Туймазы хәбәрләре
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Илһамият
10 гыйнвар 2018, 18:35

Табигать балалары

Хикәя

Хикәя
Көзгедәй ялтырап яткан Кандракүл, аны уратып алган бормалы таулар, киң яланнар, куе урманнар... Шушы табигатьнең иң ямьле кочагы Кодаймәтнең 9 улын үзенә сыендырган. Бер нәсел, үзенә авыл төзеп, яшәп киткән. Бу авылның исеме Кандра-Котый. Авыл ике гасыр дәвамында зурайган, яңарган. Киленнәр төшкән, кияүләр дә төпләнгән, ләкин барысы да бертугандай яшәгән.
Шушы авыл кызларының сигезенче буыны булып, тагын ике кыз дөньяга аваз сала. Икесе дә тәпи йөри башлаганнан бирле урамда бергә уйный. Бер-берсенә кунакка да йөрешә. Гөллира белән Гөлнара – күрше кызлары.
Җәй үтә дә, көз җитә. Кыш үтә дә, яз җитә. Күрше кызлар ярыша-ярыша үсә. Ике кызның бер генә көне дә бушка узмый. Кояшлы көннәрне күбәләк бастыралар, яңгырдан соң күлдәвекләр аша сикереп йөриләр. Җепшек кар яуса, кар бабай ясыйлар, буран булса, тәрәзәдән карап торалар, буран бетсә, чана шуарга чыгып китәләр. Балачак – иркә чакның бөтен рәхәтен татып үсәләр.
Менә Гөллира белән Гөлнара беренче сыйныфны тәмамлый. Җәйге каникул кызларны тагын уенга әйди. Ләкин уенга чыкканчы бу ике үскән кызның өйләре җыештырылган, тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибелгән, бәләкәй көянтә-чиләкләр белән су ташып куелган, кош-кортларга җим сибелгән, оядагы йомыркалар кертелгән, түтәлдә баш төрткән һәрбер чүп үлән уталган була. Уңган кызлар кулыннан килгән эшне җиренә җиткереп башкара. Әти-әниләре колхозда эштә бит. Алар кайтуга балалар ярыша-ярыша эшли. Шул эшләр беткәч кенә кызлар уйнап ала. Курчакларын күтәреп, бер-берсенә кунакка керә, чәй эчә.
Әниләре мондый эшчән кызлар үсүгә шатланып бетә алмый. Җитез, уңган булганнары өчен кызларга матур күлмәк, туфли, чәчләрен үреп бәйләргә ефәк тасма бүләк итә. Ә беркөнне Гөлнара белән Гөллирага ак панамалар алып кидерәләр.
Әмма кызларга панамаларын озак киеп йөрергә туры килми. Кояшлы эссе көнне ике ахирәт, матур итеп киенеп, тар сукмактан Кандракүл буена йөгереп төшеп китә. Ике кызның бу көнне аяклары җиргә тими, пар күбәләктәй очалар. Ә тирә-яктагы чәчкәләрдән йөзләгән чын күбәләк очып китә. Алар кызлар белән ярышып, күл буена барып җитә. Күл читендә каеннарга бәйләнгән көймәләр тора. Шуның берсенә кереп утыралар. Кызлар каеннан үрелеп яфраклар җыя, такыя үрә.
Әйләнеп карасалар, тыкрыктан ике бозау төшеп килә. «Бозауны сөзәргә, балыкны йөзәргә өйрәтмиләр», – диләр безнең Кандракүл буенда. Кызлар бу мәкальне яхшы белә. Шуңа тизрәк якындагы бәрәңге бакчасына йөгерә. Бозаулар да алар артыннан чаба. Ярый Гөллира койманың ачыла торган ярыгын тиз таба. (Бу ярыктан кереп аның чүп утаганы бар шул). Теге ике бозау койма буйлап озак йөри. Кызларга ачуланып, койрыкларын селтәп торалар да, туп-туры бая кызлар утырган көймә янына китәләр. Ахирәтләр икесе берьюлы: “Ах!” – итә. Панамалары калган бит көймәдә! Хәзер алар бозау авызында. Ике “шайтан”, рәхәтләнеп, панамаларны чәйнәп төкерә дә, койрыкларын чәнчеп, китеп бара. Кызлар панамаларын юып та карый, һич агарта алмый. Минем әнием Гөллираның бәләкәй чагы шундый маҗараларга бай була. Балачак – кызык чак шул!
Күп еллар үткән. Көзгедәй ялтырап яткан Кандракүл өстеннән аккошлар ничә тапкыр җылы якларга очып киткән, бозлар эреп аккан, күлне уратып алган бормалы тауларда каеннар шаулап яфрак ярган, киң яланнар буйлап көтү-көтү мал йөргән, куе урманнарында наян тиеннәр сикерешкән, шешколак куяннар чабышкан, акланнарыннан йөзләгән чиләк урман җиләге җыелган...
Әйе, Кандракүлнең матурлыгы кимеми. Бер Татлыбай чишмәсе суын эчеп яшәгән авыл кешеләре бер-берсен онытмый. Туганнар онытылмый ул. Бергә каз өмәләре үткәрәләр, туй мәҗлесләре ясыйлар. Иң күңелле балачакны искә төшереп, тугызынчы, унынчы буын балаларына сөйлиләр... Балачак – онытылмас чак икән!
Читайте нас: