыннан тайпылмый.


Хәзер берләшмәдә татар-башкорт һәм рус төркемнәре эшли. Барлыгы 70тән артык әгъза исәпләнә. Төрле яшьтәге каләм тибрәтүчеләр “Алтын башак”ка тартыла. Димәк, матур әдәбиятны ихлас яраткан, тел үзенчәлекләрен сакларга тырышкан, язмаларында әйләнә-тирәбездәге гүзәллекне чагылдыручы ифрат нечкә күңелле затлар бихисап әле.

Әдипләребезнең иҗат җимешләре «Туймазы хәбәрләре”, “Кызыл таң”, “Өмет”, “Башкортстан” гәзитләрендә, “Һәнәк” һәм “Тулпар” журналларында басыла.

Берләшмә әгъзалары китапханәләрдә үткәрелгән чараларда, авыл-шәһәр эшчәннәре белән очрашуларда чыгыш ясый. Төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый.

Фатыйх СӘЙФРАН,

Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.


Көз моңы

Көзләремдә сине бигрәк

Юксынуларым көчле.

Яңгыр түгел, көз куенына

Күз яшем ага төсле.


Коела яфрак, коела...

Юк, җилдән генә түгел.

Телгәләнгән кисәкләрен

Очыра бугай күңел.


Соңгы гөле булып, көзнең

Бөгеләм җилләреннән.

Китәр идем җәйгә кабат

Моңсу көз илләреннән.


Очар идем, канатым юк,

Алып киткән яз кошы.

Көтеп яшәүдәдер, бәлки,

Кыз баланың язмышы.

Зөлфия САФИНА,

Туймазы шәһәре.


Әни нигезендә –

Яңа Тәтешледә

Син туган нигезгә килеп,

Уйланып йөрим, әни.

Җиләк пешкән мәл дә түгел,

Килә ник җиләк тәме?


Чәчләремнән җил сыйпады,

Синең кулларыңмени?!

Кояш нурлары иркәли,

Күзең нурларымени?!


Син үскәндәге авылның

Тарттымы мине яме?

Кайткан кебекмен бирегә

Белергә синең хәлне.


Син үстергән сиреньнәр дә

Чымырдаталар тәнне.

Синең йорттан алган көчнең

Бармы икән күләме?

Белсәң икән күләмен...


Син эчкән кое суында –

Без эчкән суның тәме.

Син йөргән сукмакларга

Кабат килермен әле.


...Сиңа, миңа газиз йортта

Башкалар яши, әни.

Әле булса бөрки аннан

Йөрәк җанының гаме.


Син туган нигезгә килеп,

Уйланып йөрдем, әни.

Җиләк пешкән мәл дә түгел,

Килә ник җиләк тәме?

Фатыйх САЙФРАН,

Туймазы шәһәре.


Көзге уйлану

Гомер көзләребез

җитеп килә,

Көзләр, көзләр,

алтын учаклар...

Алар ялкынына

карап торсаң,

Искә төшә һәрчак

яшь чаклар.

Йөрәк тибешләре гел икенче,

Җилгә каршы

күкрәк киерелгән.

Алга әйди чиксез зур

киңлекләр –

Бөтен дөнья сиңа бирелгән.

Шул киңлектә

гомер көзләрендә

Балкып торсын иҗат җимешең.

Ә сыйфаты яхшы

булсын дисәң,

Сайлап кына чәч син

һәр төшен.

Тормыш мизгелләре

бик катлаулы,

Бер карасаң, бик тә гади ул.

Һәр чатында кемдер

киңәш бирә,

Тыңлый белсәң, ачык сиңа юл.

Лилия Кашапова-Искужина,

Серафимовка авылы.


Шигырь яздым

сезгә бүләккә

Фәрештәләр канат җәеп

торсын,

Сезнең баскан юлларыгызга.

Һәрберсе: “Амин”,

– диеп куйсын

Сезнең изге уйларыгызга.


Көн дә иртән кояш нуры

булып,

Шатлык каксын

өегез тәрәзен.

Аяз көнне һәр почмакка

тулып,

Ак бәхетләр булып әйләнсен.


Һич картаймас

ныклы сәламәтлек,

Озын гомер бирсен хак

Ходам.

Теләкләрем кабул

булсын өчен,

Туган телемдә дога кылам.


Туган телем – җәйге

болын кебек,

Һәр сүзкәе – матур

бер чәчкә.

Шул чәчкәдән

такыялар үреп,

Шигырь яздым сезгә бүләккә.

Альфера Латыйпова,

Кендектамак авылы.


Төшләремә

керә балачак

Төшләремә керә сагындырып,

Балачакның яшел урамнары.

Кырла буйларында

җилфердәгән

Әби чәчле ап-ак кылганнары.

Ямьле җәйдә әткәй

белән бергә

Көтү көткән Ташкул

урманнары.

Капка-коймаларны

тигез итеп,

Күмеп киткән карлы

бураннары.

Сукмак эзләп, карны ера-ера,

Чишмәләрдән кайткан

чакларым.

Балачакның матур

мизгелләрен

Күңел төпкеленнән актарам.

Инде күптән әти-әни булдык

Бергә уйнап

үскән яшьтәшләр.

Бик күпләре китте безне

ташлап,

Өзелгәндәй татлы тәлгәштән.

Урамыбыз инде юкка чыккан,

Нигезләрне баскан чүп-үлән.

Шунда үткән гамьсез

балачакны

Төшләремдә никтер еш күрәм.

Җәйләр җитсә, тагын

кайтырмын дип,

Төшләремне юрыйм яхшыга.

Бер ваемсыз һәм

самими чагым

Йөгереп чыгар төсле каршыга!

Дания Шәрифуллина,

Шаран районы,

Ямадыбаш авылы.


Карлар ява

Ап-ак карлар явып тора,

Яшь кар күзне иркәли.

Энҗе кебек бөртекләрен

Әз-әзләп кенә сипкәли.


Салмак кына явып тора,

Күктән мамык ява сыман.

Ак каеннарның иңенә

Туй күлмәге яба сыман.


Буранлый-буранлый ява,

Әллә күктән сихәт ява!

Көз карасын күмеп бара,

Җир өстенә сафлык ява.


Күңелләргә шатлык өсти

Ак карларның аклыклары.

Карлар булып, уйнап оча

Яңа елның шатлыклары.

Әнисә МИНҺАҖЕВА,

Туймазы шәһәре.


Яңа кар

Кар нихәтле күп яуса да

язга калмас.

Татар халык мәкале.


Җир өстенә яңа карлар ява,

Ак бөртекләр төшә тузанга.

Төзәтергә бөтен хаталарны

Кайтыр идем җәяү узганга.


Ап-ак карлар булып

явар идем,

Яман эшләремне капларга.

Төшәр иде өстән үкенүләр,

Җиңеләер иде атларга.


Китсен иде барлык

оят эшләр

Кышкы бураннарга бәйләнеп.Аксын иде булган

бөтен гөнаһ,

Кар суына язын әйләнеп...

Җир өстенә яңа карлар ява,

Ак бөртекләр ята тузанга.

Гафу сорап бөтен хаталарга,

Кайтыр идем җәяү узганга.

Хәкимҗан ХӘБИБУЛЛИН,

Дуслык авылы.


Янып яшим

Җырым белән таулар

күкрәтерлек

Көч бар әле минем

күңелемдә.

Хисләр шаукымыннан

янып яшим,

Син яшәсәң йөрәк түрендә.


Йөрәк моңым тургай

җыры булып,

Урын алсын синең

күңелеңдә.

Тау чишмәсе булып,

шифа бирсен,

Көч-дәрт артсын күңелең

күгендә.


Әйтерсең лә нәни

кошчыкмын мин,

Җырлап яшим туган илемдә.

Җырларымны җилләр

тараталар,

Сәламлиләр кырлар,

игеннәр.


Җыр һәм хезмәт

бергә үрелсәләр,

Шунда гына дөнья бик

ямьле.

Мәхәббәтем туса, бәхет

булса,

Көтеп алып булыр син, ярне.

Көтәм чәчәкле яз җиткәнен,

Көтәм күңелдә боз

эреп беткәнен.

Альфира БИКМӘТОВА,

Туймазы шәһәре.


Язмыш

Язмышларны аттай җигеп,

Узган кеше юк әле.

Язмышларны кулга алып,

Җиңгән кеше юк әле.


Язмышларны Ходай сызган,

Шуңа күрә үтәтә.

Шатлыгын да, кайгысын да,

Барысын да күрсәтә.


Шуңа күрә сак булыгыз,

Язмыш екмасын юлга.

Кинәт кенә борылганда

Алыгыз аны кулга.


Язмыш кар-буранлы булса,

Ышыкланыр кеше тап.

Кайгы хәсрәт күп китерсә,

Аны җиңәр көчләр тап.


Шул чагында нык булырсың,

Бирешмәссең язмышка.

Кешеләрне рәнҗетмә син,

Калмас өчен каргышка.


Гомер үтә. Акыл арта.

Сабырлыкка ни җитә?

Түзем-сабырларны гына

Язмышлар алга этә.

Тамара ФАРВАЕВА,

Илчембәт авылы.


Күңел кылым

Күңел кылларымны тибрәтеп,

Эчтән генә сыза моңнарым.

Ярга бәрелгән сулар кебек

Шигырь булып туа уйларым.


Кайдан килә шундый

моңлы көй,

Эзлим-эзлим, сине

табалмыйм.

Як-ягыма карыйм,

күрә алмыйм,

Яннарыңа никтер баралмыйм.


Ярдәм сорыйм

таң җилләреннән,

Офыкларга карап баш иям.

Кояш сибә иркә нурларын,

Кайда соң син, илаһи

моң чишмәм?


Ишетсәм дә, сиңа юл

табалмыйм,

Бәлки, чыгадыр ул йөрәктән.

Шулчак кинәт аңлыйм

булмышымны –

Сүзләр-көйләр иңә бит күктән.

Фәнүзә ЯКУПОВА,

Собханкул авылы.


Кар яуганны

көлеп каршыладым...

Кар яуганны көлеп

каршыладым

Кочагымны җәеп сабыйдай.

Бизәк-сурәтләрен ничек кенә

Күреп калу нияте уемда?


Кар ява да ява,

бишмәтемнән

Эзлим еллар аша сурәтен.

Аек акыл кебек, тотып карап

Булмый торган

Аллаһ кодрәтен.


Эзлим аны эзле табигатьтән,

Яздан, кыштан... сызган

юлыннан.

Тормышыма терәк итеп

биргән

Акылы-буе җиткән улымнан.


Эзләремне ак чәчәккә күмеп,

Карлар ява Акыл тавыннан.

Җебедем дә киттем,

кызыл кардай,

Өметемнең җылылыгыннан.

Наилә Миңнеханова,

Туймазы шәһәре


Читайте нас: