Барлык яңалыклар
Илһамият
18 гыйнвар 2018, 11:35

Песи, әтәч һәм төлке

Халык әкиятенә ияреп

(халык әкиятенә ияреп)
Яшәгәннәр икән бергә
Песи белән бер әтәч.
Песинең мылтыгы булган,
Әтәч башында – кәпәч.
Песи йөргән урманга,
Ашау ягын кайгырткан.
Кәпәч кигән әтәчкә
Бөртекләр алып кайткан.
Урманга киткәндә песи
Әтәчкә киңәш бирә:
«Тәрәзәгә якын килмә,
Төлке монда еш килә».
Песи китү белән төлке
Килә тәрәзә янына.
Йомшак кына
тавыш белән
Ул әтәчкә ялына:
«Кәпәч кигән әтәчкәй,
Тәрәзәдән карасаң,
Борчак бирәм үзеңә,
Бер туйганчы ашарсың».
Кәпәч кигән әтәчнең
Борчак ашыйсы килгән.
Озак ялындырмаган –
Тәрәзә янына килгән.
Төлкегә шул гына кирәк,
Әтәчне эләктергән.
Култык астына кыстырып,
Урман якка элдергән.
Әтәч кычкыра башлый:
«Песикәем, ки-кри-күк,
Төлке тотты бит мине,
Алып китәр карурманга,
Зинһар, алып кал инде».
Песи ерак булмаган,
Әтәчне ишетеп алган.
Йөгереп кире кайткан –
Әтәчне алып калган.
Икенче көнне тагын
Песи урманга киткән.
Шуны гына көткән төлке –
Йөгереп килеп җиткән.
Җырлый башлаган җырын:
Вәгъдә иткән борчаклар.
Әтәч тәрәзә ачуга,
Алып киткән, кочаклап.
Әтәч тагын кычкыра:
– Алып кал, – ди, – төлкедән.
Икенче тапкыр песи
Йолып кала төлкедән.
Өченче көн песи әйтә:
– Мин бик еракка китәм,
Кычкырсаң да ишетмәм,
Сиңа да ярдәм итмәм.
Тәрәзәдән ерак тор,
Тавышланма, тик утыр.
Песи чыгып китүгә
Төлке тәрәзәгә бара:
«Тәмле борчак алып килдем,
Бер генә кабып кара».
Әтәч түзеп торалмый,
Барып тәрәзәне ача.
Төлке аны эләктереп
Урман ягына кача.
Әтәч күпме кычкырса да
Песи аны ишетми.
Бик еракка киткән була –
Бу юлы ярдәм итми.
Песи урманнан кайтуга,
Әтәч өйдә булмаган.
Аны төлке алып киткән –
Кәпәче дә калмаган.
Песи бик тә кайгырган:
– Өченче тапкыр әтәч
Ышанган бит төлкегә.
Таба алсам хәйләкәрне
Калдырырмын көлкегә!
Төлкенең йортын таба,
Песи урманга барып.
Мыраулап җырын башлый,
Төлке тыңлый таң калып.
Әтәч дустын ишеткәч,
Шулкадәрле шатлана:
«Кикрикүк, кикрикүк» – дип,
Ул ишеккә ташлана.
Төлке сизми дә кала,
Әтәчтән колак кага.
Шулай итеп алдана,
Ач көенә ялмана.