Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
1 октябрь 2018, 12:07

Каеннар кайгы түгел

Повестьтән өзек

Повестьтән өзек


(Дәвамы. Башын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Загска кереп, Равилгә метрикә алдык. Рәхәтләнеп үсә бу бала. Теге дүртесенә мондый бәхет тәтемәде. Алар үсеп, үз юлларын сайлады. Ярты ятим үскәнгә күрә бәхетләре була күрсен берүк. Тимерхан барысын да үз итә. Равил тугач, аларны тагын да ныграк ярата башлады кебек.

...Күптән язганым юк иде, бүген кулыма каләм алдым әле. Равил беренчегә укырга бара. Бала үсә, гомер үтә.

Йорт каршында бакча. Өстәл, эскәмиясе бар. Чыгып утырабыз. Күрше-тирә белән чәй эчәбез. Тимерхан белән кичләрен озак сөйләшәбез, кайчак тын гына утырабыз. Тыныч кына, барына да канәгать булып яшәү – олы бәхет. Кайберәүләр моны аңламый: ызгыша, акча артыннан куа. Каласы дөнья бу, сабыр булыйк.

...Равил 11нче сыйныфны тәмамлады. Армиягә озаттык. Хәерлегә булсын.

...Тагын кулыма каләм алдым. Кайгыларның бетәсе юк икән. Чирле улыбыз – Равилне алып кайттылар. Кемгә үпкәлисең?! Гаепле юк, эзләп тә табалмыйсың.

...Тимерханны да җирләдек. Бер канат сынды. Тик еламадым. Күз яшьләрем кипкәндер инде. Гомернең ни икәнен аңладым.

...Минем өчен авыр көннәр башланды. Мөнәвир үлү дә авыр булды, аның белән уртак тел табып була иде. Балаларны да гаепләмим. Һәркайсы үз фикерен белдерә. Өйрәтергә, тупас сүз әйтергә дә күп сорамыйлар. “Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” шул... Баланы хастаханәгә салсам, алып кайтасы килә.

...Тәмам арып, дөньяга кул селтәгәч, тормыш юлымда Галимҗан пәйда булды. Таныдым мин аны картлар йортына барып кергәч тә. Ул мине таныганчы ук таныдым. Шулкадәр әрнү-сагыш китергән кешене меңнәр арасыннан да табып алыр идем. Мин аның картлар йортына ярдәм иткәнен дә белә идем. Күрермен дип ышанып бардым. Тик күңелдәге ачу сүрелгән иде. Танымаганга салыштым. Чит бер кеше иде ул минем өчен.

Нәрсә буласын көттем. Яшенә караганда ару гына бабай иде әле ул. Сакал-мыек үстергән, ару төз гәүдә, рульдә үзе йөри. Тануымны бер кешегә сиздермәдем. Ахирәтемә дә әйтмәдем. Ул исә күптән белеп йөри икән инде.

(Дәвамы бар).


Читайте нас: