Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Илһамият
12 июль 2018, 12:10

Серләремне чишәм сиңа гына...

Вәсим бабай бүген дә базарда күренмәде.

Вәсим бабай бүген дә базарда күренмәде.
Нәгыймә күпме генә ул басып торган җиргә карашын төбәмәсен – чал чәчле, ап-ак мыеклы, ак кашлы һәм керфекле мөлаем бабай юк иде. Кемнән генә сораса да, белүче, аңлатучы табылмады.

...Ни өчендер базарда башкаларга караганда озаграк йөри, басып, кемнедер көтә сыман иде бабай. Бервакыт Нәгыймә янында озаграк тоткарланды ул. Кеше юк чакны чамалап, үзе турында сөйләп бирде. Авызын ачып тыңларга әзер, мыскыллап көләргә дә күп сорамаган адәм балаларыннан сак булырга тырыша, ахыры. Карап торуга ук бик сабыр, тыйнак кешегә охшаган. Теләсә кемгә күңел сандыгын ачып сала торганнардан түгел. Ә Нәгыймәне ул никтер якын итте. Әллә кайдан елмаеп сәламли, хәлләрен сораша. “Аллага шөкер, Вәсим абзый, менә Ришатым белән төштек әле базарга. Бар нәрсәне дә ашап бетәрлек түгел ич, үстерәбез, үрчетәбез дә, артып та кала. Балаларның үз дөньясы, алар да безнең кебек авылда гомер итә”, – шундыйрак җавап бирә иде Нәгыймә аның хәл белешүләренә.

– Алыйм әле, авыл каймагы да, сөт-катык та ярата карчыгым, – дип матур итеп, безнең якка бөтенләй хас булмаганча, кайбер авазларны нечкәртеп – мишәрчәрәк сөйләнә-сөйләнә, аркасына аскан биштәрен азык-төлек белән тутырыр, аннан акрын гына атлап кайтып китәр. Кайдан килгән безгә мишәр кешесе дип, аптырап калырлар иде артыннан.

...Сөйләве буенча, Вәсим бабай үзе Татарстанның Нурлат районыннан. Сугыш башланганда аңа унбер яшь була. Башта әтисенең фронттан үле хәбәре килә, шул кайгыдан әнисе урын өстенә кала, күп тә үтми үлеп тә китә. Вафат булыр алдыннан ул якын танышларына әйтеп калдыра: “Улымны балалар йортына тапшырмагыз. Башкортстанда бертуган апам яши, шул якка озатырга әмәлен табарга тырышыгыз, зинһар”. Ничек кирәк алай озаталар унөче дә тулмаган Вәсимне.

Сугыш вакыты шул! Хәзерге заман булса, бик тиз эләктерерләр һәм тиешле җиргә тапшырырлар иде. Мең бәла белән барып җитә ул туганнарына. Фамилиясен белгәч, фотографиясе булгач, аларны табу кыенлык тудырмый. Үзенең өч баласы булса да, бердәнбер сеңлесенең улын канат астына ала апасы. Шулай итеп, Вәсимгә башкортлашып беткән татарлар арасында гомер кичерергә туры килә. Ләкин туган төбәгенең бер генә булса да үзенчәлекле ягын үзендә саклый ул: сөйләшүе ата-бабаларча, мишәрләрчә кала. Яшәү дәверендә үз ягына әллә ничә тапкыр кайтып әйләнсә дә, кечкенәдән улы сыман тәрбияләгән Мөнәвәрә апасын ташлап китми. Үзе дә безнең як кызына өйләнеп, шушында гаилә кора. Гомер буе шофёр була. Алдынгылар исәбеннән төшми, йортта үрнәкле ир һәм ата.

Сөйләгән чакта Вәсим абзыйның күзләре яшьләнгәнен күрде Нәгыймә. Дөньядагы башка ирләр кебек, бөтенләй еламаса да, үз гомерен барлап чыкканда гаятъ моңсу булып китте, күрәсең. “Унбер ел карчыгымны карадым. Башына кан савып, йөгереп йөргән җиреннән егылды да тора алмады мескенем. Бала караган кебек карадым үзен”, – дип өстәде Вәсим абый.

Шулардан соң сагышланып кына йөргәндә әйтеп китте: карчыгын җирләгән икән. Бөтенләй ябыгып, кечерәеп калган сыман булды шуннан соң. Базарга килүендә Нәгыймәгә тагын беркемгә дә чишмәгән серен ачып кайтып китте Вәсим абзый.

– Берүк кешегә сөйләмә, кызым, яхшы түгел, көләрләр карт кешедән, – диде ярым пышылдап.

– Юк, юк, бабай, курыкма, сереңне саклармын, – диде Нәгыймә, аптырашта калып.

– Бер ханымга гашыйк мин күптәннән. Монда гына еш очратам аны. Читтән генә күзәтәм. Үзе берни белми бу турыда. Мин борчып йөрмим. Ерактан гына карап торсам да күңелем була.

– Кем соң ул, абый?

– Юк, юк, кызым, анысын инде мин сиңа әйтмәм. Сөйләмәсеңне дә беләм, ә шулай да кыенсынам...

...Мәхәббәтнең дә күңел төбенә яшеренгәне, кадерләп сакланганы була икән. Бу хакта берәү дә белмәсен, берүк ишетмәсен. Сер итеп ул аны Нәгыймәгә сөйләде. Ни өчен аңа ишеттергәнен ул соңыннан гына аңлады бугай: аның өчен борчылганыңны, ихластан сөйләшкәнеңне акыллы кеше дөп-дөрес аңлап ала икән. Әле синең дустың булмаса да, ышанып сөйли ул серне. Ә чишкәч, үзе дә тынычлап, бушанып калган кебек була. Җиңелрәк буламы, онытылып торамы? Кайбер сүзне бит дустыңа да сөйләп булмый кайчак. Үзеңдә генә тотсаң да читен, ахирәтеңә ишеттерсәң дә куркыныч. Сер капчыгы тишелер дә, оятка калырсың төсле...

Хәзер менә шул кеше юк булды. Берничә көннән соң гына Нәгыймәне олы яшьтәге бер ханым эзләп тапты. Бабайның кызы икән, чирләп ятканда әйтеп калдырган. “Минем белән бер-бер хәл булса, шундый-шундый хатынны эзләп тап”, – дигән. Иртән базарга барырга җыенганда кинәт йөрәге авыртып, урын өстенә ауган. Атна дигәндә җан биргән.

Шул көнне әллә ничек күңелсез булып, базар эче бушап калган кебек тоелды Нәгыймәгә. Ниндидер бер якын дустын, сердәшен мәңгегә югалткан кебек булды. Көне буе сагышланып йөрде. Бакчасында шау чәчкәгә төренеп утырган алмагачлар, чияләр дә ап-ак чәчле Вәсим бабайны хәтерләтте. Моңланып, алар тирәсендә йөргәндә ниндидер шыбыр-шыбыр тавыш ишетелде. Алар да иң газиз, иң тирән яшеренгән серләрен сөйлидер кебек иде. Без, кешеләр, ни өчен агачлар чәчкә атканда гына ел саен салкын була дип баш ватабыз. Галимнәр моны төрлечә фаразласа да, табигатьнең әле кешеләргә әйтеп бирә алмаган үз җавабы, үз сере бар төсле...

Әлфия Шәйхлисламова,
Кандра авылы.


Читайте нас: