Исәнме, туган авылым! Саумысыз, аның ягымлы кешеләре! Менә мин бүген дә, сезне уйлап, сагынып кайтып киләм.
Туган авылым! Туган җирем! Күңелемдә синең хакта иң изге, иң саф истәлекләр саклана. Кайда гына йөрсәм дә, сиңа булган мәхәббәтем суынмый, киресенчә, дөрли, йөрәгем сөйгәнен күрергә ашкынгандай җилкенә, ярсый, аякларым үзеннән-үзе синең якка тарта.
Мин еш кына сиңа булган кайнар сөюем кайдан башлана икән, дип уйлыйм. Дөрес, синең җил-яңгырлардан саклый торган мәгърур таш кыя тауларың да, ургылып-ургылып ярларына сыеша алмыйча аккан тирән елгаларың да, көзге кебек ялтырап яткан күлләрең дә, таштан-ташка сикереп, моңлы көй чыгарып агучы челтер чишмәләрең дә юк. Ә шулай да күңелгә якынсың, газизсең, туган авылым! Синең түшәктәй йомшак кырларыңда, ашлык исе аңкып торган ындыр табакларыңда, ямьле тугайларыңда аунап, тәгәрәп, бөдрә таллар үсеп утырган елгаңда су коенып, буйга җиттем. Шуңадыр инде, берәр якка чыгып китсәм, балачагым үткән урыннарны сагынып кайтам. Кайткан саен тирә-якка сок-ланып карыйм, һәр җан иясенә иркәләп дәшәм, учлап-учлап салкын суыңны эчәм.
Серле тынлыкка колак салам, урам буйлап атлыйм. Һаваларда чәчәкләрнең хуш исе аңкый. Ул, муенга сарылып, озын көн буе арыган тәнне иркәли. Койма буйларында үскән яшь әрем исе борыннарны кытыклый. Урамның ике ягына тезелеп киткән төзек йортларга күз салам. Таныш өйләр, таныш капкалар! Йортлар, йортлар! Кайчандыр яртылаш җиргә сеңгән иске өйләр урынына бүген яңалары калкып чыкты. Һәрбер өйдә газ кергән, радиоалгыч, телевизор, зиннәтле мебель белән зәвыклы итеп җыештырылган бүлмәләрне күреп, хәйран каласың!
Урам буйлап атлыйм. Инде авыл очындагы карт тирәкләргә дә җиттем. Күрегезче, ничек сагынганнар алар мине. Әнә бу якта, якынрак торганы, очарга талпынган коштай, ябалдашлары белән талпынып куйды. Күршесенә нидер әйтте. Аннан күреп, башкалары ахирәтләр сыман бер-берсе белән акрын гына пышылдаша башлады. Бу шыбырдашуларны ишетеп түгел, ә тоеп аңлыйм мин. Көчле агачлар! Картәтием сөйләве буенча, кайчандыр сез бик күп булгансыз, әмма ниндидер явыз көчләр килеп сезне кискән, ту-
раклаган, бер гаепсезгә рәнҗеткән. Тамырларыгызны корытырга теләгәннәр, ләкин сез буйсынмагансыз. Яшәү ялкыныгыз бар нәрсәдән көчлерәк булган. Иңгә иң терәшеп, җил-давылга каршы бергә көрәшкәнсез. Исән булыгыз, тирәкләр!
Ары атлыйм. Юлым бәләкәй чакта карга боткалары пешереп йөргән чокырлар аша уза. Кинәт тирә-якны яктыртып, бик кыска гына вакытта наҗагай уйнап китте. Кара болыт юрганын ябынып торган агачлар, таулар, үзәнлекләр, җәйрәп яткан иген басулары бер секундка нурга манчылды да, яңадан элекке хәленә кайтты. Наҗагай уйнаса, игеннәр мул була, ди халык. Дөрестер, әнә бит күз күреме җитмәс тук башаклы ашлык басулары зур бер диңгез булып чайкала...
Зәңгәрсулана башлаган караңгылык пәрдәсе акрынлап артка чигенә. Күктәге йолдызлар төссезләнә. Менә кояш үзенең саран гына беренче нурлары белән җир йөзен иркәләп, сыйпап үтте. Үлән башларындагы көмештәй чык тамчылары, кояш нурында уйнап, күзне камаштыра. Яшеллеккә күмелгән туган авылым алтын төскә буялды. Озын-озын күләгәләр барлыкка килде. Яңа көн туып килә. Ул да кичәгесе кебек, матур, күге аяз булыр. Саумы, кояш. Саумы, туган авылымның яңа иртәсе!