Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
30 ноябрь 2018, 20:33

Җылы очрашу

Әнәс Сафуановның китап туе үтте

Әнәс Сафуановның китап туе үтте
Шәһәребезнең 4нче китапханәсендә Кәкребаш авылында яшәп иҗат итүче Әнәс Сафуановның "Авыл тарихы - халкым язмышы" һәм балалар өчен язылган "Кем күпме яши?" китапларын тәкъдим итү кичәсе үтте. Биләмәара үзәк китапханә директоры Ә. Шәйдуллина китап турындагы фикерләрен уртаклашты. Кичәне алып баручылар Г. Хафизова белән Р. Арсланова якташыбызның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәчеләр Г. Рәхмәтуллина, Г. Шәмсуллина, Р. Гәрәева да аның иҗатына югары бәя бирде. 1 нче интернат-мәктәп укучылары Әнәс Сафуанов шигырьләрен укыды. "Кино килә" дигән сәхнәләштерелгән тамаша күңелләргә хуш килде. "Алтын башак" әгъзалары да читтә калмады. Ф. Сайфран, Н. Гәрәева, М. Абрарова, Х. Хөснетдинова иҗатташларына изге теләкләрен җиткерде, Ф. Якупова матур җыр башкарды. Әнәс абый аның җырына кушылып биеп җибәрде хәтта. Кичә җылы үтте, анда 70тән артык кеше катнашты.
Читайте нас: