Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
12 апрель 2018, 13:45

Сандугач

Гыйбрәтле хата

Ахыры. Башы 8, 11, 17, 23, 34, 37нче саннарда).


Рәфис туып үскән йортның акчасын, ачы күз яшьләренә төелә-төелә, теге кабәхәтләргә әзерләде. Өч көн дигәндә килеп керделәр. Бер ир дә иярткәннәр. Чәй кузгатмады. Алдым-бирдем дигән язуына имза куйдырды. Артларына әйләнеп тә карамыйча, авылдан чыгып чаптылар.

Бер-бер артлы еллар узды. Зөлфия 10нчы сыйныфны тәмамлый. Аны зур концертларга чакыралар. “Сандугач” дип йөртә авыл халкы. Бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, лауреат булды. Сәлимә кызы белән горурланып бетә алмый. Иртә-кич догаларын укый. Начар күзләрдән сакласын Ходай дип тели. Концерттан соң Сәлимәгә рәхмәт әйтәләр. Кунакка чакырып йөдәтәләр. Ул – бәхетле ана.

Беркөнне Саҗидәләргә кунакка җыенды ул. Күптән кайтканнары юк. Сагындырды үзләрен. Раушания әти-әнисе юлын сайлады. Институт тәмамлый. Уллары Илдар алтынчы сыйныфта. Җәй җитсә, Сәлимәдән китми дә ул. Авыл малае була да куя. Балык тота, җиләк-җимеш җыя. Чүкеч-кадак тотып, ихата-кураны төзәтә. Апасын йөдәтә, шаяралар, җырлата. Мәш киләләр көн буе. Йортка бала тавышы ямь өсти. Саймә инәй: “Балалы йортта фәрештәләр канат җәя”, – дияр иде.

Зөлфия белән иртәнге автобуска утырдылар. Районга кадәр баралар. Аннары электричкада. Саҗидә Зөлфияне зур җырчыларга тыңлаттырган иде инде. “Укуын бетерсен, көтәбез”, – диделәр. Менә ул көн килде. Электричка көтеп торганда, почта ташучы абый пәйда булды. “Сезне Уфага китте диделәр. Чак өлгердем. Телеграмма бар сезгә”. Сәлимә аптырап калды. Телеграмма көтми иде ул.

Уфага чакырганнар булып чыкты. Урамы да, телеграмманы җибәргән кеше дә таныш түгел.

Поезддан Саҗидәнең ире белән улы каршы алды аларны. Төн буе сөйләшеп, яшьлек хатирәләрен искә төшереп утырдылар. Бәндә олыгая барган саен туганлык хисләре көчәя төшә шул. Саҗидә, апасына карап, сокланып утырды. Бүгеннән кияүгә чыгып, ир иркәсе булып яшәрлеге бар. Ул исә Рәфисенә тугры калды. Шулкадәр көчле мәхәббәт булган, күрәсең.


Фәнүзә ЯКУПОВА.


(Башын һәм дәвамын "Туймазы хәбәрләре" гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: