Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
20 август 2018, 12:52

Каеннар кайгы түгел (Дәвамы)

Кәримә йокыга талды. Күпме вакыт үткәндер, күзләрен ачса, Галимҗан ничек утырган, кымшанмаган да. Еллар үткәч, аны да гаепләп булмый.

Кәримә йокыга талды. Күпме вакыт үткәндер, күзләрен ачса, Галимҗан ничек утырган, кымшанмаган да. Еллар үткәч, аны да гаепләп булмый. Яраткан, димәк. Кешене гаепләргә генә торабыз. Йөрәгендә утлар янгач, нишләсен соң ул?! Кәримәгә хисләрен аңлата да алмады. Йөрәген үч корты кимерде. Аны кудырып, үзе бәхетле була алдымы соң Галимҗан?!

Мең сорау бар

минем күңелдә,

Берсенә дә җавап

таба алмыйм.

Кем дөрес, кем гаепле

бу очракта,

Дөрес җавап эзләп

табалмыйм.

Кеше сөйләве рәхәт, киңәш бирү дә җиңел. Кайчак артыгын сөйләп ташлыйбыз. Үз башыңа төшсә, бик авыр. Кемне тыңларга?

Кәримә өч көн, өч төн дәшмәде.Тәрбия яхшы. Кан басымы урынына утырды. Галимҗан да дәшми. Сүз сөйләсә, Кәримә дә әллә ниләр әйтеп беткән булыр иде. Бер атна үтте. Равилне хастаханәгә алып барыр вакыт җитте. Әзерләп җибәрде Кәримә, үзе бармады. Галимҗанның беренче генә баруы түгел, җаен белә. Олы яшьтә булса да, машинаны үзе йөртә. Кичкә таба гына кайтып керделәр. Табиблар да арый торгандыр инде гел авыру кеше белән.

Көн матур. Бергәләп чәй эчкәч, Кәримә йөреп керергә булды. Су буйларын сагынды ул. Яр буенда хәтсез торды. Әйләнеп караса, артында, җәймә тотып, ул тора. Кәримәнең күңеле тынычланган иде. 16 яшьлек кызлар кебек кызарынып, Галимҗанның кулларыннан алды. Галимҗанның йөзендә бер-бер артлы саф сөю, әрнү-сагыш, бәхет-сөенеч, күз яшьләре чагылды. Ул бәхетле иде!

Халык алар турында шактый сөйләде әле. Күбесе көнләште, бирә бит язмыш кайберәүләргә бәхетле картлык! Күрше-тирә, Кәримә балалары, Галимҗанныкылар боларда чуала. Җәй җитсә, кешенең исәбе юк. Кемгә тия мондый картлык?!

Кәримә белән Галимҗан җәй көне урманга йөри, мәтрүшкәсен, җиләген җыя. Көзге сукмаклардан бергә атлыйлар, кыр казлары, торналарны озаталар. Суык кышларда аяз күкләргә карап сокланалар.

Рим белән Дамираның каберләрен карап, тәрбияләп торалар. Бергә барып, бергә кайталар. Тик язылмаган законга икесе дә буйсына. Рим янына барганда Галимҗан керми. Һәм киресенчә. Кәримә ялгызы гына Әй буйларын урарга ярата. Чакырмаса, Галимҗан бармый артыннан.

Гомер үтә. Онык балалары үсә хәзер. Наил белән Наилә дә үсеп бетте. Әби-бабасы гел ярдәм итеп тора аларга. Карт кешегә әллә ни күп кирәкми бит инде ул. Наилә күп сөйли, нәрсә сөйләгәнен аңламый да каласың. Уртача укыды, егетне дә иртә тапты. Күрше авылдан үзеннән бер яшькә генә олы, Фәнүз исемле. Берсе Казанга, берсе Уфага укырга керделәр. Каникулда, бәйрәмдә очрашып торалар. Ике як та дуслашып алды. Бер гаилә кебек яшиләр. Наилә – чая кыз, кунакка да барып кайта Фәнүзләргә. Тегесе ул кадәр кыю түгел.

Өченче курсны тәмамлагач, туй ясарга булдылар. Ике як та әзерләнә. Яшен суккандай, яңа хәбәр килеп иреште: Наилә каникулга кайтмый, волонтёр булып, Сочига китә. Ярый, барып, күреп кайтсын. Тагын яңа хәбәр: Наилә, читтән торып уку бүлегенә күчеп, эшкә урнашкан. Туй булмады. Фәнүз дә, читтән торып укырга күчеп, салым инспекциясенә эшкә урнашты. Наилә кыш буе кайтмады. Яз кайтты. Никах укытырга. Дима исемле егеткә кияүгә чыккан. Өчәү басып торалар, Наилә ике егет уртасында. Фәнүзнең күзенә карап: “Бу егеттә дә минем язмыш”, – дип уйлаган Галимҗанның йөрәге тотты. Икенче көнне үк китеп барды ул якты дөньядан. Кәримә дә ике айдан соң дөнья куйды. Аларны янәшә җирләп, уртага таш куйдылар.

Наилә Адлерда яшәп калды. Фәнүз Себер ягына чыгып киткән диделәр. Хәбәре юк.

Тамара ФАРВАЕВА


(Дәвамы. Башын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән 43, 46, 57, 68-69, 75, 78, 87, 90, 94нче саннарда укыгыз. Дәвамы бар).

Читайте нас: