Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Илһамият
22 гыйнвар 2018, 19:28

Гыйбрәтле хата

Повесть

Кыш. Зәмһәрир суыклар. 1976 елның декабрь азаклары. Халык хәтеренә караганда, мондый каты суыклар соңгы тапкыр Бөек Ватан сугышына кадәр булган. Көн кичкә авышып бара. Сәлимә ялгызы гына бәйләм бәйли. Аяк очында, иркәләнеп, мәчесе ята. Кинәт каты итеп ишек дөбердәттеләр. Сукрана-сукрана: «Кем йөри икән? Нинди йомышлары төште? Я Ходай, хәерлегә генә булсын», – дип, ишеген ачты һәм... аптырап калды. Тупса төбендә бер ир, яшь кенә ике хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган сабый. Икенчесендә таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән. Ир кеше Кавказ ягыннан, күрәсең. Ул сүзләрне вата-җимерә, бер русча, бер татарча сөйләп, нидер аңлатырга тырышты. “Кундырып кына чыгармассызмы икән?” – дип үтенде.
Сәлимә башта каушап калды. Мондый каты суыкта кеше этне дә урамга куып чыгармый, югыйсә. «Әйдәгез! Өйгә үтегез», – диде ул. Яшь хатынның баласын кулына алды һәм бала тудыру йортында үзенең Зөлфиясен беренче тапкыр күкрәгенә кысуын хәтергә төшерде. Уйларыннан айнып китеп, юлчыларга юыну бүлмәсен күрсәтте. Үзе исә, сабыйны күкрәгенә кысып, йокы бүлмәсенә алып керде. Баланың юрганын ачып җибәрсә... шаккатты. Пычрак чүпрәкләр арасында авыр сулыш алып, сабый ята. Күзләрен дә ачарга хәле юк аның. Тәне ут кебек яна, бот аралары катып, укмашкан. Бу кадәр битарафлык белән очрашканы юк иде Сәлимәнең. Җан ачуы белән кычкырып җибәрүен сизми дә калды ул: “Кайсыгыз әнисе? Тизрәк минем янга! Балагыз үлеп бара бит. Ачы суыкта юлга чыгалармыни? Күкрәк сөте имезәсезме? Кая юл тоттыгыз?” Сәлимә сорау артыннан сорау яудырды. Йөрәге әрнеде. “Нигә Ходай тәрбияли алмаса да кемгәдер бала бирә, кемнеңдер исә газиз баласын тартып ала?!” – дигән уй үтте башыннан. Дөнья шулай корылган. Кайчак бик мәкерле ул.
Шул арада хатыннарның берсе чүпрәк сумкадан сөткә охшаган сыекча салынган шешә тартып чыгарды. Ул әллә туңган, әллә оеган – белмәссең. “Апа, җылытып бирсәгезче”, – дип шешәне Сәлимәгә сузды. Сәлимә бу сыекчаны юынтык суга охшатты. Аш бүлмәсенә чыгып, бераз шикәр салып сөт кайнатты. Балага башта су, аннары сөт биреп карады. Тәннәрен юып, крем сөртеп, өстен алыштырды. Кызы Зөлфиядән калган бик күп бала әйберләрен сандык төбендә саклый иде. Менә бүген кирәге чыкты аларның. Сәлимә бала белән мәш килде, юлчыларга аш бүлеп бирде дә: “Түр бүлмәдә йокларсыз”, – дип, үз бүлмәсенә үтте.
Кышкы төн озын. Керфек тә йоммый, яшь чакларын, шатлыклы минутларын, бөтен тормышын башыннан үткәрде ул.

...Яшьли тормышка чыкты Сәлимә. Рәфисе ике йорт аша гына яши, биш яшькә өлкән. Авыл бәләкәй, башлангыч мәктәп кенә. Рәфис Сәлимәгә ярдәмләшеп, китап-дәфтәрләрен гел күтәреп йөр-де. Сәлимәнең Саҗидә исемле сеңлесе дә бар. Рәфис аңа да ярдәм итте. Сәлимәнең әти-әнисе – гади кешеләр. Әтисе Хәмит – алдынгы механизатор, трактор, комбайнда эшләде. Ул аз сүзле, акыллы, сабыр кеше, гел елмаеп кына тора, ярдәмчел. Әнисе Саймә – алдынгы савучы. Эшне ут кебек ялмап ала, күрми дә каласың, җиренә җиткереп, эшләп тә куя. Тату, өлгеле гаилә.
Балалары китапка мөкиббән булды. Сәлимәгә төннәр дә җитмәс иде. Шигырьләр, төрле романнардан өзекләрне яттан укыды. Аеруча Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», «Олы Иек буенда», «Җимеш», Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрен яратты. Бик күп язучылар белән китаплары аша танышты ул. Сәлимә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Китапханәчеләр техникумына укырга керде. Заһидә атлы инәйдә фатирда торды. Ул ялгызы ике ул үстереп, югары белем алырга ярдәм иткән. Алар икесе дә башлы-күзле. Себер якларында яшиләр. Дүрт оныгы бар. Елына ике-өч тапкыр әниләренең хәлен белергә кайталар, югыйсә. Әни кешегә бу да аз. Заһидә инәй авыр язмышлы кеше. Үзе бер китап язарлык. 42 яшендә иренең атлап барган җирдән йөрәге туктаган. Ике улын Заһидәгә калдырып, бакыйлыкка күчкән. Хатынга нибары 38 яшь булган. Кияүгә чыкмаган. Соратып килүчеләр дә булган. Балаларын үстерергә көч тапкан үзендә.
Сәлимә анда өч ел яшәде. Читтән карап торсаң, әниле-кызлы кебек. Аерылу сәгатьләрен бик авыр кичерде алар.
Сеңлесе Саҗидә югары уку йортының физика-математика факультетына укырга керде. Кызлар киткәч өй эче бушап, шыксыз булып калды. Атна саен кайтып торалар, югыйсә. Саймә апа барыбер сагына. Үскәннәрен сизми дә калды, кошчыкларын читкә очырды.
Җәйнең матур мизгелләре. Һич туктамый кошлар сайрый. Тирә-якта яшеллек. Инеш, елгалар челтерәп ага. Якында гына кәккүк кычкыра.
(Дәвамы бар).
Читайте нас: